Барлык яңалыклар
Әдәбият
24 март , 15:08

Мин гомерем буе сине көтәрмен...

Миргали, юл читендә кул күтәреп, өр-яңа «Тойота» туктатты. Руль артында яшь кенә ир иде. Мөгаен, аңа егерме биш-утыз яшьләрдер. Миргалинең үзенең дә соңгы тапкыр Айтулдыда булуына нәкъ утыз ел

Мин гомерем буе сине көтәрмен...
Мин гомерем буе сине көтәрмен...

Утыз ел элек августның бер кояшлы көнендә аерган хатынын колхозның йөк машинасына утыртып туган йортына илтте дә, әйберләрен бушатып, мәңгегә дип аннан китеп барды. Шәмсенур — аның элекке хатыны — бик сөйкемле хатын иде. Аның белән аерылышу җиңел булмады. Аһ, әгәр дә ул… Әгәр дә ул тупырдатып бала тапса, Миргали аны бернинди шартларда да ташламас иде. Алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, ир барыбер Шәмсенурны сайлар иде. Дөньяның бернинди кыйммәтенә, бернинди асылташына, бернинди зиннәтенә, бернинди ләззәтенә хатынын алыштырмас иде ул. Ә бит бу аерым яшәгән утыз елда ул күңеленнән генә гел Шәмсенур белән сөйләште, хыялларында аны назлады. Мөлаем хатынның нурлы йөзе күз алдыннан китмәде. Шәмсенур аның гомерлек сагышына, гомерлек сагынуына әйләнде. Андый хис белән яшәү татлы да, газаплы да иде. Шундый көннәр күп иде: сагышлы ир барысын да ташлап, яраткан хатыны янына кайтып китәрдәй булды. Күңел бер генә җилкенмәде. Хисләр бер генә тапкыр талпынмадылар. Әмма Шәмсенур кысыр иде… Алар бер җан, бер тән кебек яшәделәр. Тыйнак иде аның хатыны, назлы иде. Миргали исә ир бала турында хыялланып яшәде. Берәү генә булса да ул кирәк иде аңа. Дөресен генә әйткәндә, өйләнермен дә күп итеп балалар үстерермен дигән хыял белән гаилә корган иде ир. Ләкин: «Безнең балабыз булачак», — дигән серле һәм татлы пышылдауны Шәмсенурдан ишетергә насыйп итмәде. Бер генә кыз бала тапса да, икесен дә уч төбендә йөртер иде Миргали. Ышаныгыз: беркайчан да хатынын ташламас иде.

Шәмсенурга ул утыз яшендә өйләнде. Шулай туры килде инде: бераз гына соңга калып очраштылар. Шагыйрь ничек әйтә әле: «Җан җандашы белән ярала», — диме? Миргали белән Шәмсенур, чынлап та, җандашлар иде. Бер-берсен сүзсез дә, күз карашыннан да аңлыйлар иде. Гаиләле биш ел тормыш татлы төш кебек очты да китте. Баласыз калу куркынычы Миргалине торган саен ныграк шомландыра башлады. Тормышның бөтен мәгънәсен ул үзеннән соң лаеклы нәсел калдыруда, балаларда күрә иде. Роза — аның юлында көтмәгәндә очраган ясалма чәчәк кебек чибәр хатын — Миргалигә ул табып бирергә вәгъдә итте. Нык бәдәнле таза ир бала Миргалинең төшләренә керә башлаган иде инде.

Шәмсенур белән Роза — җир белән күк арасы иде. Талымсыз-әрсез Роза беркайчан да Миргали каршында Шәмсенур югарылыгында тора алмаячак, чөнки анда Айтулды кызындагы әсир итә һәм буйсындыра торган ягымлы җылылык юк, йөрәкне иркәли торган назлы нур юк. Кайбер кешеләр хакында әйтәләр бит әле «сөмсез» дип. Роза менә шундый сөмсез-нурсыз хатын иде. Миргали яхшы тойды: Розаның матурлыгы — оятсыз матурлык кына. Шуңа карамастан ул Роза белән китте. Карусыз холыклы Шәмсенур аерылу сәгатьләрендә дә күзеннән бер тамчы яшь чыгармады, аһ-зар ишеттермәде, көнчелек галәмәтләре күрсәтмәде. Сагышлы күзләрен түбәнгә текәде дә ярым пышылдап: «Мин барыбер сине гомерем буе яратырмын», — диде. Шул сүзләр йөрәккә үтеп керде дә гомер буе күңел түрендә татлы бер сызлану булып йөрде.

Роза белән алар шәһәрдә төпләнделәр. Миргали ерак арага йөк ташучы — дальнобойщик иде, акчаны күп эшләде. Өйгә сирәк кайтып керде. Ике катлы йорт төзеде. Ир бала үстерделәр. Күп бала табудан Роза баш тартты. Төн йокламый бала көйләп, бала кайгыртып яшәү аның планнарына кермәгән иде. Бер балага шөкер итәргә туры килде. Тормыш ничектер сизелми дә бик тиз үтте. Роза белән алар шулай бергә бер түбә астында картаерлар иде, мөгаен. Бер-берсен яратмый гына, назсыз-сөюсез генә. Бер очрак башка балта белән суккан кебек итте.

Көннәрнең берендә кич соң гына өенә кайтып барганда, Миргали үз капкасына җитәрәк, улына суйган да каплаган дип әйтерлек тәңгәл килгән бер иргә юлыкты. Охшашлык күзгә чекрәеп кереп тора, берниди шик калдырмый торган иде. Розаның андый туганнары юк. Көтелмәгән ачыштан хәйран калган Миргали Роза белән мөнәсәбәтләрен ачыклап тормады: документларын җыеп алды да йортны калдырып чыгып китте. Хәзер инде аңа кайда ничек яшәсә дә бертигез иде. Яшәүнең максаты җимерелгән, яшьлек хыяллары тормышка ашмый гына томаннар артындагы офыкка төшеп батканнар, күңелдә бушлыктан башка берни дә юк иде.

Өч атна сукбайлыкта йөрде ул. Мәгънәсезгә үткән гомер бигрәк жәл иде. Тән эчендәге җанны куярга уңайлы урын табып булмады. Үрсәләнде йөрәк, гаҗизләнде. «Хәзер син кемгә кирәк соң? Сине хәзер кем аңлар?» — дигән уйлар туктаусыз бөтерелделәр. Өметсезлеккә иң нык бирелгән минутларда күз алдында Шәмсенурның мөлаем йөзе калкып чыга да, йөрәккә бары тик шул гына бераз ял бирә иде. Берникадәр хыял дөньясында яшәп җанга ял биреп алганнан соң, тагын аяусыз чынбарлыкка әйләнеп кайта һәм газаплы уйлар эчендә яна башлый Миргали. Шәмсенур хәзер көн дә төшләргә керә һәм серле магнит кебек үзенә тарта иде. Таңнарның берсендә ул: «Кайтырга», — дигән ныклы бер карар белән уянды. Айтулдының юлына үлән үсмәгәндер әле. Түбәнсетелгән башны аска иеп, Шәмсенур янына кайтырга. Элекке хатынының кияүгә чыгу ихтималлыгы турындагы уйларны ул башына кертмәскә тырышты. Ә бит хатыны түгел, Миргали кысыр булган. Шәмсенур исә башка ир белән гаилә корып балалар үстерә дә алган булыр иде. Әгәр дә бу шулай булса, ни дип дип әйтерсең? Андый уйларны уйлыйсы да килми иде. Шәмсенурны башка ир кочагында күз алдына китерү дә гайре табигый булып тоела. Йөрәкнең ашкынуы түзә алмаслык хәлгә җитте. Ахыр чиктә күңелдә бер генә уй калды: Шәмсенурны күрергә дә тезләнеп гафу үтенергә һәм үләргә.

«Айтулдыда кемгә кайтасыз, абзый?» — дигән сорау аны тетрәндереп җибәрде. Йөрәкне кыса торган истәлекләрдән арынып, бәхетсез үткәне турында ул шушы таныш булмаган егеткә сөйләргә булды. Шәмсенур Айтулдыда булса, егет аны белми калмас. Бусагасыннан атлап кергәнче, элекке хатынының тормышы турында бераз белсәң комачау итмәстер, ихтимал. Егет аны тавышсыз-тынсыз гына тыңлады, иреннәренән бер сүз дә чыгармады. Менә «Тойота» авылга килеп керде, Миргалине бишектә тирбәткәндәй тирбәтеп, ул кайчандыр Шәмсенурны калдырган урамга борылды. Шәмсенурның өенә бик якын калды. Вакыйгаларның шуннан соңгы агышы Миргалине телсез итте. Капкадан аның балачагы — алты-җиде яшьлек Миргалигә ике тамчы су кебек охшаган ир бала йөгереп чыкты һәм машинага каршы чаба башлады. Автомобиль туктады. Малай: «Әти!» — дип кычкрып, «Тойота»дан чыккан ирнең муенына асылынды. Яшь ир Миргалигә таба борылды да: «Оныгыңны кочакла, әти! — диде. — Син калдырып киткәндә, әни минем белән авырлы булуын белмәгән әле. Гомере буе сине көтте ул. Көтеп ала гына алмады. Бер атна элек кенә җирләдек аны».

Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас