Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 июнь 2022, 13:57

Тән тиресе калмаган

Кешегә ярдәм итәм дип, чиргә тарыган. 

foodandhealth.ru
Фото:foodandhealth.ru

4 ел элек Бөекбританиядә яшәүче 32 яшьлек Джейд Харле  көймәдә йөргәндә суда баткан кешене күрә һәм ярдәмгә ашыга. Аны коткарганда ул кулын җәрәхәтли һәм табибка мөрәҗәгать итә. Аңа столбняк (тартышу чире) авыруына каршы прививка ясыйлар һәм өенә кайтарып җибәрәләр. 6 атнадан соң әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә Харле кинәт һушын югалта. Аны янә дәваханәгә илтәләр. Сыдырылган урынга инфекция эләгү сәбәпле аңарда сепсис башланган була.

Медиклар шул чакта ук Харлега кулын ампутацияләргә тәкъдим иткән, ләкин хатын кулын саклаттыра алган. Ахырда Джейд Харле  тагын 7 тапкыр  дәваханәгә эләккән. Инфекция аркасында аның кулында тиресе калмаган, нервлары ачылган. “Болай яшәү бик авыр, ахыры-чиге күренми бу чирнең. Тизрәк инфекциядән котыласым килә”, – ди ул.

Авыртынулардан җәфаланган Харле ампутациягә ризалашкан, әмма инфекция кискен фазада булу сәбәпле, әлегә операция ясау мөмкин түгел. Даими рәвештә табиблар күзәтүе астында булу ихтыяҗы хатынның 12 яшьлек  улы белән мөнәсәбәтләренә дә тәэсир итми калмаган. Алар сирәк күрешә, малай картәнисе һәм картәтисе белән яши.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: