Барлык яңалыклар
Әдәбият
28 гыйнвар , 10:49

Кем уйлаган?

Сәлим авылга хатыныннан аерылып кайтты.

Кем уйлаган?
Кем уйлаган?


 Шәһәрдә Мәрзиясе белән ун ел яшәп карады. Хатынга йортка керсәң шулай була икән ул.Мәрзия үз әнисе үлгәннән соң , башкача яшисе килә башлады. Сәлимнең йомшак ягын эләктереп алды булса кирәк, минем фатирда яшисең, дип талый ук башлады. Тыныч характерлы булганга Сәлим башта түзеп яшәде, түзмәс иде ,улы Әнәсне бик ярата иде.

Мәрзия үзен иркенлектә тота башлады, эшеннән соңга калып кайта.Соңарак өенә кунаклар да ияртеп кайтырга күп сорап тормады. Сәлимнең сүзләренә колакта салмый, әйтә башласа тавыш чыгара. Сәлим түзеп , түзеп карады да, авылга кайтып урнашырга уйлады.Үзе белән улы Әнәсне дә алмакчы булган иде, барып чыкмалы шул, әнисе бирмәде. Тик шулайда Сәлим Әнәсне ташлап бетермәячәген әйтте. Әнәс әтисен бик яратсада , авылга кайтасы килмәде, әлегә әнисе белән калырга уйлады. Сәлим кайткачта гаиләсен бик сагынды.

Мәрзиягә карата ачуы калсада, улы Әнәс турында борчылып яшәде.Нишлисең вакыт үтә ул, авылда яши башлавына да ярты ел вакыт үтеп тә китте.Көннәрдән беркөнне Мәрзия эчә башлаган, баласын карамый икән дигән хәбәр, авылга да кайтып иреште.Сәлим тиз генә җыенып, улын алырга дип шәһәргә чыгып китте. Килсә ни күзләре белән күрсен, Мәрзия фатирында мужиклар җыеп эчеп ята. Әнәс инде әтисен күрүгә кочагына сарылды. Бу юлы инде Мәрзия ниндидер проблема чишү хәләтендә түгел иде, шуңа күрә Сәлим баласын алып бу фатирдан ераграк китү ягын карады. Кеше үзгәрсә үзгәрә икән дигән уй иде аның башында. Кем уйлаган матур мәхәббәт белән башланган тормыш, шундый хәлгә килеп бетәр дип. Сәлим авылда улы Әнәс белән ныклап яшәп киттеләр.

Әнәс авыл мәктәбендә өченче сыйныфта укый, әтисенә күп эшкә булыша. Тыныч, матур гына яшәп ятканда, Мәрзияне югары каттан ташлаганнар дигән хәбәр тагы бөтен тирә якны биләп алды Нишлисең Мәрзияне җирләгәннән соң, Сәлим беләң Әнәс шәһәргә фатирларына барып урнашырга уйладылар.

Шулай итеп тормыш яңадан шәһәргә әйләнеп кайтты. Тик Мәрзия генә юк. Сәлим күпмедер вакыт үткәч, тагы өйләнеп карарга ниять кылды. Яңа хатыны Әлфия белән өчәүләп матур гына тормышны җайлап җибәрделәр. Әнәс сөенә -сөенә мәктәпкә укып йөри. Әлфия исә бик акыллы, тыныч хатын, Сәлимгә тагы бер малай алып кайтып бирә. Фирдәс тугач тормышлары тагы да тулыланып китә. Җәйләрен авылдагы өйләрендә ташламыйлар, шәһәрдән авылга, авылдан шәһәргә йөреп тагы ун ел гомерләре үтеп тә китә. Әнәскә унтугыз яшь булса, ә Фирдүскә инде ун яшь. Шулай матур гына яшәп ятканда , Сәлим хатыны Әлфия, кече уллары Фирдәсне алып ял итәргә китәләр. Уллары Әнәс олы яшьтә булгач,әтиләренә иярәсе килмичә өйдә кала . Гаилә ун көн матур гына ял итеп кайтырга юлга чыгалар, Әнәстә инде әтиләрен берничә сәгатьтән өйдә булалар дип көтеп тора. Тик ни сәбәп болар утырган такси грузовойга килеп бәрелә. Нәтиҗәдә Әлфия шунда ук вафат була. Сәлим бик каты тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләгә. Ни рәвешледер Фирдәскә бу юл фаҗигасында җиңелчә генә җәрәхәтләр белән котылырга туры килә. Фирдәс бик ныклап аңлап бетермәсәдә, Әнәс бу вакыйганы бик авыр кичерә. Әтисенең аңына килеп исән калуын бары тик ходайга ялварып сорый. Ул инде әтисез дә, әнисез дә яшәп карады, белә ятимлекнең нәрсә икәнен. Шөкер Сәлим аңына килде, озак вакыт дәваланып булса да балалары янына кайтты. Балаларда да рәхәт яшәү өмете уянды. Сәлим үз алдына уйланып куйды, нигә мине тормыш явыз яктан гына сыный микән дип.

Нишлисең балалар бар, алар хакына булсада яшәргә кирәк. Сәлим авыр булсада яшәргә тырышты, балаларны үзенчә тәрбияләде.Олы улы Әнәс әтисенә тагы өйләнеп карарга киңәш бирде, чөнки ул әтисенә ничек авыр икәнен аңлый иде.Сәлим үзе генә ике тапкыр бәхетем булмады, өченчесендә дә генә бәхетле була алмам дип бераз шикләнеп йөрде.Тик бу адымга аңа тагы барырга туры килде.Сәлим тагы өйләнеп карады. Бу хатыны Роза да гаиләгә тиз ияләште. Матур гына тормыш дәвам итте. Менә шулай итеп Әнәстә өйләнеп куйды. Сәлим белән Роза уллары Әнәскә фатирны калдырып кире авылга китеп бардылар. Фирдәс исә тулай торакта торып шәһәрдә укырга калды. Роза Сәлимнән бала алып кайтырга бик теләде, ләкин бу планнары барып чыкмады. Озак та үтмәде Сәлим бабай булып куйды.

Әнәснең кызлары Ләйсән туды.Тормыш тагы да тулыланып, кызыклырак булып китте. Сәлим күп балалы бабайга әйләнеп куйды. Әнәснең гаиләсендә тагы бер-бер артлы ике малай туды. Фирдәс укып бетереп Мәскәүгә китеп урнашты. Тулы сөенечле тормышта яшәп ятканда Розага начар диагноз куйдылар. Бик озак химиягә йөрттеләр. Тик ахыры аянычлы бетте. Сәлим тагын ялгыз.Тик нишләсен язмын кануннарына каршы барып булмый. Балалары, оныкларына сөенеп яши бирде. Мәскәүдәге улы Фирдәснең дә бер кызы, бер малае бар.Шул балалары ,оныклары аны бераз тормышында узган авырлыклардан, кайгыларыннан оныттырып торалар. Тормышында мондый кара полосалар булмас дип кем кистереп әйтә ала. Бар кешенең дә бәхетле яшисе килә дә бит, ә тормыш дигәннәре каршыңа китерәдә куя. Сәлим дә тырышмады түгел тырышты, тик нишләсен. Бәлкем Сәлимне бәхетле картлык көтәдер. Шулай булсын, тормышта хатыннарына начар кеше булмады бит. Оныкларына яхшы бабай булыр, балаларына да әле ата киңәше кирәк. Сәлимнең уллары чынлыкта бик акыллы, тырыш балалар булып чыктылар.

Ныклы гаилә учагын сакладылар, әтиләрен дә онытып бетермәлеләр. Сәлим исә бүгенге көненнән бик канәгать. Алдагысы да шулай гына була күрсен дип ходайдан сорый. Бәлкем рәхәт көннәр картлыкка калгандыр.
Фәнил Ахунҗан

Чыганак: Җан авазы. Шигырь , хикәя, афиша, киңәшләр

 

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас