Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 декабрь 2022, 16:29

Үзен пәйгамбәр дип игълан иткән

20 хатыны арасында  аның үз кызы да булган...

media.az
Фото:media.az

АКШның Аризона штатында яшәүче  46 яшьлек ир үзен пәйгамбәр дип игълн иткән һәм үзенә 20 хатын алган. Алар арасында 9 яшьлек кызлар  бар, шул исәптә ирнең үзенең кызы да.

Күпхатынлылык культы лидеры Сэмюэль Бейтман хатыннарын һәм балигъ булмаган кызларны бернинди шартларсыз трейлерда йөрткән (бәдрәф урынына чиләк кенә булган), хатыннарына начар мөнәсәбәттә булган, ди. Ирне быел сентябрьдә кулга алганнар. Бүгенге көндә ул рәшәткә артында утыра, аны хокук саклау органнарына каршылык күрсәтүдә гаеплиләр.

Бейтман  Иисус Христос Чиркәвенең бүленеп чыккан радикаль мормоннар төркемен җитәкли. ФБР агенты, шаһитлар күрсәтмәләренә таянып, эш материалларында Бейтманның 2019 елда “үзен пәйгамбәр дип игълан итә башлавын” һәм үсмер кызына өйләнергә теләвен яза.

Шаккатарсың... Кемнәр генә ниләр генә кылмый бу дөньяда...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: