Энем, хатыны, балалары яши. Сирәк кайтам, тик барыбер туган йортны күрәсе килә бит. Энемнең кызы белән мунча кабызырга булдык, энем эштә, килен камыр белән мәшгуль булды. Артка ваткан утыннар янына чыксам, күз алларым караңгыланып китте. Әниемнең гомерлек куна тактасын ваткалап утынга тураганнар! Әллә нишләп киттем. Барып кисәкләрне җыйганда кулларым гына түгел, җаным да калтырагандыр. Үзем елыйм үзем җыям, ә күз алдында балачак. Иртән өйгә тәмле исләр таралган, әни шул куна тактасына эмалированный кәчтрүлдә кабарган зур камырдан нәрсә генә пешермәгән. Соңгысы табаны мичкә тыкты. Эремчек паштеты савытын ялыйм, тәмле бит, сап сары йомыркалы эремчек! Аннан корт тәлинкәсен ялап ялтыраттым. "Кызым нинди гадәт инде ул, әнә бит эремчек паштеты, әнә корт паштеты, ә син эт кебек савыт ялыйсың, син бит кыз бала", дип әни үзе азрак шелтәли, үзе елмая.
Әни аның шунысы тәмле дим..Аннары тамагыма бер кисәк паштет "очыртам" да камыр кәчтрүлен юарга тотынам. Ә иң соңыннан кырып куна тактасын, чип чиста була. Аннары әни киң сөлге белән яхшы итеп сөртә дә чоланга иң өскә кадакланган кадакка элеп куя. Тычкан менмәсен диеп. Теге пешергән паштетлар озакка бармый, бала күп, тагын куна тактасы кадактан төшә. Тагын әни сөртә, мин юам. Мин мәктәптә булсам ул юа. Менә шулай 4 бала шул куна тактасында тәгәрәткән камыр ризыклары ашап үстек. Әни үлгәч, ул куна тактасы белән килен шактый кулланды. Хәзер кирәге калмаган, силиконда камыр тәгәрәтә килен. Кадактан алып энемә биргән, ә анысы куна тактасын утынга тураклаган. Шул тактадагы әни куллары белән тәгәрәткән камыр ризыклары ашап үсте бит ул энем.
Утын өеменнән такта кисәкләрен җыйдым да өйгә алып кердем. Киленгә талашып та әйтмәдем. "Ташлыйсыгыз килсә, миңа әйтергә иде, алып китә идем, әни төсе бит ул" дидем..Миңа ачуланды, энемә дә әйтеп котырткан. Анысы миңа ямьсез сүзләр әйтте. Шулай итеп мин куна тактасы кисәкләрен пакетка тутырдым да кире Казанга китеп бардым. Аны ябыштырып җыеп булмый инде, ташлыйсым да килми, балачактагы кебек яхшы итеп юдым, әни кебек сөлге белән сөрттем дә, бер чүпрәк сумкага тутырып элеп куйдым, әниле балачакның бер кисәге ул. Буа кызлары менә эч серемне бушаттым, рәхәт булып китте. Рәхмәт сезгә кызлар. Исән сау гына булыгыз. Сез халык өчен бик кирәкле, файдалы эш башкарасыз. Рәхмәт сезгә.
Казаннан Р. апагыз.
Чыганак: https://vk.com/acb1n_tatapnap