Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 сентябрь 2022, 14:12

Такси водителе хатынына хыянәт иткән ирне урынына утырткан

Менә сиңа мә!

Priscilla Du Preez / Unsplash
Фото: Priscilla Du Preez / Unsplash

АКШның Даллас штатында Uber таксие хатынына сөяркәсе белән хыянәт иткән пассажирны фаш иткән.

Рони исемле такси йөртүче хатын бермәл заказга килгән һәм пассажирның утырыр алдыннан хатыны, балалары белән хушлашканын күргән. Кузгалгач, пассажир водительдән тагын бер тукталыш өстәвен үтенгән. Пассажир янына бер хатын утырган һәм: “Ниһаять, хатыныңнан ычкына алуыңа шулкадәр шатмын”, – дигән. Һәм ир белән хатын бик каты үбешә башлаган. Әмма гыйшык уты сүрелә төшкәч, сөяркәсе кайчан хатыныңнан китәсең инде дип ирнең теңкәсенә тия башлаган.

Бу күренешне күзәткән такси водителе алдакчы ирне урынына утыртмакчы була. Пассажирларны тиешле урынга илтеп куясы урынга, ул ирнең яшәгән адресына китә. Килеп туктагач, водитель хатын ир белән хатынга машинадан чыгарга куша. Аның сүзләренчә, нәкъ шул вакытта өйдән чыккан хатыны  ирен  сөяркәсе белән күрә.

“Минем машинада шулай кылансагыз, сезне дә шул ук хәл көтә. Лаеклы  кешеләр булырга тырышыгыз”, – дигән водитель хатын.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: