Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
12 июль 2022, 20:41

Тизәк ыргытып ярышканнар

Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар, әй!

URA.RU
Фото:URA.RU

Пермь краеның Крылово авылы халкы “Веселый коровяк” ярышы кысаларында сыер тизәген еракка ыргытканнар. Гадәти булмаган чара видеосын “Подъем” Телеграм-каналы урнаштырган.

Видеороликта болынның махсус уратылып алынган  бер өлешендә байтак халык  сыер тизәге дискларын (түгәрәкләре) ераккарак ыргытуда ярыша. Сыер костюмындагы алып баручы тамаша кылучыларның күңелен күрә, аларны көлдерә.

Чараның оештыручысы – җирле авыл мәдәният йорты башлыгы Ирина Чугаева. Ул ярышта 200ләп русияле катнашты, ди. Аның сүзләренчә, быелгы җиңүче  аткан сыер тизәге 48,5 метр араны “үткән”.

“Элек тизәкләр түгәрәкләре ераккарак оча иде. Ике ел пандемия үз ролен уйнады шул. Көне дә бик эссе туры килде. Җанатарлар куаклар арасында кояштан яшеренеп утырды”, – ди Чугаева чара турында.

Ирина Чугаева шуны да өсти: “Күңелле коровяк” чарасына спонсорлар  актив кушылган. Быел  хатын-кызлар арасындагы җиңүчегә – бакча таганы, ир-атлар арасында иң яхшы тизәк атучыга исә барбекю өчен җыелма бүләк иткәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

Фото: 2018.miasskiy.ru

news.temaretik.com
URA.RU

Сыер тизәге ыргытып ярышканнар
Сыер тизәге ыргытып ярышканнар
Сыер тизәге ыргытып ярышканнар
Сыер тизәге ыргытып ярышканнар
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: