Ул туздырып кәшимир яулык бәйләгән. Ә өстендә кызыл бәрхеттән тегелгән камзул белән бәби итәкле күлмәк. Боларның барысына да иш булсын дигәндәй, аягында да бизәкле читек-кәвеш иде. Менә ул таягын өскә күтәреп төшерде, янәсе, туктап мине дә утыртыгыз әле. Шофер да ялындырып тормады, автобусны әбинең борын төбенә үк китереп туктатты. Әби, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, рәхмәтләр укый-укый, минем яндагы буш урынга килеп утырды, һәм итәкләрен рәтләп як-ягына каранып алды. Әби сүзгә бик оста булып чыкты. Арткы урында утырып барган чуваш агаена чатнатып чувашча җавап бирде. Мин татар әбиенең чувашча яхшы белүенә хәйран калып тыңлап барган арада, әби икенче берәүнең урысча биргән соравына да шома гына русча җава-бын кайтарды. Түзмәдем, сорап куйдым: – Әби, син ничә тел беләсең соң? – Ничә тел дип инде, балам...– Маһия әби яулыгын төзәткәли-тө- зәткәли, бармакларын бөгеп санап китте: – Татарча – монысы үз телем булганга, менәтерәк чувашча – күршеләр теле, урысча белмәү гөнаһ инде, балам. Шуларга кушып гарәпчә дә укыштырам әле.– һәм ул җәһәт кенә төенчегеннән гарәпчә язылган бер китап алып укып та күрсәтте. – Әле Казахстан якларыннан кайтам. Сеңелем яши анда. Шунда казахлар белән дә рәхәтләнеп аралаштым. Тел бик кадерле нәрсә инде, балам. Тик менә кешеләр тел белән бер-берсен рәнҗетеп кенә ялгышалар. Мин әбинең җыерчыклы йөзендә ниндидер хәсрәт сагышлары күрдем. Ул күзләрен бер ноктага төбәп уйланып барды-барды да, кинәт кенә миңа борылып, эч серен сөйли башлады. Мин ул сөйләгәннәрне түкми-чәчми сезгә дә сөйләргә булдым. Маһия әбинең сугыштан бер генә улы әйләнеп кайта. Кайткач та авылның бик чибәр, ләкин усал даны таралган Зөлфия исемле кызга күзе төшә. – Әни, син ризалык бирсәң, өйләнер идем мин,– ди улы көннәрдән бер көнне. Маһия әби сагаеп кала һәм улын рәнҗетмәслек итеп, сабыр гына: – Сиңа тиңме соң ул, балам, ашыкма, бераз сабыр ит әле, – ди. Кая ул сабыр итү! Кыз егетнең башын тәмам әйләндергән. Бер кичне клубтан туп-туры алар өйгә кайтып та керәләр. – Әни, менә бу синең киленең инде, Зөлфия. Буласы булган икән, дип, ана кеше хәленнән килгәнчә туен да үткәрә. Туйлар үтә, улы үзенең иске тракторын ремонтлап колхозда эшли, аның уңганлыгын мактап сөйлиләр. Килене генә, ир тапканны ашап, өйдә утыра башлый. Хәтта йорт эшләрен дә каенанасына өя. Ул, ире эштән кайткан төшкә, бизәнеп-ясанып түр яктан чыкмый да. Маһия әби дәшми, үз көенә тормыш алып бара. Малаеның алай да сизгерлеге бар икән, ул хатынын колхоз эшенә кыстый башлый. – Син, Зөлфия, бераз булса да колхозда эшләр идең. Кешеләр җитми анда. Көне буе тик утырып эчең пошмыймыни? Йортта әнигә дә булышмыйсың бугай. – Нәрсә, сиңа әләкләп тә өлгердемени инде?! Җен карчыгы! – дип зәһәр чәчә килен, аннан соң юмагайланып иренә сыена. – Балага уздым, Солтан. Авыр күтәрергә ярамый миңа. Шул көннән соң килен Маһия әбигә теш кайрый башлый. Бала тугач, аның усаллыгы чамадан уза: – Баланың чүпрәкләрен юып куй, идәнне себер, суга бар, ашарга пешер,– дип, аяк тибеп кенә кычкыра. Әбинең күңеле сызланса да түзә, каршы сүз әйтми. Кибеткә дә йөгерә, суын да китерә, мал-туарны да карый. Шулай, киленгә хезмәт итеп, гомер кичереп ятканда, Маһия әбинең башта биле, аннары аяклары авырта башлый. Алай да ул кулыннан эшен куймый. Әмма хәзер йорт эшләре күбрәк килен өстенә төшә башлый. Җитмәсә, бер гайбәтчесе: «Маһия әбинең аягы чери башлаган икән»,–дигән сүз дә тарата. Бу сүзләр киленнең миен бораулый башлый. Каенанасының аксак аягына күзе төшкән саен уе арта. Әгәр әби аның кулына калса? Менә бәла. Урын-җирен юарга, ашатырга кирәк булачак бит! Тәмам йокысы кача киленнең: ашарга утырса да, торса да шуны гына уйлый. Беркөнне Маһия әби су күтәреп кайтканда билен кузгата. Билен тотып, уфтанып баскычтан менгәндә аякларын ток бәргән сыман була һәм ул кинәт кенә чиләк-көянтәсе белән баскычтан тәгәрәп төшеп китә. Тавышка өйдән килене йөгереп чыга. Чыкса ни күрсен, каенанасы баскыч төбендә тәгәрәп ята. Килен аны үлгән диеп белеп: – Убырлы карчык, теге дөньяга күптән вакыт иде инде сиңа, – дип пышылдый. Маһия әби аның пышылдавын ишетеп тора. Ул хәлсезлектән бащын гына күтәрә алмый. Ә килене, күз яшьләрен агызган булып, капканы ачып, күршеләрне ярдәмгә чакыра: – Әни хәрап булды, әни үлде! Күршеләр, ярдәм итегез, зинһар, ярдәм итегез! Ишегалдына кешеләр кереп тула. Маһия әбине әкрен генә күтәреп өйгә кертеп салалар. Кинәт бер хатын кычкырып җибәрә: – Абау, исән ич ул! Керфекләре селкенә! Маһия әби чынлап та күзләрен ачып җибәрә. Аннан хәлсез тавыш белән: – Йа Ходай, үлем шулай килә торгандыр инде, җан бирүеңне сизмичә дә каласыңдыр,– дип куя. Хәзер инде Маһия әби түшәктән кузгала да алмый. Аяклары авыртудан да бигрәк, күңеле сыкрый аның. Бар юанычы – оныгы Салих кына йөрәк ярсуын баса ала. Әби оныгының нәни бармакларын үзенең учына салып сыйпый да: – Такмак әйтәм, улым, тыңла,– ди. – Идән астында май бар иде. Кем ашаган соң? – Песи ашаган иде. – Песи кайда соң? – Салам астында иде. – Салам кайда соң? – Үгез ашаган иде. – Үгез кайда соң? – Пычак суйган иде. – Пычак кайда соң? – Тимерчедә иде. – Тимерче кайда соң? – Күмерчедә... Әби, шулай оныгы белән мавыгып, аны санарга өйрәтә, әкиятләр сөйли, шулай итеп аз гына булса да кайгы-хәсрәтен онытып тора. Тик әбигә оныгы белән озак юанырга туры килми. Әбинен йогышлы авыруы бар, дип, килен баланы ана якын да җибәрми башлый. Әбигә калдык-постык аш эләксә эләгә, эләкмәсә юк. Ач ятып ул шыр сөяккә кала. Каенанасының түземлеге киленнең ачуын гына кабарта. Беркөнне ул, мәче алдындагы әчеп беткән ашны аның кулына тоттырып: – Мә, тыгын! – ди. Ә хәл белергә кергән күршеләргә: – Кашыктан гына ашатып торам үзен, нинди тәмле азык бар, барысы да аныкы,– дип ялганлый, – теләсә күгәрчен сөте дә табып бирәм. Бераз вакыт узганнан соң, Маһия әбинең эчен боргычлап ала. Эченең авыртуына түзә алмыйча көч-хәл белән генә ишек яңакларына тотына-тотына ишегалдына чыгарга мәҗбүр була. Маһия әбигә әллә урам һавасының шифасы тия, әллә ул терелүгә табан бара, шул көннән алып ул аякка баса. Озак кына уйланып йөргәннән соң бөтенләйгә сеңлесе янына, Казахстанга китәргә җыена. – Улым, мин Казахстанга китәм, әйбәт кенә яшәгез, сеңлем дә үзенә бик чакыра,– ди ул. Шулай итеп, әби Казахстанга китеп бара. Килен иркен сулап куя. Менә дөнья киңәеп кала! Чәй-шикәр бирсәң, кереңне дә, идәнеңне дә күрше хатын юар, мин тәмле ашап кына ятармын, дип хыяллана ул. Маһия әби китеп берничә ай узганнан соң гына, балалар: – Әни, әбиебез кайчан кайта инде? – дип аптыраталар. Бигрәк тә олы малае сагынганга күрә чакырып хат яза. «Әби, мин сине сагындым. Синнән башка әкият сөйләүче дә юк. Тизрәк кайт! Мин көтәм!» Хатка каршы Маһия әби дә хат яза. Өстәвенә, посылка белән күчтәнәчләр җибәрә. Әби китеп өч ел узгач, килен авырый башлый. Бернәрсә дә ярдәм итмәгәч, ире аны райүзәк больницасына алып барып докторларга күрсәтә. – Терелерсез,– ди врач өметләндереп, – тик тиз генә булмас, шактый гына сезгә урында ятарга туры килер, сабыр итәргә кирәк. Авыру хатынны Маһия әби җәфа чигеп яткан түшәккә кертеп салалар... Көннәре алты почмаклы өйдә ялгызлыкта үтә башлый. Өй эче буп-буш, кеше яшәми диярсең. Ире эштә, балалар мәктәптә. Башка шомлы уйлар килә. Ни хәтле рәнҗетте бит ул каенанасын! Ничек тилмертте! Менә хәзер, бер генә йотым су бирүче булсын иде. Күршеләр дә бизде, яратмыйлар Зөлфияне, каенанасының каргышы төшкән аңа, дип әйтәләр ди. Ярты төн уртасында ул төрле куркыныч төшләр күреп, саташып елап уянды. – Сиңа нәрсә булды, ник елыйсың, Зөлфия,– диде ире гаҗәпләнеп, – борчылма, терелерсең, диде бит врач, әз генә түземле бул. – Әни, әнием... Әй әни, энекәем, ничекләр генә түзде икән! Йа Ходаем, ничек түзде икән?! Ә иртән өйдә тагын ялгызы гына калгач, яткан килеш, елый-елый хат яза... Казахстан якларында сенлесендә яшәп яткан әбигә күз яшьләренә манчылган хат килеп төшә. Килен хаты. Башта Маһия әби, ачыргамы-ачмаскамы диеп, кулындагы хатны бик озак кына әйләндергәләп тора. Ниһаять, сеңлесе белән икәүләп хатны ачып укыйлар. Оныкларын сагынып сары сагышка баткан әбигә бу хат җитә кала, ул, сеңлесенең ай-ваена да карамыйча, шунда ук юлга җыена башлый. – Киленне әйтәм, терелә алмам инде, әни, дигән балакаем. Шулай әйтергә ярыймы соң? Гомердә булмаганны. Менә кайткач та ук әйбәтләп тәрбияләрмен үзен хәлемнән килгәнчә төрле үләннәр белән, шифасы тимичә калмас, алла боерса, дип сүзен бетерде әби. Мин аның күзләренә карап уйга чумдым... Булса да булыр икән ап-ак күңелле татар карчыгы!
Нәкыйп КАШТАНОВ.
Чыганак: https://vk.ru/wall-83509391_147734