

Юк җирдән сәбәп табып көнләшә башлый иде. Ул көнләгән саен Илдар аның күңелендә шик тудырмаска тырыша, бер гаебе булмаса да хатыны алдында аклана иде. Ләкин Фәния аңа барыбер ышанмый, тигез җирдән тавыш кубара. Эштән биш минутка соңырак кайтса - өйдә җәнҗал. Хәтта машинаның спидометрына кадәр тикшерә, эшкә барырга 3 км, кайтырга тагын 3 км, барысы 6 км. Берсендә Илдарның костюмына озын чәч ияргән иде. Белсәгез иде нинди тавыш кубарганны! Шул чәч бөртеген, иренекен, үзенекен конвертка салып Мәскәүгә экспертизага җибәрде. Күпмедер вакыттан соң "Ике чәч бөртеге идентичный", дигән җавап килгәч кенә тынычлады. Аңынчы күпме Илдарның җанын ашады. Ул телефонны әйтәсе дә юк инде, көненә йөз тапкыр шалтыратып тикшерә, алмый торса өйгә кайткач талаш. Эштәгеләр Илдарны кызганып баш чайкыйлар иде. "Ничек яшисең шундый көнче хатын белән? Мин булсам бер көн тормас идем", дигән киңәшләрне бик еш ишетергә туры килде аңа. "Яшим инде, баланы ничек ташлап китәсең", дип җавап бирә иде. Әйе, бала хакына ул барсын да түзеп яшәде. Ләкин тормышта көтелмәгән хәлләр дә була шул. Көннәрдән бер көнне Илдарга эштә тоткарланырга туры килде. Көнчеллеген белә бит, хатынына шалтыратып, соңга калуын әйтте әйтүен. Ләкин хатыны аны тыңларга да теләмәде, ярсулы тавыш белән "Фахишәләрең янындамы?", - дип кычкырды да, телефонын ыргытты. Тагын кайткач җанны ашый икән, дип уйлап куйды Илдар. Ниһаять эшен бетереп машинасын кабызды да өйгә кайтырга чыкты. Исәбе тизерәк кайтасы иде дә, барсын да хатынына яхшылап аңлатасы иде. Үч иткән кебек ул кичтә юлда машиналар бик күп булды. Көчкә, пробкаларны үтеп, үзләренең урамына борылды. Нәкъ шул моментта телефон шалтырады, хатыныннан башка кем шалтыратсын, ул тизерәк телефонына үрелде. Шул вакытта каршы килгән машина белән бәрелешкәнен сизми дә калды. Бик нык бәрелеш булды. Илдарның гәүдәсен көчкә машинадан аралап алдылар һәм аңсыз килеш ашыгыч ярдәм машинасы белән хастахәнәгә алып киттеләр. Аңына килгәндә Илдар реанимацияда ята иде. Ул авыртуга түзә алмыйча кычкырып җибәрде. Аның тирәсендә врачлар йөгерешә башлады. Кычкырып, ыңгырашып берничә ай ятты Илдар. Шулай да ул исән калды. Үлемне җиңде җиңүен, ләкин билдән түбән гәүдәсе әйтерсең лә аныкы түгел иде. Аяклары йөрми, бернәрсә тоймый. Күпме селкетергә тырышып карамасын тыңламыйлар, бөтен гәүдәсе авырта башлый. Врачлар выписка вакытында аңа турыдан-туры аякларыңның йөрүе икеле, дип кисәтеп кайтарып җибәрделәр. Шул вакытта Илдар исән калганына үкенә башлады. Күп вакыт үлеп котылган булсамчы, дигән уй башыннан китмәде. Фәния башта бик кайгыртучан булды. Тора-бара инвалид иреннән ялка башлады. Иртән эшкә китә, ире көннәр буе караватта ята. Ә хатыны күп вакыт кичләрен иптәш кызлары белән я ресторанга, я кинога китә торган булды. Ярый әнисе бар, әнисе аның яныннан китмәде. Ул улы өчен бик кайгыра иде. Инвалид булып калуына аның бер дә ышанасы килмәде. Ана Интернеттан бер шәфкатъ туташы белән танышты. Алсу исемле иде ул кыз. Шәфкатъ туташы көн саен Илдарларга килеп йөри башлады. Алсу көн саен Илдарга физик күнегүләр ясата, массаж ясый, уколлар казый, төрле үләннәр белән дәвалый. Фәния Алсуның килеп йөрүенә бер дә шат түгел иде, тәккә акча туздырасың, дип башта тарткалашты. Бары Илдарның әнисе барсы өчен дә үзе түләргә теләгәч кенә ризалашырга мәҗбүр булды. Фәния Илдарны гел карамый, ярдәм дә итми. Көннән-көн өйгә соңырак кайта башлады. Ире "Кая йөрисең", - дип сораса, "Мин исән бит әле, үлмәдем, син инвалидка карап ятыйммени", дип кенә җибәрә иде. Хатынының түземлеге бары җиде айга җитте, җиде айдан ул ирен ташлап икенче кешегә кияүгә чыкты. Баланы да үзе белән алып китте. Илдарга бала да булмагач өй бөтенләй бушап калган кебек тоелды, яшәүенең яме бетте. Бер тапкыр үләсе килеп күп дарулар да эчеп карады. Бәхетенә Алсу килеп керде һәм Илдарны исән алып калды. Кыз бик мәрхәмәтле иде. Бөтен җаны, тәне белән Илдарны терелтергә тырышты. Алсу өйгә килеп кергәч кояш чыккан кебек була иде. Аның ягымлы сүзләре Илдарны тагын да ныгырак тырышырга, күберәк күнегүләр ясарга, яшәргә өндәде. Алсу кагылуга Илдарның авыртулары юкка чыккан кебек була иде. Тырышулар тәккә булмады, күпмедер вакыттан соң чыннан да Илдарның аяклары сизә башлады. Бу аларның беренче җиңүләре булды. Илдарның яшәү дәрте кузгалды. Аңа яңа баштан йөрергә өйрәнергә туры килде. Хәзер Илдар сау-сәламәт кеше. Хатыны ташласа да ул ялгыз калмады, үзен савыктырган Алсуга өйләнде. Хикәямнең ахырында шуны әйтәсем килә: көнче булмагыз, көнчелек беркайчан да яхшылыкка алып бармый.
Чыганак: https://vk.ru/wall-226924174_120