Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 июль 2022, 12:47

Тыңлашмаганы өчен баланың чәчен кискән

Бу хәл Краснодарда булган.

ru.dreamstime.com
Фото:ru.dreamstime.com

Краснодарның хокук саклау органнары хезмәткәрләре тыңлашмаган баланың чәчен кискән өчен шәхси үзәк педагогына зарланган хатынның мөрәҗәгатен тикшерә. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Краснодар буенча идарәсенә сылтанып хәбәр итәләр.

Полиция педагогның 9 яшьлек кызга карата  булган гамәлләрен өйрәнә. Беренчел мәгълүматлар буенча, шәхси үзәк педагогына балаларның коридор буйлап кабинетлар ишекләренә шакып, йөгереп йөрүләре ошамаган. “Ул баланы тотып алып, бәдрәфкә алып кергән һәм кайчы белән чәчен кискән”, – диләр ведомствда.

Тәүдә педагогның кыз баланы җәзалау максатында чәчен кисүе турында социаль челтәрләрдә билгеле булган. Баланың әнисе белдерүенчә, хәзер кыз бала урамга чыгарга курка.

Нәрсә дияргә дә белмәссең. Бер караганда, хәзер бала-чага да бигрәк тыңлашмый, кайчак аза, тәртип боза, өлкәннәргә комачаулый, тавышлана. Икенче яклап, педагог һөнәренә ия кешеләргә бераз сабыррак булырга кирәктер, бәлки, ни дисәң дә, баланың чәчен үк кисәргә хокукы юкт бит инде укытучы кешенең...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: