Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 сентябрь 2021, 12:41

Белоруссиядә бәрәңге уңмаган

Бәрәңге бәяләре артык кыйммәтләнеп китү сәбәпле, Белоруссия үз тарихы эчендә беренче тапкыр икенче икмәкне чит илдән сатып ала башлаган.

Белоруссиядә бәрәңге уңмаган
Белоруссиядә бәрәңге уңмаган

Быелның тәүге 7 ае эчендә Белоруссиядән бәрәңге экспорты 3,5 тапкырга кимегән, ә импорт былтырның шушы ук чоры белән чагыштырганда 40 процентка арткан. Белоруссия иң күп бәрәңгене Украинадан сатып алган. Аннан тыш, Русия, Әзербайҗан, Төньяк Македония, Мисыр һәм Германиядән кайтарткан.

         Үткән атнада Белоруссиядә бәрәңгенең бер килосы 30 цент торса, Украина һәм Польшада 6—8  һәм 11—13 центка арзангарак сатылган.

         Белоруссиядә бәрәңге уңмавына һава торышы йогынты ясаган. Корылык аның уңышына һәм сыйфатына зыян салган.

         Әйткәндәй, берничә көн элек, Белоруссия президенты Александр Лукашенко, икътисади мөнәсәбәтләрне өзүгә юл куймас өчен, Украина белән сөйләшүләр алып баруы турында белдергән иде. Аның сүзләре буенча, Украина “Советлар Союзының туендыручысы булды” һәм булачак та, димәк, аңа ашламалар кирәк, ә аны аларга Белоруссия күпләп сата ала.

         Август ахырында Белоруссия Министрлар советы ашлыкны, шул исәптән, бодай, арыш, арпа, солы, кукуруз, карабодай, тары, тритикале һәм рапс орлыгын илдән чыгаруны ярты елга тыйган. Өстәвенә, аларны Евразия икътисади союзы буенча партнерларга да җибәрүне тыйганнар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: