Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 сентябрь 2022, 11:47

Күктән очып төшкән деталь аркасында...

Кеше гомере кайчак  очраклы нәрсәләргә дә бәйле. 

«Baza» Telegram-каналы
Фото: «Baza» Telegram-каналы

Ростов өлкәсендә вертолет электр баганасына тиеп китеп, баганадан деталь чыгып очкан. Ул бу вакытта юлдан китеп баручы җиңел автомобильнең алгы тәрәзәсенә  төшкән һәм Норвегиядән кайтучы Чечня кешесен үтергән.

Baza  Телеграм-каналында язылуынча, Украина чигенә Красносулин шоссесы тирәсендә вертолет пилоты  уңышсыз маневр башкарган. Бәрелүдән соң электр баганасыннан тимерчыбыкларны элеп кую һәм изоляцияләү өчен махсус корылма очып төшкән.

Бу деталь тәүдә фурага эләккән, соңрак янәшәдә узып баручы Volkswagen-ның алгы тәрәзәсенә очып бәрелгән. Руль артында 65 яшьлек чечен утырган. Ул вакыйга урынында ук үлгән. Аның Норвегия һәм Русия гражданлыгы булуы билгеле.

Вертолет пилоты исә бу хәлне абайламаган һәм арытаба очып киткән. Вакыйгага карата рәсми комментарий бирүче юк әлегә.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: