Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 декабрь 2022, 11:47

Русияне юкка гаеплиләр

Украинадагы конфликт чыганагы Русия түгел, дип белдерде Русия оборона министры Сергей Шойгу Оборона министрлыгы коллегиясендә.

Русияне юкка гаеплиләр
Русияне юкка гаеплиләр

Министр әйтүенчә, конфликт чыгуда Русиянең гаепле булмавын чит ил сәясәтчеләренең белдерүләре дә раслый. Атап әйткәндә, Украинанаң элеккеге президенты Виктор Порошенко һәм Германиянең элекке канцлеры Ангела Меркельнең белдерүләре шуны ачыклый.
"Меркель, Порошенко һәм башка сәясәтчеләрнең Минск килешүләренең чын максатлары турындагы ачык белдерүләреннән соң, Украинадагы конфликтның башы Русиядән түгеллеге башкаларга да ачылды", - диде Сергей Шойгу.
2014 елда Киевта Көнбатыш тарафыннан финансланган дәүләт борылышы Русия һәм Украина тугандаш халыкларын бүлде һәм Донбасста кораллы каршы торуны китереп чыгарды, диде оборона министры . Сергей Шойгу шулай ук Русия төньяк-көнчыгышында яңа гаскәрләр төркемен булдыруны һәм "Сармат"континентальара баллистик ракеталар урнаштыра башлауны белдерде.
7 декабрьдә Ангела Меркель "Цайт" гәзитенә интервьюсында Минск килешүләре Киевка вакыт бирү һәм көч җыю өчен төзелде дип белдергән иде. Украина көнчыгышындагы конфликтның әле хәл ителмәве килешүдә катнашучыларга яхшы аңлашыла иде, дигән ул.
17 ноябрьдә исә Украинаның элеккеге президенты Виктор Порошенко Минск килешүләре вакытны отарга һәм Төньяк Атлантика альянсы булышлыгында Украина армиясенең сугышчан сәләтен көчәйтер өчен кирәк иде, дип белдергән иде.

Фото:islamnews.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: