Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 сентябрь 2023, 12:25

Интим фотолары өчен укытучыны эштән куганнар

Кемнәрдер " бик әйбәт булган", ди, ә кайберәүләр "укытучының укытуы төп бәя түгелмени?", ди...

72.RU
Фото:72.RU

Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә укытучы Анастасия Шумилованы ачык фотолары өчен эшеннән куганнар.

Владимир Воронин исемле  блогер шәһәр төркемендә шорты кигән укытучының кальян тартып утырган, купальниктагы һәм бер кыз белән үбешкән фотоларын куйган. «Укытучылар бәхетле. Әти-әниләр аптырашта», – дип язган ул.

Директор фотоларны алып ташларга кушкан. Хатын-кыз, «мин модель» дип, баш тарткан. «Бу – минем икенче эшем», – дигән ул. Мәктәп директоры исә «идән җыештыручы да – мәктәпнең йөзе» дип, фотога төшүне тыйган. Шуңа да аны эшеннән куганнар.

Анастасия, үзен нахакка рәнҗеттеләр дип санап, прокуратурага барган. Моның шәхси тормышы икәнен аңлатырга тырышкан. «Бу бит яхшы гына, минем аркада мәктәп популярлык казанды. Мәктәптә модель эшләүгә сөенергә кирәк», – дип үгетләүләрнең файдасы булмаган.

Укытучы үзенең 15 мең сум хезмәт хакына эшләвен, шуңа да модель булып эшләргә, киемнәр, кафелар рекламаларга мәҗбүр икәнен әйтә.

Мәктәп комментарийлар бирмәгән, ә менә Владимир Воронин хатын-кызның итәге «кендектән астарак бетә» дип сөйләгән. Моннан тыш ул, «укытучы эротик фотосессияләр дә ясый» дигән.

Ханым исә: «Минем тыныч тормышым ниндидер фотолар аркасында җимерелде. Гадәти, матур, зәвыклы фотолар», – дип аптыраган.

Анастасиянең кечкенә баласы бар икән. Ул, шуңа таянып, эшенә кире кайтырга уйлый. Юристлар аңа, эшеңә кире кайту кыен булачак, дигән.

 Ишим шәһәре төркемнәрендә исә халык икегә бүленеп бәхәсләшә. Бер өлеше «укытучының шәхси тормышы бар» дисә, икенчеләре әхлаклы булырга өнди.

«Укытучылар дуңгыз урынына эчә, сүгенә, клубларга йөри. Ә бу кыз – алар белән чагыштырганда гөнаһсыз бала»;.

«Укытучының укытуы төп бәя түгелмени?»;

«Нигә укытучы «дөрес» киемнәр генә кияргә тиеш?»;

«Эротик фотоларны интернетка куючылар – авыру кешеләр. Аларның урыны мәктәптә түгел».

Анастасия судлашырга һәм мораль компенсация алырга җыена икән. Ул бу хакта елый-елый видео төшергән.

 

Интим фотолары өчен укытучыны эштән куганнар
Интим фотолары өчен укытучыны эштән куганнар
Интим фотолары өчен укытучыны эштән куганнар
Интим фотолары өчен укытучыны эштән куганнар
Интим фотолары өчен укытучыны эштән куганнар
Интим фотолары өчен укытучыны эштән куганнар
Читайте нас: