Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 июнь 2023, 13:43

Япониягә койма яңгырлар ябырылган

Койма яңгырлардан соң таулардан балчык ишелә башлаган.

Япониягә койма яңгырлар ябырылган
Япониягә койма яңгырлар ябырылган

Япониянең Сидзуока префектурасы властьлары таудан юеш балчык шуышуы сәбәпле, 205 мең кешене эвакуацияләү турында  карар чыгарган.

         Префектурада көчле койма яңгырлардан соң таулардан балчык ишелә башлаган. Кызганычка каршы, һава торышы белгечләре төбәктә койма яңгырларның тиз генә туктамаячагын белдергән. Бу исә табигать казалары ихтималлын арттыра.

          Япониягә койма яңгырлар «Мавар» тропик давылы аркасында ябырылган. Ил властьлары 1,3 млн. кешегә эвакуация тәкъдимен ясаган.  300дән артык самолет рейсы, 52 паром , тимер юл эшләре туктатылган.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: