Утырышта катнашучылар Русиядән Украинага репарация түләттерү турында резолюция проектын кабул иткән. Резолюцияне оешманың 94 әгъзасы хуплаган, 14 ил каршы төшкән, 73 ил фикерен белдерүдән тыелып калган.
Әлеге утырыш Канада, Гватемала, Нидерландия һәм Укриана инициативасы белән үткәрелгән. Резолюциягә каршы Русиядән тыш, Багама, Белоруссия, Иран, Зимбабве, КХДР, КХР, Куба, Мали, Никарагуа, Сүрия, Үзәк Африка Республикасы, Эритрея һәм Эфиопия чыгыш ясаган. Һиндстан, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сәгуд Гарәбстаны, Сербия һәм Көньяк Африка Республикасы — икеләнүче илләр. Советлар чорында СССР кочагында иркә-рәхәт тормышта яшәгән, безнең элеккеге дусларыбыз Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан шулай ук икеләнүчеләр исемлегендә булган. Грузия, Латвия, Литва, Молдавия, Эстония резолюцияне хуплап чыкканнар. Әзербайҗан белән Төрекмәнстан тавыш бирүдә катнашмаган. Дуслар авырлыкта сынала диләрме әле?! Дус дигәннәребез бүген дошманга әвереләме? Менә сиңа, мә!..
Мәскәү бернинди «юридик тәнкыйтькә чыдамый» һәм «халыкара хокук күзлегеннән легальләштереп булмаганны легальләштерергә тырышуга зәгыйфь омтылыш» дип атап, документны кабул итүгә каршы чыгыш ясады. Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя моны Көнбатыш илләренең Киевка корал озатуларын дәвам итәргә тырышу, мондый карар кабул итү дөньяда тотрыксызлык һәм киеренкелекне көчәйтүгә генә китерәчәк дигән фикерләрен белдерде.
Утырыштан соң Русиянең БМОдагы даими вәкиле урынбасары Дмитрий Полянский БМОда әгъза булып торган илләрнең яртысыннан күбрәге, «басым ясау, шантаж һәм кулларны каеруга» карамастан, резолюция проектын хупламады, диде. Ә инде тавыш бирергә икеләнеп калучылар исә мондый инициативаларны җентеклерәк тикшерү мөһимлеген һәм аның юридик базасының камил булмавын күрсәткәннәр. Алар шулай ук Көнбатыш гамәлләре аркасында зыян күргән башка дәүләтләрнең таләп итсәләр дә, компенсация алуга ирешә алмауларына игътибар иткәннәр.
Мәскәү Киевка салынган зыянны капламаячак, ә нацистлар талаган Украинаны тергезәчәк, ди Русия сәяси аналитиклары бу мәсьәләдә. Кабул ителгән резолюция — ул Русия гражданнарының акчаларын урларга маташу, БМОның Генассамблеясе репарация таләп итәргә тиеш түгел дигән фикердәләр.
Билгеле ки, Украинада хәрби операция башланганнан соң Көнбатыш илләре Русиягә каршы санкцияләрен катылатты. Мәсәлән, илнең ярты валюта резервын — 300 млрд. доллар акчасын — биккә салдылар. Русия Европа властьларыннан акчаларны суд аша таләп итәчәген белдерде. Владимир Путин белдерүенчә, Русиягә юл бирмәү һәм аны көчсезләндерергә тырышу — Көнбатышның озак вакытка исәпләнгән стратегиясе.
Фото: s2.stc.all.kpcdn.net