Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 ноябрь 2021, 14:09

Бәхәс космоска менде

Америка, сәбәпләр табып, Русиягә төрле гаепләүләр ташлап кына тора. Кем әйтмешли, бер генә дә күңелсезләнергә ирек бирми.

Бәхәс космоска менде
Бәхәс космоска менде

Шушы көннәрдә ул Русиягә чираттагы гаепләвен белдерде. Имеш тә, Русия космоста юлдашка (спутник) каршы корал сыный. Имеш тә, Русиянең шундый сынаулары сәбәпле космоста 1500дән артык сынык-санык һәм йөзләрчә мең вак чүп-чар пәйда булган. Ә алар исә дөнья илләре мәнфәгатьләренә куркыныч белән яный.

         АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен белдерүенчә, спутникны юкка чыгарганнан соң орбитада калган меңнәрчә кисәк-сыныклар Халыкара космос станциясендә эшләүче космонавтларга куркыныч тудыра.

         Русия чираттагы тапкыр акланырга мәҗбүр булды. Ул Русиянең космоста юлдашка каршы корал сынавы турындагы белдерүләр уйдырма, урынсыз дип, Американың гаепләүләрен кире какты. “Америка Кушма Штатларының фантазияләренең иге-чиге юк. Русия һәрвакытта космосны милитаризацияләүгә каршы булды һәм булачак һәм моңа башка илләрне дә чакыра”,—дип белдерде Дәүләт Думасының оборона буенча комитет рәисе урынбасары Юрий Швыткин. Ул шулай ук Америка сәясәтенең ике төрле стандартларына төртеп күрсәтте. Депутат сүзләре буенча, америкалылар, Русиягә гаепләүләр ташлап, үзләре космоста коралларын актив сыныйлар. Американың белдерүе дөреслеккә туры килми дип ассызыклады Швыткин.

         Әгәр Русия космоста юлдашка каршы сынаулар үткәргән очракта, Америка ул турыда белмичә калмас иде, дип белдерде космос чүпләре проблемалары буенча белгеч Андрей Назаренко. “Америкалыларның да, безнең дә контрольдә тоту буенча системаларыбыз шактый үсешкән”,—диде ул.

         Әйткәндәй, космоста юлдашларның тимер кисәкләре белән бәрелешкән очраклары булгалап тора икән. Моннан 15 ел элек 700 километр биеклектә Русия юлдашы космоста Кытай калдырган тимер ярчыклар белән бәрелешкән. Соңгысы исә 5 ел элек булган. “Шуңа күрә бәрелешү ихтималлыгын күз уңыннан ычкындырмаска кирәк”,—ди Назаренко.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: