+5 °С
Яңгыр
Һиндстанда җәнҗаллы суд процессы тәмамланган. Анда мировой суд бер ирнең аерылышырга теләгән эшен тикшергән. Аерылышуның сәбәбе – хатынының ашарга әзерләмәвендә. Эш шунда: хатын берничә ел дәвамында иренә тиз әзерләнә торган токмач кына “пешергән”. Һиндлы ир озак вакыт иртәнге, төшке һәм кичке ашка шундый токмач белән тукланган. Көннәрдән-беркөнне аның түземлегенең чиге җиткән. Шулай итеп, ул аерылышуга гариза язган. Дәлилләрне исәпкә алган суд ирнең дәгъвасын канәгатьләндергән.
Чыганак: ren.tv