

Кулны селтәп үк җибәргәнмен ахрысы, дип, буш җиңен капшый-капшый, уң кулы белән сул кесәсенә тыгып куйды, һай бу яшьләрне! Ни диярсең аларга! Яшь дисәң, яшь тә түгелләр инде, балалары буй җитте ләса.
Ул, кызарынып-бүртенеп кызы килеп кергән мәлдән әле һаман айный алмыйча, кузгалырга көч табалмыйча, кадаклангандай утыруын белде. Гаҗәпләнүе өйгә сыймаганга микән, капка төбенә чаклы ташып чыкты: «Нинди хатын инде бу, кияү бер сүз әйтте исә кайта да килә. Быелгысы елга икәү үк булды бит инде».
Ул бу юлы да шыпырт кына карчыгыннан:
- Кунакка гына килгәндер бит, ник балаларны калдырган соң? - дип сораштырып алды.
Карчыгы, тирән көрсенеп, пошынуын белдерде:
- Бөтенләйгә кайтмакчы...
- Тагынмы? Ничек була инде, җә?
- Кияүне «яратмыйм» ди...
-Һаман «яратмыйм» диме... Өрлектәй таза ирен яратмыймы инде бу? - дип, үзалдына кат-кат сорау бирде карт.
- Кияү үзе беләме соң бу хакта? - дип сорады ул кызыннан.
- Ник белмәсен? Белгәнгә аерылышабыз да.
Карт аптырап калды. Яшьлеген искә төшерде. Бибисорурын ул көзгедәй ялтырап яткан чана юлына йомшак кына кар төшкәләп торган үтә дә серле бер кичтә урлап кайтты. Яп-якты ай, гүя бәхетле бер кичкә тантана өстәргә теләп, ап-ак бөртекләрне күкләр катыннан учлап-учлап шулай өсләренә коеп торды. Ат артыннан артлы чана тип-тигез юлдан да җил-бураннар уйнатып җилдерде.
Ярата иде микән, әллә юкмы - бу хакта хәтта әлегәчә уйлаганы да булмады. «Башларына ничек шундый уйлар килә икән соң бу яшьләрнең?» дип шаккатып торды ул, кызының гамәлләренә карап.
- Алайса, ник кияүгә чыктың соң? Сине урлап алып киткән кеше түгел ич ул кияү... - диясе килде.
Хәер, шул сорауны теге юлысы ук бирде ул кызына.
-Урламаса соң... Урларга батырчылык иткән кешене, бәлки, яратырга да буладыр... Диванда футбол карап яту түгел шул ул, әти...
Бу җөмләсен килештерде, әлбәттә, карт. Тик гамәлен һич тә килештерә алмады.
- Алайса, нигә ятимнәр үрчетергә иде?.. Менә сиңа һаман әтиең белән әниең кирәк бит әле...
Кызы бу сорауны көтмәгән иде, ахрысы, телен йоткандай, сүзсез калды. Шуннан кире кайтып китте. Инде менә тагын килеп җиткән...
Менә Бибисоруры, ичмасам, чып-чын хатын аның. Ул сугышка чыгып киткәндә, бер-берсенә ияләнеп кенә киләләр, нибары бер ел гына яшәгәннәр иде әле. Улларына бер яшь, кызлары әле үзенең туачагын сиздерергә генә маташа иде... Гаиләңне яратасыңмы, дип сорамадылар аңардан, илеңне яратасыңмы, диделәр. Ул яратуын исбат итәргә тиеш иде.
«Без киттек, бәгърем. Кайда барганны үзең беләсең инде. Мылтык аркада. Ут эченнән исән чыксын, дип телә берүк. Әнкәй, авырлы хатынның барча теләкләре кабул була, дип әйтә иде бит...»
Ул хаты әле аның һаман да тәрәзә кыегына кыстырылган килеш тора бирә.
Бик күп дусларын югалтты ул. Һәммәсе кыелып кына төштеләр. Ә ул исән калды. Җиңелчә яраланган, дисәләр дә, аяк тамырына зыяны яхшы ук тигән иде, күрәсең, сыңар аягын сөйрәп, чатанлап йөри башлады. Менә шунда авырлы хатынының теләкләре кабул булуына ышанды. Исән калган иде бит! Бәлки, ул хатынын менә шул чакта ярата башлагандыр да?
Аннан ни булды? Аннан ул янә ут эченә керде, бу юлысы каты яраланды. Сул кулының сөякләренә кадәр чәрдәкләнеп беткән иде. Госпитальдә ятты. Кулын кисеп үк алдылар... Һичтуктаусыз әрнеп-сызланып госпитальнең тимер караватында аунаганда, Бибисорурын, улы белән кызын күрәсе килеп үзәкләре өзелде. Бәлки, чын ярату менә шул мәлдә бөреләнгәндер... Ул бары тик гаиләмә исән-имин кайтсам иде, дип теләде. Кайтты бит... Биш ел йөреп кайтты...
Ул, аксый-туксый якынлашып, сыңар кулы белән капка келәсен күтәргәндә, хатыны, башын иеп, япа- ялгызы, аның каршысына чыгып басты:
- Саклый алмадым, кичер мине, - диде ул. - Икесен дә кан чире алып китте... Улың да юк инде... Кызың да...
Нарасый кызының шәүләсен дә күрсәтмәде шул аңа язмыш. Сугыш кырында һушын югалтып ятканда, аның күз алдыннан бер генә кат йөгереп үтте кебек ул. Үзенә охшаган иде сыман. Карлыгандай кап-кара күзле иде.
-Сиңа охшаган иде, - диде хатыны да аңа бер тапкыр.
Шуннан алар өр-яңадан тормыш башлап җибәрделәр. И ул күргәннәрне искә төшерсәң... Хәтерсез булуың әйбәтрәктер дә, бәлки...
Кызы белән улы сугыштан соң, бик көттереп кенә тудылар. Хатынын сугыш еллары нык таушалдырган иде...
Иркәләп бозганбыздыр инде, күрәсең, дип уйлап куйды ул кызы хакында. Алай дисәң, олы балалары буй җитеп килгәндә, улы белән килене дә шулай бозылышып алганнар иде бит.
-Мин аны яратмыйм, холыкларыбыз туры килми, - дигән иде килене.
-Өрлек кадәрле тап-таза ирнеме? - дип сораган иде карт аңардан да. - Ашыкма әле син, килен, ашыгу - шайтан гамәле... Үкенече гомерең буена үзеңнеке булыр аннары...
-Ул аракыны күбрәк сөя, мине түгел, - дип, каенатасының авызын каплады килене.
Ярый, икесе дә вакытында акылга килделәр. Югыйсә балалар нишләр иде, ә? Кеше көлкесенә калырлар иде бит... Яратмыйм, имеш...
Картның тән яралары ачылгандай сызлап куйды. Еш кына шулай булыштыра шул. Сугыштан исән кайтты, дисәләр дә, аның бар гомере сызланып үтә. Чордашларының хәле дә шулайрак, ул монысын да сизеп тора. «Хатыннарга рәхмәт, - ди ул, - бер кордашымны да ташламадылар. Аяксызын аяксыз көе, чатанын чатан көе, чулагын чулак көенчә яраталар. Менә безнең заман хатыннары хатын, ичмасам!»
Шуларны ул яратып, һәммәсен хәтереннән генә барлап чыга. Балаларын искә төшерә...
«Ярату-яратмау модасы - бу заман уйлап тапкан бер чирдер инде ул, - дип фикер йөртә карт. - Тик чирне бит аны дәваларга кирәк. Вакытында дәваламасаң, азып китеп, бөтен җир өстенә таралуы да мөмкин...»
Карт улы белән кызы аша шуны аңлады: сугыш мәхәббәт дигәннәрен тирәнәйтеп, зурайтып җибәргән икән бит... Аның белән урынлы-урынсыз авыз чайкау түгел, тел очына да чыкмаслык иткән. Мәхәббәт - җанда. Аны алар карчыгы белән икесе дә тоялар, тик «яратам» дип авыз тутырып беркайчан да бер-берсенә әйткәннәре юк. Әйтмәячәкләр дә. Әйтә торган сүз түгел шул ул... Ул яши торган сүз... Яши-яши үзе бөтен җиһан күзенә күренә торган сүз...
Әнә бит мәктәпкә аларны икесен бергә дә чакырыштыралар, чөнки өйләре мәктәпкә терәлеп кенә тора. Җитмәсә, карчыгы шунда гомере буе идән юды, мичкә якты. Шуңа ул монда картына караганда да үз кеше. Ә карты - сугыш ветераны. Шуңа ул үзе эшләгән мәктәптә карты белән бигрәк тә горурлана ала һәм моңа һичшиксез хакым бар дип саный иде.
Бибисорур карчыкка укытучылар:
-Гарифҗан бабайны сугыштан көтеп алу авыр булдымы? - дип сорау да бирештерәләр.
-Бик авыр булды, балалар. Ялгызым улыбыз белән кызыбызны да саклый алмадым, кан чиреннән үлеп киттеләр, йөрәк калҗаларым... - дип, яулык чите белән күзләрен сөртә-сөртә сөйли ул.
Һәм, иреннән хат килгән көннәрне исенә төшереп, өчпочмаклы конверттагы язуны ача.
-Менә ничек язган иде бабагыз, - ди. - Шуннан соң ничек борчусыз яшәмәк кирәк...
Гарифҗан карт исә сугыш бетү хәбәрен госпитальдә каршылавын, һәр яңа туган көнне түземсезлек белән көтеп алуларын сөйли. Шул мәлдә, үзе дә сизмәстән, исән кулы белән буш җиңен капшап куя. Чөнки... чөнки монысын ул үзе генә белә... Чөнки Гарифҗанны госпитальдә ятканда бимазалады да ул курку: «Хатыны шул көенчә кабул итәрме? Кайчан да булса бер гарип белән үткән гомерен жәлләп сүз кузгатмасмы?»
Тик Бибисорурның башына мондый уйлар кермәде дә бугай... Керсә, ни озын гомердә бер генә кат булса да сиздереп куяр иде бит...
-Сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын, балалар, - дип йомгаклый карчыгы сүзне. - Без күрдек инде, Ходайга шөкер...
Карты шунда аңа мәхәббәтле күзләре белән карап ала.
«Кеше турында кемдер уйлый икән, димәк, ул ялгыз түгел. Ире турында борчыла икән, димәк, хатыны аны ярата!» - Гарифҗан карт менә шулай фикер йөртә.
Сабыр холыклы, төскә-биткә дә чибәр, эш сөючән һәм гаделлек яклы хатынын, бәлки, ул менә шул минуттан күбрәк тә ярата башлагандыр? Тик моны карчыгының үзенә дә сиздерми шул. Җанында да качырып кына саклый кебек...
Балаларын да хатынын яраткан кебек үк яратты бит ул, ялгыш та кыек күз белән дә карамады. Матур кызым, дип кенә эндәште, батыр улым, дип кенә атады.
«Бибисорур да нәкъ минем кебек үк яшәмәдеме? Балалар бәхетле булсын дип тырышмадымы? Инде оныклар өчен дә җан атып тормыймы? Яшәгән һәрбер көне алар өчен бит... Ә тормышның мәгънәсе шушы түгелме? Ничек шуны аңламыйлар безнең балалар?» - Карт уйлар чолганышында калды.
Ә гаиләдә табак-савыт шалтырамыйча тормый инде ул. Карт үзе дә бик кызу канлы. Тик карчыгы иң мөһим мәлдә дәшми калу җаен белә шул. Күршеләрендәге химия укытучысы Сафия кайчакта беләкләреннән тоткалап карый да:
-Син алтын кебек, Бибисорур апа, һичбер нәрсә белән реакциягә кермисең? - дип елмая.
-Үз каны түгел бит аңарда, Сафия кызым, сугыш каны, ник кыздырыйм инде мин аны? Гарифҗан абыең: «Кара әле, урамда кап-кара кар ява», - дисә, «Шулаймыни, картым? » - дим дә куям инде.
Рәхәтләнеп бер көлә, ичмасам, күршесе.
«Ә менә балалар шулай яши белмәделәр, һәммәсенең үз сүзе генә сүз. Артык иркәләүнең нәтиҗәсе менә ничек бетә, - дип уйлады карт, кызын күз алдына китереп. - Ятимлек белән балалар үстерүнең ни икәнен белә микән ул, юкмы?»
Җитмәсә, кияве кияү генә түгел, карт аны да кызын яраткан кебек үк ярата. Печән өсте җитте исә, бабай, күмәк көч тау күчерә ул, дип, хәзер кайтып җитә. Әлбәттә, чалгысына үрелгәндә: «Эшнең төбе - бәлеш, әби», - дип кычкырып әйтүдән дә тартынмый. Шундый туры сүзле кешеләргә хөрмәте күбрәк шул картның. Хәйлә-мәйлә белән маташкан затларны җене сөйми аның.
Терлек суйганда дисеңме, утын ярганда дисеңме, һаман шул кияү кирәк ләса! Ә кызы яратмый, имеш... Хәзерге хатыннар өрлек кадәрле ирләрне яратмыйлар... Ничек була инде бу?
Карт үз сорауларына берничек тә җавап таба алмады.
Һәм, һич көтмәгәндә, аңа мәктәпне яңа тәмамлап, институтта укый башлаган оныгы кайтты. Алар икәүләп озак итеп капка төбендә сөйләшеп утырдылар. Карт егетнең кызларга мөнәсәбәтен, якын-тирәсендәге кыз - кыркын турында сорашты.
- Мин бай түгелмен бит, шуңа дусларым гына бар, бабай, - диде.
- Алайса, син кызны минем кебек урлап кына кайтырсың инде, - дип, хәйләкәр елмайды карт.
- Урлаган өчен утырталар ич...
- Кыз урлаган өчен дәме?
- Анысы өчен гомерлек төрмә, бабакай!..
Карт оныгының күзләренә, дөресме икән бу хәл, юк микән, дип, бик шикләнеп карап торды.
Оныгы шунда замананың иң тирән серен ачты:
- Кешеләр хәзер акчаны гына яраталар, акчадан кала бернәрсәне дә, беркемне дә яратмыйлар шул, бабакай, - диде. - Акчасыз егетләр белән кызлар хәзер сөйләшми дә.
- Заманалар үзгәргән икән шул, - дип, башын кашып торды карт, - үзгәргән икән... Яратудан мәхрүм калган икән бит адәм балалары... Менә нигә авыр икән аларның тормышлары.
- Сезнең заманда алай түгел идеме? - дип кызыксынып сорады оныгы.
- Түгел иде шул, - диде карт кырыс кына.
«Акча турында уйлап, сугышка, ут эченә барып кереп буламы икән ул? Бөтен яшәлгән гомер сөйгән хатыныңның, балаларыңның, оныкларыңның бәхете өчен бит... Алар яшәп туялмасыннар өчен... Бер-берсен яратсыннар өчен... Кешеләрне һәм бар җиһанны яратсыннар өчен...» - Ул янә буш җиңен сыпырып алды да җиң очын кесәсенә тыга төште.
Карт, бу җөмләне оныгына аңлаешлырак итеп әйтү өчен, шактый озак уйланып утырды. Күктә бер генә болыт әсәре дә юк, баш очларындагы куаклар тын да алмый аларны тыңлыйлар иде.
- Кешене мәхәббәт яшәтә, улым... - дип кабатлады карт тыныч кына.
Кай тарафтандыр йомшак кына җиләс җил исеп китте.
- Мәхәббәт яшәтә... - дип шыбырдашты яшь яфраклар.
Фирүзә Җамалетдинова
Чыганак: https://vk.com/avulselo