Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 июль 2022, 15:05

Тегеранда ни хакында сөйләштеләр?

Бу атнада Русия президенты Владимир Путин Иранга эшлекле сәфәр кылды.

Тегеранда ни хакында сөйләштеләр?
Тегеранда ни хакында сөйләштеләр?

Бусы — аның Иранга бишенче сәфәре. Анда ул Иран Республикасының сәяси һәм рухи җитәкчелеге белән, шулай ук Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты.  Президентлар бүген Якын Көнчыгышта кискен торган мәсьәләләр: азык-төлек иминлеге, Сүрия хәл-вакыйгалары, Көнбатыш санкцияләре басымына бирешмәү мәсьәләләре буенча сөйләште.

Владимир Путин Рәҗәп Эрдоган белән былтыр Сочида очрашкан иде. Иранда Русия — Төркия хезмәттәшлеге, миналар куелган территориаль сулардан Украина ашлыгын чыгару юллары буенча сөйләштеләр. Владимир Путин бу мәсьәләдә арадашлык күрсәткәне өчен Эрдоганга рәхмәт белдерде. Мәскәү баштан ук хәвефсезлек коридорын ачу буенча проблемалар юк дип белдерде, бары тик Украина үзенең суларын минадан тазартырга тиеш, диде Путин. Тик моңа Киевның үз позициясен тиз үзгәртүе комачаулый.

Сентябрьдә Иран Шанхай хезмәттәшлек оешмасына керү процедурасын төгәлли. Ул БРИКСка керү белән дә кызыксына.  Шулай ук ул бүгенге көннәрдә Евразия икътисади союзы белән ирекле сәүдә итү турындагы килешү буенча сөйләшүләрне тәмамлый.  Владимир Путин Иран лидерлары белән менә шулар хакында һәм елдан-ел ныгучы ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча сөйләште.

Путин Иран президенты Ибраһим Раиси белән быел өченче тапкыр очрашты. Гыйнварда Иран лидеры Мәскәүгә килгән иде, аннары Ашһабадта Каспий саммиты кысаларында очрашканнар иде.  Тегеранда президентлар рекордлы товар әйләнешен билгеләде.  Көнбатышның Иран һәм Русиягә карата кабул ителгән чикләүләренә карамастан, былтыр ул 4 млрд. 100 млн. долларга җиткән. Быел бу күрсәткечнең артуына өмет баглана.

Иранда әлеге очрашуның төп сәбәбе — Сүриядәге хәл-вакыйгаларны көйләү мәсьәләсе буенча фикер алышу иде. Өч ил лидеры бу хакта уртак белдерү кабул итте. Алар терроризмның һәр төрле формалары һәм күренешләренә каршы көрәшне дәвам итү мәсьәләсен ныгыттылар. Владимир Путин дөнья җәмәгатьчелеген һәм БМОны кырыс сынауларга дучар булган Сүриянең гуманитар мәсьәләләрен хәл итәргә чакырды. “...Америка гаскәрләре бу территориядән китәргә тиеш һәм Сүрия дәүләтен һәм халкын талаудан, законсыз рәвештә нефтьне чыгарудан туктарга тиеш”,—диде Путин. Бүген илнең 70 проценты Сүрия властьлары контроле астында. Калган территорияне азат итәргә вакыт, диде Русия лидеры.

Өч ил лидерының алдагы сөйләшүләре Мәскәүдә үтәчәк. Владимир Путин Ибраһим Раиси белән Рәҗәп Эрдоганны Русиягә сөйләшүләрне дәвам итәргә чакырды.

 

Фото: ria.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: