Әдәбият
25 апрель , 02:43

Тормыш дәвам итә

Күңеле төшкән вакыты иде Раилнең

Тормыш дәвам итәТормыш дәвам итә
Тормыш дәвам итә

Операция ясатып хастаханәдә ятып чыкканнан соң өенә кайтуына әле бер атна да үтмәде, эш урыныннан: “Саулык-сәламәтлек телибез, ләкин гафу – озак көтеп булмаганга, башка кеше алдык”, – дигән хәбәр ирештерделәр. Чыннан да, алдагы берничә айда ул эшенә чыга алмый, шуңа күрә хезмәттәшләрен аңлый иде ул. Әмма күңеленә кырау булып төшкән шушы хәбәр ирне пошаманга салды, чөнки алга таба ничектер яшәргә, тормышны алып барырга кирәк... Салпы күңел билгесезлеккә багып торган шушы мәлдә, фикерләрен туплап кую нияте белән, Раил бер кәгазь бите алып, калын тамгалар куя-куя, шуңа каләме белән моң-зарларын төшерә башлады. ✓ Шактый авыр операция кичердем, соңыннан өзлегеп бер айдан артык хастаханәдә ятып чыктым...

✓ Сәламәтлегем какшау сәбәпле, эш урынымны югалттым...

✓ 70 яшенә бер ай кала әтием гүр иясе булды...

✓ Улым юл һәлакәтенә очрап, тән җәрәхәтләре алды, шул сәбәпле университетта укуын өзәргә мәҗбүр булды...

Язганнарын янә бер кат укып чыкканнан соң, ир-ат йөрәге әрнүен тоеп, ахырдан тагын бер җөмлә өстәп куйды: - Нинди авыр, үкенечле ел булды бу!.. Шул вакытта бүлмәгә Раилнең хатыны Кадрия килеп керде. Хәләленең төшенкелеккә бирелүен абайлаганга, ул аяк очына гына басып аның янына килде дә җилкәсеннән кочып алды. Тонык карашы илә бер ноктага текәлеп, ире кымшанмыйча утыруын дәвам итте. Шул вакытта Кадрия, үзе дә сизмәстән, Раил алдындагы кәгазьдә язылганнан күз йөртеп чыкты. Соңыннан дәшмичә бүлмәдән чыгып китте. Раил исә нәүмиз хәлдә уйларына бирелеп, утырып калды. Күп вакыт үтмәде, бермәлне Кадрия янә бүлмәгә кереп, хәләл җефете каршына зур кәгазь бите куйды да дәшми-нитми чыгып китте.

Моны көтмәгән ир аңына килгәндәй, игътибар белән укый башлады: - Операция ясатып, син шактый озак вакыт дәвамында интектергән авыртудан котылдың...

- Эшеңнән туктасаң да әле күпмедер вакыт “больничный” түләнәчәк, мин дә эшләп торам әлегә. Аллаһы Тәгалә ташламас! Ә буш вакытың барлыкка килү сәбәпле, хәзер мәчеткә йөрергә, китаплар укырга, һәр намазны ихласлык белән вакытында укып барырга мөмкинлегең булыр... - Өлкән яшьтәге әтиебез безнең белән кадер-хөрмәттә яшәде һәм 70 яшенә җитеп тә, сине беркайчан борчымады, хәтта бер мәшәкать тудырмыйча, азапланмыйча, тыныч кына китеп барды...

- Улыбызның юл һәлакәтендә сынган аяклары шәт ин шәә Аллаһ төзәлер. Шундый каты авариягә юлыгып та әллә ни җитди җәрәхәтләр алмыйча исән калуы могҗиза һәм Аллаһның бер рәхмәте түгелмени? Язганын зирәк хатын шундый җөмлә белән тәмамлады:

- Нинди гаҗәеп, Үзенең рәхмәтенә юмарт булган ел бүләк итте безгә Аллаһы Тәгалә! Әлхәмдү лилләһ!..

Чыганак: https://vk.ru/wall-161110794_775581

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас