Барлык яңалыклар
Әдәбият
15 март , 20:42

Хыянәт иткәнем булмады

Мәрдәннең кәефе бүген иртәдән яхшы күренә. 

Хыянәт иткәнем булмады
Хыянәт иткәнем булмады

Эшкә килүгә бераз коллективта эшләүче яшь кызларны үзенең шаянлыгы белән көлдереп тә алды. Ни сәбәпледер бүгенге эш көне Мәрдәнгә тизерәк үтеп киткән кебек тоелды. Кызлар да эштән соң кафега барырга сөйләштеләр,бераз ял итәселәре килә. Мәрдәннең барасы килә, тик өйдә ике бала, хатыны булу күңелендә шик уята. Кичке якта кызлар кафега китеп бардылар, Мәрдән тәмамлап бетерәсе эшләрем бар дип, бераз эштә тоткарланды. Күпмедер вакыт үтүгә Мәрдәннең башына ниндидер уй сукты. Киенде дә ашыга-ашыга урамга чыкты, бер өйгә,бер кафе ягына карап торды да,кызлар планнаштырган якка юл алды. Купме генә атлагандыр, каршына бер танышы Радик очрады. Очрашу кафеда дәвам итте. Кинәт Мәрдәннең кесә телефоны шалтырады, берни булмагандай "хәзер кайтам"- дигән сүздән башка җавап булмады.

Мәрдән инде бу вакытта дусты Радик белән бераз кәефләнеп утыралар иде, яннарында кызлар көлешкән тавышлар да килә. Купмедер вакытлар үткән Мәрдәннең телефонына тагын шалтырау килде, тик ул аны алмады, тавышын кысып куйды да, бәйрәм итүен дәвам итте. Бәйрәмнең нәтиҗәсе, Мәрдән башка бер җирдә уянып китте, хәл юк, баш авырта, әйтерсең тибә-тибә кыйнаганнар. Ни булса да әлегә Мәрдән бернидә аңламый иде.

Тик шулай да башында ниндидер шикле уйлар йөри иде.Торып коридорга чыкса, кичәге хәлләрдән соң тулай торакка эләккәнен аңлады. Аны Радик үз бүлмәсенә яткырган булса кирәк, ә үзе... Мәрдән хәле авыр булса да ,өйгә кайту турында уйлый. Менә сиңа пәрәмәч, матур гына гаилә белән яшәп яткан чагында, кирәк идеме бу?

Мәрдән нәрсә уйларга белмичә күрше бүлмәнең ишеген тартты, анда исә Радик өч кыз арасында йоклап ята иде.Мәрдән кинәт сискәнеп китте, ә мин "нәрсә"- дип җавап бирермен, башына сугып тиз генә телефонын исенә төшерде. Караса телефон тавышсызга куелган, ничәмә ничә шалтырау "хатынга җавапсыз"-/ дип күренеп тора. Мәрдән тиз генә салкын су белән битләрен юып алды да, өс-башларын рәтләгәннән соң, кайтырга чыкты.Тик башында бер уй иде, "нәрсә"- дип җавап бирергә.Шулай да ул башта эшенә керергә уйлады, кичкә кадәр нәрсә булсада уйлармын дигән ниять белән эшендә утырды. Үзенең бүген эштән ничек тә булса алданырак кайтырга кирәклекне дә онытмады. Кич. Мәрдән өйдә,хатын әле кайтып җитмәгән, балалар үзләре генә өйдә. Озак та үтмәде өйгә хатыныннан алда "оятсыз"- дигән сүз керде.

Мәрдән берни дә булмагандай телевизорга текәлеп утыргандай итте, юкса бөтен күңеле белән хатыны Фәрдәнә нәрсә әйтер микән дигән уйга чумылып утырса да. -Ник кайттың? -Бүген дә каласы иде "шулар" янында -дип Фәрдәнә тутырып ачуын әйтеп салды. -Син ни сөйлисең Фәрдәнә- дип утырган урыныннан Мәрдән сикереп торды. -Белеп сөйлим, ник алмадың ул телефоныңны? -Бик эш белән мәшәкатьләнгән вакытың булгандыр инде? Мәрдән балалары янында тавыш чыгарасы килмичә чыгып китәргә җыенды. Ачулы Фәрдәнә яңадан башлады: -Чыгып китәсең икән ике аягыңның берсен дә атламыйсың бу йортка, мин хыянәтләрне кичермәячәкмен. Мәрдән нидер әйтергә теләгән иде, тик утка күмер өстисе килмәде, хатыны басылганчы дип урамга чыгуны кулайрак күрде. -Гаепсез булгач нигә качасың?-дип Фәрдәнә артыннан кычкырып калды. Төн салкынча булуга карамастан Мәрдән келәттә йоклады. Тормыш икенче көнне дәвам итсә дә, өйдә бер атна буе салкын атмосфера хакимлек итте. Мәрдән үзенең гаепсез булуын аклау юлын эзләде. Фәрдәнә дә бик усал булып кылана, әлегә йомшарасы килми. Мәрдән белән Фәрдәнә бик яратышып өйләнештеләр, аларның матур мәхәббәтләренә бөтен тирә-юньдәгеләр сокланып яшәделәр. Мондый көчле мәхәббәт болай гына чәлперәмә килергә тиеш түгел, Фәрдәнә моны үзе дә аңлый. Тик аның эчке дөньясында бераз ирләрне куркытып торырга кирәк дигән уйлар яши, юкса читкә тайпылуы бар. Аерылыгуга барып җитмәгән тормыш Мәрдәннең чирләп китүе белән дәвам итте. Әллә салкын тигән, әллә башка сәбәпләр Мәрдән бик нык йөткерә башлады, аңа пневмания диагнозы куйдылар. Фәрдәнә шәфкать туташы буларак эшнең нидә икәнен аңлады шикелле, бераз йомшарып та куйды. Ә табиблар чынлыкта -Мәрдәннең авыруы бик куркыныч якка үзгәрүе бар -дип искәрттеләр. Мәрдән эчкәртен барысын да аңлап бетермәсә дә, Фәрдәнә чынлап торып барысын да төшенә иде. Мәрдән өйгә кайтмыйча тулай торакта кунып калуы турында Фәрдәнәгә бик нык аңлатасы килә, тик авырып киткәч кенә мескенләнә бу дигән уйлар аны тагын туктатып кала. Фәрдәнә иренең чынлап авыртуын белгәч йомшара төште, чөнки ул Мәрдәнен бик тә ярата. Балалары да әтиләре өчен үлеп тора. Әнисе аз гына тавыш күтәрсә дә тизерәк әтиләре ягына күчәләр.Мәрдән үзе дә "балаларым"-дип кенә тора. Көннәрдән бер төнне Фәрдәнә иренең буылып йөткергәненә уянып китте. Мәрдән әллә саташып, әллә авыруы көчәюеннән бик нык ыңгыраша иде. -Мәрдән, нәрсә булды, хәлең авырайдымы әллә? - дип Фәрдәнә иренә эндәште. -Тыным кысыла, су биреп карыйсыңмы соң -дип әйтүе булды, Мәрдән кинәт түшәмгә текәлеп катып калды. Фәрдәнә тизерәк ашыгыч ярдәм чакыртты.Хастаханәдә Мәрдән аңына килде, тик хәле бик авыр иде. Табибларда үпкәсендә шикле авыру бар икәнен кисәттеләр. Бик озак ятты Мәрдән хастаханәдә, тик яхшы якка үзгәреш тоймады. Фәрдәнә белән сөйләшеп утырганда өйдән чыгып китеп, келәттә кунганда бик каты туңуы турында әйтте. -Минем сиңа хыянәт иткәнем булмады. Дуслар белән артыгын җибәреп, сине борчыйсым килмичә мин аларда кунарга калуым гына бәлкем дөреслеккә туры килмидер.Тик мин сине, Фәрдәнә, бик нык яраттым,яратачакмын.Рәхмәт сиңа улларым өчен. Кичер син мине - диде. Фәрдәнәнең кинәт күңеле тулды, башына әллә нинди уйлар кереп урнашты. Шулай да сүзне кирегә борасы килепме, җәйгә мунчаны карыйсы бар әле-дип сүзен башлаган иде, тик Мәрдән хатынын туктатты. Әллә авыртуын сиздерәсе килмичә, әллә Фәрдәнәнең сүзләрен хуплап, барысын да эшләрбез, анасы- дип өстәп куйды. Мәрдән бу вакытта үз хәлен үзе генә белә иде, күңеле нәрсәдер сизенгәндәй -Фәрдәнә, мин сине бик яратам, без бернинди үпкәләргә дә бирешергә тиеш түгел, син минеке генә, мин синнән башка яши алмыйм. Ишетәсеңме мин сине яратам, мин сиңа хыянәт иткәнем булмады -дип әйтүе булды,'кинәт Мәрдәнгә начар була башлады. Телдән калган Мәрдәнне күреп -Юк,бар да яхшы булачак, кадерлем, ташлама безне -дип Фәрдәнә капланып еларга кереште. Мәрдән бүтән бер сүз дә әйтмәде, ул инде бу дөньяда түгел иде. Бәхетле яшәгәндә үзеңне бәхетсез тою, ялгыз калгач кына гомернең матур мизгелләрен искә төшерү, һәр гаиләгә дә хас сыйфат.Бүген инде Мәрдән юк, Фәрдәнәнең күз яшьләре бәхетле тормышны кирегә кайтара алмый. Юкка гына парлы гомерләрне, канатлы тормыш -дип әйтмиләр.Бер-беребезнең кадерен парлы чакта белик. Тормышта һаман шул бер ялгышлар, абынмасак идек ялгышларда.

Фәнил Ахунҗан.

Чыганак: https://vk.ru/wall-187772453_150766

 

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас