Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 февраль , 10:35

Сәер кешеләр(ахыры)

Рәҗәп БӘДРЕТДИНОВ.   

Сәер кешеләр(ахыры)
Сәер кешеләр(ахыры)

Менә инде... Язуын яз да... Шатланып чемоданыңнан тартып чыгарып, затлы тышлы китабыңны кулыңа алып, берәрсенә бүләк итәргә дә кыймыйча утыр инде... Әле язганнарын укысалар, үзеңне танысалар бер хәл. Кем танысын инде аны монда? Кем кемгә кирәк заман?! «Мин шул... шул кеше...» – дип әйтә алмый ич инде ул торып басып. Берәү дә танып алмаганда... Үзе дә инде... артык намус саклап бара кайчаннан бирле... китабын өләшергә кыймыйча... Берәү булса...

Малае дөрес әйтә аңа... Соңгы вакытта гел шуны тукый бит атасына. Тыңламый шул. Килешәсе дә килми. Бер караганда... аларның телендә һаман акча, акча. И-и-и, аңлыймыни алар синең сәер җаныңны. Рухыңны. Каләм тудырган серле дөньяңны. Шуларга чумып-чумып рәхәтлек алып яшәргә тырышуңны. Күңел җәүһәрләреңне шулар гына сафландыруын...

«Әти, син бигрәк наивный инде, үзең югары уку йортында укытасың, төннәрен күзеңне тондырып романнар язасың, үзең акча түләп китап итеп бастырып чыгарасың, тагын шуны теләсә кемгә бушка өләшеп тә йөрисең. Бу бит ахмаклык. Хәзерге зманда кемгә кирәк ул?» – дип җанына тия бит атлаган саен улы да. «Яши белмисез сез», – дип дау баса атасына улы. Яшәргә өйрәтә әнә. Йомырка тавыкны өйрәткән күк. Китте заман... Аңлатып кара син аңарга... Йөрәк көчен салып, илһамланып язганыңны, агылган уйларыңнан кырт итеп өзәргә тырышып карасыннар әле... Булмый ул аннан, булмый. Нәрсә әйтсәләр дә, язуыннан гына туктатмасыннар... Әле дә әнә шул китапларын төяп авылга ашыга ул. Туган мәктәбенә. Очрашуга бара. Балалар янына...

Анда танысалар ярый инде. Хәзер бит мәктәпләрдә дә язучыларның туган елларына, кемнең кем булуына тукталмыйча гына шомартып узып китәләр. Күпчелек сәгать саннарын ЕГЭ ашап бара. Анысы мөһимрәк... Тәрбия кирәкми... Язучыны, аның әсәрләрен көчкә аера балалар. Әсәрләрнең кем, кайчак язылганын да белмиләр кайчак. Фотопортретларын такта каршыларына элмиләр дә инде. Искелек калдыгы, янәсе. Бөтен җирдә таш стена, ясалма фәһем, уйлап табылган акыл идарә итә. Кайчак әллә кайчан үлгән шагыйрьләрне дә терелтеп азаплыйлар. Алар булып сөйләшәләр дә хәтта. Кыргыйлык дими ни дисең моны? Баланың башын бутап бетереп... «Соң, ул әле үлмәдемени?» – дип сораса балалар, фәләненче елда мәрхүм булганнарның робот булып атлап китүләрен күреп... Мәктәпләрдәге укытучылар аңлар да үзен... Сөйләгән сүзләрен дә мөкиббән китеп тыңлап та торырлар, тик ишектән чыккач ук онытырлар шул инде?! Кирәксезгә санап... Очрашуга кем килгәнен дә истә калдырмаслар. Бүләк итәргә алган китапларын да күңел өчен генә булса да карап-актарып карасалар ярар иде әле, һич югы тышлыгына кагылсалар да рәхмәт диярсең. Татарча белсәләр ярый да...

Китаплардан акрынлап биеккәрәк шуыша шул адәми затлар. Җирдән аерыла. Корсак шуыштыра. Байлык. Кәгазь-каләмгә ихтыяҗ юк. Укыганнар да укымаганнардан артык та, ким дә түгел хәзер. Шулай булгач, күз бетереп гаджетта утырасы вакытны урлап, синең әкиятеңне укырга алар... Тора-бара әле кәгазь китап бөтенләй калмас...

Рухи азык кемгә дә кирәк анысы. Ата-бабадан калган... Аның үлчәмен алган кеше генә юк бит. Авырлыгын да моңарчы исәпли алган кеше булмады. Рәшә итеп күзаллыйлар да вәссәлам. Кадерен качырдылар берара. Хәзер кайтарулары икеле. Бәлки... Бөтенләй булмас та... китап кибетләре... типография дигәннәре... Офислар заманында. Тик менә хәзергеләр аңламас шул китап кадерен. Әсәр геройларын... Язган романнарыңны кемгә тәкъдим итәргә дә белмәссең. Элек язучы халкына рәхәт булган да бит. Укырга китаптан артык нәрсәсе булмаган халыкның. Беренче шуңа тартылган да. Аннан гына ашауга. Ашау зәхмәте бетерде шул безне. Күзләрне шул томалады. Элек китапларга чират торганнар. Телефон, компьютерлар кергәнче гәҗит-журнал укыганнар. Бер-берсе белән язышып, аралашып яшәгәннәр. Матурлыкны шуннан... китап битләреннән, әсәр геройларыннан, алар язмышыннан эзләгәннәр. Бетте хәзер... бетерделәр... Язучыны сәер халыкка әйләндереп калдырдылар?! Тырыша әле ул да, мескенкәй. Тырыша. Соңгы көченә талпына. Тик кайчанга кадәр чыдар?! Көче, мөмкинлеге җитәрме?!

...Кисәк автобус шап итеп килеп туктады. Уйлар өермәсе дә, сикерешеп йөреп, кире үз урыннарына ипләп кенә барып утырды. Нәкъ шул чакта аның янындагы абзый, чыгарга теләп, алгарак китеп барды. Бераздан төенчеген сыртына салып, тиешле акчасын шоферга сузып төшеп тә калды. Аның янәшәсенә бер ханым килеп утырды. Купшылыгы үзеннән алда йөгерүче чәчрәп торган бу затлы кош тукталышта озаграк торганга охшаган, күрәсең. Хәйран туңып, калтырап беткән. Җиңелчә генә өстенә элгән юка пәлтәсе өстеннән муенына иләмсез зур шарф урап куйган булган үзенә күрә. Шуның белән башындагы чәчләрен каплап куйса ак сакаллы карт буласы да, тик кемгәдер охшашлы күренергә теләп, соңгы моданы бозасы килмәгәндер, мөгаен?! Аңламассың хатын-кыз затын... Кышкы салкында да капрон оек кия алар, чәлтере туңа дип тормый...

– ...мсез, – диде ул, әдәп саклап булса кирәк, «чемоданлы» янына сыенып.

– Исәнмесез, хәерле көннәр, – дип сузды китаплы, ачык йөз күрсәтеп.

– Салкынайта, – диде сөйкемле зат, башындагы шарфын рәтләп.

– Салкынайтсын... Монда җылы, – диде ир кеше, үзара сүз ялганып китүенә куанып. – Кая кайтасыз?

– Каенсар мәктәбенә. Очрашуга. Кемдер килә бугай... Китаплар таратырга... Китапханәчеләрне дә шунда җыялар, мәҗбүри... Шуңа гына барам...

– Э-э-э, – диде ир заты, сүзсез калып. – Кемдер килә диген, алайса. Бу суыкта курыкмыйча юлга чыкканмы?..

– Аларга ни, китап сатып йөриләр. Безгә дә сыларлар әле, сылый алган кадәр...

– ...

Ир дигәнебез эсселе-суыклы булып китте. Ул үзе дә шунда кайта бит инде. Каенсар мәктәбенә... Аны әйтмиләрдер бит инде. Белмәссең... Тагын кем килә икән?! Алай әйтмәделәр дә шикелле... Бетте хәзер... Ләм-мим... Авыз йомылды... Артыгы кирәкми... Аңлашылды...

Алдагы рәттә утырып барган студент-фәлән дип сөйләнгән сөйкемле сөяккә китап илтеп бирү түгел, янына да атлый алмассың хәзер. Шулай тиз генә бөкеләп куйдылар сәерне... китапларын да... Йә ярый, анда да тел бар юкса. Язганнары да аннан-моннан гына әвәләгән түгел. Үзләре оялсыннар. Тик ничек сүз башларга? Ни дип тәмамларга? Башлап җибәрсә, тәмамлаучысы табылыр иде дә... Халыкны да йокысыннан уятып җибәрер иде, китапларыннан да бераз тамар иде әле аннан соң... Авыл дигәч тә, акчасыз ук түгелләрдер әле... «Себерке», «Пар алма», «Язмыш» дигәннәрен укыйлар, диләр бит...

– ...Ыһым, – дип тамак кырып куйды ул башта, кереш сүз урынына туры китереп. – Татар китабының урыны халык арасында дип беләбез, – дигәч, бераз тукталып та торды әле. Аннан алдагы туташка карап торды бераз. Кулына китап тотучының нидер әйтергә азапланганын шофер егет тә аңлап алып, радиосын сүндереп куйды. Тагын шул сүзләрен кабатлады язучы. – Китап укучыларым... Татарларым!.. Яңа гына басылып чыккан китапларымны сезгә дә бирергә телим, – диюгә, алда утырган юан гына абыстай, утыргыч аркылы гына кулын сузып, китапчыга сүзен әйтеп бетерергә дә мөмкинлек бирмичә, язучыдан китап көтте.

– Бушкамы?.. – диде тагын да бер олырагы. – Укырга яратам мин, бушка булса гына алам, – дип тә өстәде. Менә сиңа мә. Акча юлын томалап маташучыларга үпкәсе булмаса да, бераз гына килешеп бетмәгән эш эшләгәндәй итенде ул, колакларына кадәр кызарып. Барыбер бирә бит инде дигәндәй, бер ертлачы, йөгереп килеп, кулыннан каерып ук алды да бүселгән чүпрәк сумкасына итме, колбасамы салган пакетларын аралап, тагын да тыгызлап шунда тондырды. Сыны катты сәер ирнең... Җитмәсә, ике-өчне эләктергән әле. Ник әйткәненә, китап турында авыз ачканына үкенеп, кулына алганнарын кире салып, чемоданын ябып ук куйды. «Бетте... Концерт тәмам, ахириләр. Эшләп ашагыз...»

Назланып кына баручы китапханәче дә урындыгына сеңде. Оялдымы, «китап» сүзен ишетүгә, дөрес итеп авызын ачмаганына үкендеме. Ничек кенә булса да, киренкелекне басарга тырышып, сәер кешегә нидер әйтергә талпынып та карады ул ханым, әле тегеләй, әле болай итенеп. Тик эш узган иде инде.

Язучы күтәрә, дигәннәрдер инде... Күпме авырлык төясәң дә була аңа, чыдата, тарта ала әле, дигәннәрдер... Алай ук булмас да, шулар кавеменнән бит мондагы берәү дә... Язучы ич ул да... Шул һаваны сулый, шуның белән туклана торганнардан. Менә инде... көтүне пычратучылар...

Автобус алдындагы назлы туташка карап барып, никадәр кичерешләр, язарына җим алып утырганда диген әле син. Бетерделәр... башын бутадылар... «Каян шулкадәр җыелган бу сәерләр?.. Җитмәсә, барысы бер булып...» – дип уйларга өлгермәде. Башта – татфак студенты, аннан – аспирант, тагын әллә кемнәргә охшатып күңелне саташтырган, уена кереп кадакланган һәм йөрәк түрендә матурлык алиһәсе булып кереп урнашкан кыз, ниһаять, чыгарга дип торып басты. Сәер адәмнең бөтен игътибары, бар вөҗүде шуңа юнәлде. Сөйләшерме... шоферга рәхмәтләрен әйтә алырмы, тавышын... сөйләмен ишетәсе иде, тигез теш араларыннан челтерәп кенә тамамы, әллә агамы икән ул җиткерәсе сүзләр?! Тагын... әллә ниләр көтте, әллә ниләр уйлап чыгарды аның турында, кыз белән үзенең читтән торып кына аңлашкан, аннан саубуллашкан да әлеге соңгы аерылышуы алдыннан, югалтасы килмичә, әллә нигә борчылды да кебек... Менә сиңа мә... Автобус ишеген җай гына ачуы булды шоферның, тыр-тыр килеп, берни булмагандай автобустан төште дә китте назлы бикәч...

– Акчаңны түлә! – дип кычкырды шофер егет, мондый кыздан гомерендә дә андыйны көтмәгәнне йөзенә бәреп әйтеп.

– Ә-ә-ә, – диде туташмы, ханыммы, бернигә дә исе китмәгәндәй. – Акча... ә акча... мин аны, автобустан төшкәч тә, синең якка әйләнеп чыгып, кулыңа тоттырырга уйлаган идем, – диде ул кыенсынып та тормыйча.

– Бөтенесе исәп-хисапны шушында ясый. Син генә автобусны әйләнеп чыгып бирмәссең инде. Давай ... сум. Аннан әбиеңә сәлам әйтерсең.

Кем дип, нәрсә дип тә әйтергә белми торды сәер ир бу асылкай турында, аптырап бетеп, тирәннән дә уйлап карады... Әле ярый беренче сүз башламыйча торган. Чемоданы белән алып салыр иде башына, китапларын коеп бетереп. Нинди генә адәмнәрең юк синең, йә Ходам... Ярый китап тотып каршысына йөгермәгән әле. Тиле, беркатлы, сәер... Шуңа шатланып та куйды әле карт язучы.

Менә соңгы тукталышка да якынлаштылар. Автобус акрынаюга, акчаларын йомарлап барып, шофер янындагылар исәп-хисапны өзде башта. Алар артыннан башкалар да кузгалды.

– Әйдәгез, – диде язучы китапханәчегә, – килеп җиттек Каенсарга.

– Әллә сез дә мондамы? – дип, чемоданын күтәрешергә теләп кулына алган китапханәче, язучыга иркенләп киенергә булышып.

– Монда иде... Тик сез бервакытта да ашыгып нәтиҗәләр ясамагыз, яме. Язучы халкы белән бигрәк тә. Алайса, минем берәр әсәр героена әйләнерсез дә куярсыз, – диде язучы, бераз шаяру катыш җитди булырга тырышып. Ә иң мөһиме: шушы кыска гына вакыт аралыгында да гомер буена язарлык азык табуына шатланып.

Автобусның килеп туктаганын гына көткәннәр диярсең, бер көтү бала-чага автобусны сырып та алды. «Абый, абый...» – дип, исемен телгә алып, төрлечә төрләндереп сәламли дә башладылар аны биредәге укучылар, дәррәү кубып. Һәрберсенең кулларында шарлар, чәчәкләр. Арттарак чиккән сөлге белән чәкчәк тотканнары, әсәр геройлары булып киенгәннре дә күренде.

Күзләреннән яшьләр атылды сәер кешенең. «Үлмибез әле... үлмибез... Яшибез болай булгач!» – дип кенә әйтә алды ул, кочагына атылган балаларга кадер-хөрмәт күрсәтеп.

Күпме генә артына борылып караса да, янәшә утырып килгән китапханәчене күрмәде ул. «Үпкәләттем, – дип уйлады язучы... – сәер героемны үпкәләттем».

* * *

Бу вакытта бергә утырып килгән китапханәче, кулына язучының авыр чемоданын эләктергән килеш, эчкә үк кереп киткән иде инде. Чемоданын күтәреп өстәлгә утыртуга, аның каршысына басып, олысы-кечесе бердәм булып чиратка тезелеп маташалар иде.

Николай Туганов фотосы.

 

 

Сәер кешеләр(ахыры)
Сәер кешеләр(ахыры)
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас