Низам Кәрипов 1905 елда Дуван районы Иске Хәлил авылында туган. Казан коммунистик университетын тәмамлаган, Бөек Ватан сугышына кадәр Мәчетле райкомы секретаре, Зиянчура районы МТС ында сәяси бүлек җитәкчесе була. Макар районының “Алга” гәзите редакторы була. Журналистлык эше аны “Кызыл Башкортстан” гәзитенә алып килә. Агыйдел” журналының баш редакторы, Башкортстан язучыар берлегенең беренче секретаре була. Бер үк вакытта аның хикәяләре һәм пьесалары дөнья күрә.
Кызганычка каршы, Сталинград янында сугышларда талантлы әдипнең гомере өзелә. Туган авылындагы урам Низам Кәрип исемен йөртә, Уфада яшәгән йортында хәтер тактасы куелган.