Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
11 август 2022, 14:57

“Ак китап”та ни язылган?

Кытай властьлары вакыт-вакыт “Ак китап” бастыра.

“Ак китап”та ни язылган?
“Ак китап”та ни язылган?

Анда КХРның төрле мәсьәләләргә рәсми карашы аңлатыла.  Бүгенге көннәрдә “Тайвань мәсьәләсе һәм Кытайның яңа дәвергә кушылу эше” документы дөнья күргән. Анда Тайваньны тынычлык юлы белән Кытайга кушып булмаган очракта Пекин көч чаралары кулланырга әзер дип әйтелә. “Без ихластан тыныч юл белән кушылырга омтылачакбыз һәм тырышачакбыз, әмма көч кулланудан баш тартырга вәгъдә итмибез һәм кирәкле бөтен чараларны кабул итү мөһимлеген үзебез хәл итәчәкбез”,—диелгән “Ак Китапта”

         Билгеле булуынча, 2 августта АКШ вәкилләр палатасы җитәкчесе Нэнси Пелоси, Пекин кисәтүләрен санга сукмыйча, Тайваньга барды. Бу хәлгә ачуы чыккан Кытай җитәкчелеге Вашингтонга протест белдерде.

 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: