Барлык яңалыклар
Әдәбият
19 апрель 2025, 15:00

"Беларусь" төтене

Дусымның шаян истәлеге.

"Беларусь" төтене
"Беларусь" төтене

Берчак шулай көзге  урак башланыр көннәрдә авылларда булып, күп яңалыклар күреп, язып, арып-талып кайтып киләбез. Журналистларның  күзе үткер  аның, һәр нәрсәне күрә белә, берсен  дә читкә куймый. Ул елларда авылларга «кәҗә матае» яки ат белән йөри идек.

   Басу юлыннан район үзәгенә таба юнәлдек. Һавада  иген исе борыннарны кытыклый. Көн кичкә авышты. Арысак та, күңел күтәренке, журналистлар кайгыра белми ул. Менә арыш басуы. Чү! Без иртән дә шушыннан үттек, арышны урмыйлар иде. Әле тезмәләр дә тезмәләр! Кай арада ура башлаганнар? Ул елларда игеннәрне «Беларусь»ка тагылган чапкыч белән чабалар да, комбайннар белән җыеп сугалар иде.

«Беларусь»  якын тирәдә күренмәгәч, мотоциклга басып карадык. Әнә!! Төтене күренә, басуның теге башына җитеп бара. Килгәнен көтсәк, озакка китә. Безгә кайтырга кирәк. Соң инде. Иртән тагын эшкә бит. Әле генә ун-унбиш минут сәбәпсез соңга калсаң, кайбер  начальниклар күрмәгәнгә салыша. Ул чакларда өч минут соңласаң да тәмуг иде.

Ярар, басуы билгеле. Колхозын да яхшы беләбез. Иртәгә телефоннан сорашырбыз әле.

Кайтып киттек. Редакциягә  иртүк килдем дә телефонга тотындым. Бухгалтер белән сәгатьтән артык сөйләшеп, тракторның төсен, механизаторның кем булуын ачыкладым. Кайда укыган, моңа кадәр кем булып эшләгән, Мактау грамоталары ничәү, хатыны кем, чибәрме, балалары турында сорашып, иген уру нормаларын ничегрәк үтәвен, кайчанрак эшли башлавын, кич кайсы вакыттарак эштән туктавын һәм башкаларын ачыклап, ару гына зур һәм шактый җылы итеп репортаж яздык.

Иген басуында уручы механизатор турында башка  фактларны Хаккый дусым бик төгәл язган иде. Репортаж астына икебезнең имзаларны куйдык.

Беренче биттәге репортаж гәзиттә басылгач, тагын шул хуҗалыкка барып, зәңгәр «Беларусь»  тракторчысы Рәшит исемле агайны күргән идем, кулымны кысып рәхмәт әйтте.          

 «Вәт, әй,   бер мәртәбә дә күрешмичә, ничек шулай дөрес итеп яздыгыз ә? Йөз проценты белән чып-чын дөрес, тузан бөртеге кадәр дә ялган юк,– диде ул.

Ай азагында бу материалга мөхәрриребез безне мактый-мактый премия дә бирде әле. Нык шатлансак та, башка чакта  эш батырының үзен бөтенләй күрмичә, сөйләшмичә язмаска сүз бирдек. Ары табан шулай булды да.

 

Журналистика ветераны Әгъдәл Низаевның "Без кичергән кырыс заман" китабыннан.

 

"Беларусь" төтене
"Беларусь" төтене
Автор:
Читайте нас