Аерылу сәбәбе “характерлар туры килмәде”, я “хыянәт”булса, ни әйтер идең, мең тапкыр җиңелрәк чүптәй тоелыр иде. Аларныкы күпкә катлаулырак. Тормышлары чәчкәсез гөл сымак. Мәхәббәтләре җимеш бирмәде. Ярату яралары тирән. Варис белән Лида ун ел бергә яшәүгә карамастан, тупылдатып сөяргә, балалары юк. Баштарак яшьлекләре, мәхәббәтләре белән көчлелектән, җан –тән белән эшкә бирелгәнлектән, моны әллә ни сизмәделәр. Варис үзенең бизнесын ачып җибәрде, эшендә тәрҗемә итәрлек белеме, һөнәре буенча экономист хатыны бар яклап та таяныч булып, ярдәмләште. Акыллы хатын – хәзинә, икең дә тырышкач, тормыш алга барды. Соңрак Варис Лиданың, мәхәббәт агачлары тармакланып, яшь ботаклар җибәрмәвенә боегуын искә алды. Бизнес күпләп табыш китерде. Чит илләргә чыгып, ялга барырга да мөмкинлекләр бар. Шулай да Лида элекеге кебек, кояштай нур чәчеп балкымый. Бала сөясе килә аның. ‒ Әйдә ныклап сәламәтлегебезгә тикшерү үтәбез. Аннан бәбәй алып кайтырбыз,‒ диде Лида, иренең күзләренә ялынулы караш белән текәлеп карап. ‒ Әйдә, ‒ дип ризалык белдерде Варис. Ул бала тууга каршы түгел иде. Яшь тә бара, аны үстерерлек акча да тупланган. Әмма ныклап тикшерелү аларның бергә яшәүләренә нокта куйды. ‒ Сезнең балагыз була алмый, ‒ диде күпне күргән, чал чәчле табиб, Варисның күзләренә керфеген кадап. ‒ Бөтенләй булмыймыни? ‒ дип сорады ир, үтә гаҗәпләнеп. ‒ Бөтенләй,‒ дип җаваплагач, сәбәбен әллә нинди катлаулы терминнар белән аңлатырга тотынды. Варис берни аңламый, врачны тыңлаган кыяфәт чыгарып утырды. Аның башында бары ”Кысыр, кысыр, кысыр!” дигән бер сүз биеде. Сәбәпнең үзендә икәнен аңлагач, алга табан нишләргә икәнен күз алдына китерә алмады. Авызның тәме бетеп, дөньясының яме китте. Могаен, гомерендә беренче тапкыр көчле ир үзен ярдәмчесез сабыйдай тойды. Лидасының ничек өзелеп бала теләгәнен белгәнгә, үзенә бәйләп тотарга хокугым юк дип уйлады. ‒ Лидам, безгә аерылышырга кирәк, ‒ диде, кичке ашны ашаганда. ‒ Нигә?‒ дип, аптырап, нәзек итеп йолкынган кашларын җыерды, чибәрлеккә тиңе юк хатын.‒ Диагноз өчен икән, башыңа кайгы алма әле. Әйе, минем бала табасым бик килә. Ләкин сине бик тә, бик тә яратам, димәк без икебез сөеп, сөелеп, тормышыбыздан ямь табып, рәхәтләнеп яшибез әле. Килештекме? ‒ Килештек, ‒ дип, баш какты хатынына тамчы да ышанмаган ир. Чөнки Лидасының шомырттай кара күзләрендә җаны өзгәләнеп, күңеле әрнүен сизеп, күреп торды. Ул аны читкә тибеп, өйдән куып чыгара да, аерылышыйк дип көчли дә алмый. Варис хатынын үлеп ярата. Чын күңелдән ярата, бу хис еллар үткән саен көчәеп ныгыды. Бу сөйләшүдән соң Лида, хәленнән килгән кадәр, берни булмагандай, кыйланырга тырышты, әмма, күрсәтмичә, елаудан кызарып шешенгән күзләре аны саттылар. Кызганган ире, текәлеп карарга, көч тапмады. Варис Лидасының эш ноутбугында очраклы рәвештә сөйгәненең төрле клиника табиблары белән язып аралашуын күреп калды. Кешe ышaнмaстaйны дөрeс булсa дa сөйләмә икән. Варисның анализ нәтиҗәләре белән танышкач, алдан хәбәрләшеп куйгандай,барсы да беравыздан, берничек ярдәм итә алмауларын белдергәннәр. Ул хатыны белән яңадан сөйләшеп карарга уйлады, китсә аны аңлаячагын әйтмәкче иде, тыелып калды. Якының уйлары белән күктә, аяклары җир тоймый йөргән чагы икәнен тойганын белә торып, күңелен кырасы килмәде. ‒ Лида, үзаллы карар кабул итәрлек булып, үзе өлгереп, җитешергә тиеш. Җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә тиеш. Бала табу яше узып китүе бар. Мин аны мәҗбүрләп тотарга хакым юк, куып та җибәрә алмыйм, ‒ дип уйлап, хатыны ташласа, алдан үзен әзерли торды Варис. Ике айдан артыграк вакыт үткәч, Лида әңгәмә башларлык булып ”өлгерде”. Бу чор эчендә ул танымаслык булып биреште: ябыгып коры сөяккә калды, Варис сокланып карый торган күз төпләренә кара төшеп, бетмәскә әйләнде, кабарып торган чәчләре майланып башына ләпәште. Сүзне сабырлыгы беткән Лида үзе башлады: ‒ Варис, әйдә яхшылап сөйләшик әле. Мин башкача булдыра алмыйм, ‒ диде иренә йомшак кына эндәшеп. ‒ Әйдә, ‒ дип ризалашты бу сөйләшүгә күптән әзерләнгән гаилә башлыгы. ‒ Зинһар кичер, ‒ дип йомшак кына әйтергә өлгергәнче, яңагы буйлап, язгы яңгыр тамчыларыдай эре-эре яшьләре тәгәрәп төште. ‒ Мин башкача булдыра алмыйм. Мин, бала булмау белән килешеп, моңа кадәр яшәгәнчә, шат яшәрбез дип уйлаган идем. Юк, булмый, икән. Үземне берничек кулга ала алмыйм. Күпме тырышып карадым! Килеп чыкмый! – дип, кинәт кычкырып җибәрде ул. ‒ Анализ результатларын әллә ничә врачка җибәреп карадым, ярдәм итә алмыйлар. Әби-чәбиләргә бардым, алар өшкереп биргән нәрсәләрне ашыңа салып ашаттым... Бу сүзләрдән Варисның күнеле болганып укшыды, Лида моны искә алмый, сөйләвен дәвам итте. ‒ Юк берсе дә ярдәм итмәде. Килеп чыкмый да куя. Ятим балаларның фотосурәтләре куелган сайтларын карадым, Әлмәттәге балалар йортына барып килдем, ‒ Лида тамагына килеп терәлгән төенгә чәчәде, ‒ ләкин берсе дә мин дигәнчә түгел. Түгел ‒ бетте китте. Мин аларны якын итә алмыйм. Минем өчен бөтенләй ятлар-читләр, ‒ хатыны тавыш чыгарып, мышык-мышык еларга кереште, сөйләвенең рәте китте. Бер-беренә бәйләнмәгән җөмләләр тезде. Варис сүзсез генә аның кырына килеп утырды, нәзек бармаклы кулларын учына алды, чәчләреннән сыйпап юатты. Лида тынычланып сүзсез калды. Алар язмыш белән килештеләр бугай.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк. 27.02.2020
Чыганак: https://vk.ru/wall-187772453_151291