Әдәбият
28 Апреля , 06:43

Чирле хатын кемгә кирәк?

Бер ир уйланулары....

Чирле хатын кемгә кирәк?Чирле хатын кемгә кирәк?
Чирле хатын кемгә кирәк?

Мөслимдә кайчак эшләрем көнозынына сузыла. Шуннан кафега кереп ашыйм. Әле бит өйгә кайткач әзерләргә кирәк. Болай тамак та тук,баш та ял итә. Гомүмән,авыл халкы андый җиргә акча кызганмый хәзер. Совет заманындагы ашханә кебек бит инде.Кайсына керсәң дә авылдашлар очрый. Менә икенче тапкыр Илгизәр абыйны очратуым. Бер хатын белән шыр-шыр көлеп сыйланып утыралар. Ә өйдә чирле хатын көтә. Авылдашым түгел,ә бик күптәннән белгән кешем бу ир-ат.Минем бораулап карап торуымны яратмады инде Илгизәр абый.Яныма килеп:
-Берәр сәгатьтән кайтам. Урын бар. Юл уңае бит!-диде.Ризалаштым. Барыбер күпер башына чыгасы “Утырт әле абый”тотасы бит.Шулай итеп “по душам”сөйләшергә җай чыкты.Тыңлап кына кайттым.Мин прокурор түгел. Илгизәр абзыйга кайчандыр үзенә җавап тотасы...
Алар бик матур гаилә иде. Бер уллары үсә.Әмма Илгизәр абый гаебе белән авариягә эләктеләр.Аңа берни дә булмады.Гөлирә апа исә каты гына җәрәхәтләнеп икенче төркем инвалид булып калды.Аларга инде 60 тула.Соңгы 30 елда авыру хатын белән көн иткән ир читкә күп йөрде. Бердәнбер малайлары өйләнеп Казанда тора. Сирәк кайта.Төп нигездәге әби-бабай да бакыйлыкка күчкәнгә 10 еллап бардыр.
Гөлирә апа без бала чакта матур җырлый,бик чибәр хатын иде. Авариядән соң башы үтереп сызлый,кан басымы еш уйный,өй эчендәге эшләргә генә яраклы булып калды. Анда да иелеп идән юа,кызу мунча керә,кул эшләре тота,сепаратор аерта алмас дәрәҗәдә хәлсез,гомерлек чирләшкә кыскасы.Ничек булса да,ул үлмәгән,яши бит!Димәк хөрмәткә дә лаек!.
Илгизәр абый,әлбәттә,аны ташламады. Малайны да укытып,фатирлы итте.Үзен дә онытмады. Әле күрше ялгыз хатын белән парлап мунча керә диләр. Башка авыл бухгалтеры белән парлап санаторийга киткәннәр.Сабантуйда элеккеге мәхәббәте,классташ кыз белән бер сәгатьтән артык парлап биегәннәр. Ә бит елга бер тапкыр булса да Гөлирә апа кеше арасына чыга иде. Ул да булса сабантуйда. Скәмбиягә утырып шушы шашкан биюне күзәткән ул һәм аңын югалткан. Илгизәр абый өйгә кайтарып куйган да хатынын, дус-ишләре белән шашлыкка чыгып чапкан.Менә шулай яшәлгән 30 ел турында сүз бара.Хәер,үзе сөйләсен:
-Мин Гөлирәгә бик яратып өйләндем.Улыбыз тугач сөенүләрем. Авария буласы көнне кайнешләргә барган идек. Аз-маз чиртелде инде.Хатын утырган яклап йөк машинасына бәрелдек.Нык эләкте аңа.Җиде айлап сырхауханәдә ятты ул.Улыбыз Мансурга ул вакытта әле алты яшьләр генә. Мәктәпкә дә кермәгән.Аякка баскач өйгә алып кайттык. Малай сикерә шатлыктан,инәй елый,Гөлирә телсез. Шулай яшәп киттек.Бер елдан ныгып китте ул.Өйдә эшләр эшли башлады. Әмма минем белән мунча керми.Кызу ярамагач азактан барып юына.Аерым йоклыйбыз.Ә мин ир кеше. Хатын назы телим.Гөлирә эчтән ишекне бикләп ята.Кемнән бик куйдыргандыр. Белмәдем.Шулай берсендә күрше Нәфисә мунча яккан. Кыска халаттан гына юынырга барып ята. Артыннан бастырып кердем мунчасына.Керфеге дә селкенмәде. Тол хатынга да наз кирәк. Миңа инде әйткән дә юк...Әйе...Аерылмадым! Әмма гомер буе йөрдем.Утыз ел янына яткырмады бит Гөлирә. Гел чирләп кенә дә ятмады. Рәтле көннәре булды.Бер генә сүз әйтер иде:
-Син минем гомеремне алдың! Шул сүзләрдән торып баскан әгъзалар да шиңә ул…Шофер буларак тормышымда бердәнбер мин ясаган авария бу.Анда әле мине гаепле дип тә тапмадылар. Салмыш булу гына харап итте.Икенче факт-инәй белән атай үлгәнче Гөлирә яклы булдылар.Өйдә артык якты чырай булмады инде миңа. Мансур улым гына яратты.Бервакытта да гаепләмәде. Гөлирә дә каршы котыртмады аны. Туенда да парлап утырдык.Безнең гаилә бар. Әмма китек көзге кебек...яраксыз....
Шулай итеп 25 чакрым сизелмәде дә.Кайвакыт кешене җиңел гаеплибез.Төбенә төшсәң-упкын. Әле дә йөри Илгизәр абый.Актаныш районыннан ул үзе. Ә Мөслим хатыннары белән типтерә. Акчага интеккәнен белмим. Эшли дә,таба да. Айгөл Әхмәтгалиеваның “Ак читек” повесте искә төште.Анда да шушы очрак бит. Әле хатын урын өстендә.Ә ничек матур итеп яшәгәннәр..Китапханәче буларак бу китапны укырга киңәш итәм.
Мансур белән дә яхшы таныш мин.Әнисен яратса да сирәк кайтуына аптырыйм. Ярар,хатыны шәһәр кызы,Актаныш ерак булгач авылга ашкынып тормасын да. Ә игезәк уллары әби белән бабай янында әвәрә килеп,чирәмдә аунап үссәләр начармы?Ә алар еллар буена кайтмыйлар икән.Гөлирә апа 400 чакрым машинага утырып Казанга барырлык хәлдә түгел. Илгизәр абый үзе генә итен,маен,яшелчәсен илтеп,шәһәрдә кунак булып кайта. Икенче төркем авыру булса да Гөлирә апа өй шартларында менә дигән күренә.Тәмле итеп ашарга пешерә.Кер юуу машинасын куллана.Кайнатмалар ясый,кышлык запас әзерли. Башка хатыннар кебек авыл буйлап чабуламый,биләмгә йөрми,ә шигырьләр яза.Илгизәр абый бер китабын да чыгарды аның...Менә шундый хәлләр.
Гөлназ Шәмси.

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас