Барлык яңалыклар
Әдәбият
20 гыйнвар 2025, 09:49

Ал да нур чәч халкыңа...

Күңелләрне яктыртты Шәехзадә рухы

Ал да нур чәч халкыңа...
Ал да нур чәч халкыңа...

Шушы көннәрдә Дүртөйле районы Әсән авылында башкорт әдәбияты классигы, сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышлап зур мәдәни-әдәби чара үтте. Анда республикабыздан, күрше Татарстаннан вәкилләр, районыбызның җәмәгатьчелеге, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, авылдашлары, китапханәчеләр, мәктәп укытучылары, укучылар катнашты.
Бәрәкәтле Әсән җиренең буыннардан буыннарга күчеп барган бай тарихы бар. Биредә билгеле шагыйрьләр, язучылар, әдәбият белгечләре, галим-филологлар, җырчылар туып үскән. Күпләре бүген чит төбәкләрдә яшәп иҗат итсәләр дә, туган якның җәйрәп яткан уңдырышлы басуларына, сокланып туймаслык матур табигатенә, эшсөяр, тырыш, кунакчыл халкына мәдхия җырлый алар. Үзенең чал тарихы булган, телен, милли гореф-гадәтләрен саклап калган милләтнең киләчәге дә өметле, дип ассызыклап үттеләр чарада катнашучылар. Шәехзадә Бабичның якты иҗаты, көчле рухы гасырлар чиген үтеп, барыбызның да күңелләрен яктыртты.
Кунаклар тәү башлап шагыйрьнең hәйкәленә тере чәчәкләр салдылар, авылдашлары «Өмет» мәчетендә Бабичның рухына багышлап догалар укыды.
Тантаналы чара Республика милли-әдәби музееның филиалы булган Ш.Бабич исемендәге музейда дәвам итте. Мәктәп укучылары Бабичның шигырьләрен оста итеп укып ишеттерделәр, кунаклар бөек язучының тормыш юлына, балачагына, ялкынлы иҗатына, революцион эшмәкәрлегенә байкау ясады. Урындагы «Дулкын» әдәби-иҗад клубы әгъзалары да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән – кунакларга үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
Шунысы куанычлы, бүгенге көндә районыбызда Бабичның бәясез әдәби мирасын кабул итеп, үрнәкле дәвам итүчеләр – сәләтле яшь шагыйрьләр, язучылар, журналистлар үсеп килә. Республикабызның, шулай ук Татарстан hәм күрше регионнардагы югары уку йортларының филология факультеты студентлары шагыйрьнең туган ягында, йорт-музеенда булып, аңа үзләренең иҗатын, рефератларын, гыйльми эшләрен багышлый – кызыксынучыларга шуларның барысы турында да музейның бәяләмә китабында укып белергә мөмкинчелек бар.
Төп чара Әсәннең мәдәният йортында оештырылды. Биредә район мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре берлегендә әзерләнгән Бабичның иҗатын тасвирлап, әдәби-театраль күренеш күрсәтелде. Шагыйрьнең образын сәхнәләштереп, район Мәдәният йорты хезмәткәре Денис Мансуров якташларының ихтирамын яулады.
Барысы өчен дә башкалабыз Уфадан hәм шәhри Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар: Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаев, язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, республика «Өмет» гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов, язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белгечләре – Зәки Әлибаев, Лариса Абдуллина, Нурлан Ганиев, Фәния Габидуллина, язучы-галим Галимҗан Гыйльмановның чыгыш ясаулары көтелмәгән күңелле шатлык булды.
Әйтергә кирәк, соңгы ике билгеле шәхес Шәехзадә Бабичның ялкынлы рухы белән сугарылган Әсән авылында туып үскән hәм кечкенәдән үк кумирларының иҗаты нәни йөрәкләре түрендә урын алып, күңелләрен яктыртып өлгергән. Мәктәптә укыганда ук Галимҗан белән Фәния шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән ныклап кызыксынган, аңа багышлап шигырьләр язган. Ул вакыттагы Әсән мәктәбе укытучысы Ганс Хакимов тарафыннан булдырылган данлыклы авылдашлары исемендәге премиянең беренче лауреатлары булуга ирешкән алар.
Шунысы да әһәмияткә ия: Айгиз Баймөхәммәтов һәм Лариса Абдуллина Шәехзадә Бабич исемендәге милли яшьләр премиясе лауреатлары. Бөек шагыйрьнең гомере 24 яшендә өзелгән, Айгиз исә 24 яшендә аның премиясенә лаек булып, Бабичның дәвамчысы булып чыга түгелме?!..
Кунаклар алдында котлау сүзе белән район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов чыгыш ясады. Риф Сәгъдәтулла улы бөек шагыйрьнең иҗаты бәhалап бетергесез әhәмияткә ия икәнлеген ассызыклап, әдәби мирасының үзенчәлекле күпкырлы булуын, аның яшен кебек яшьнәп үткән кыска, әмма татар-башкорт әдәбиятында якты эз калдырган гомер юлын тасвирлап үтте. Әсәндә туып үскән күренекле шәхесләрнең, шул исәптән якташыбыз, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовның бүгенге көндә үзе теләп, махсус хәрби операциядә катнашуын, илебезнең тынычлыгын саклаудагы каһарманлыгы турында бәян итте. Чыгышын йомгаклап, район башлыгы әсәнлеләр тәкъдиме буенча «Бабич сукмагы» исемле сквер булдырылуын әйтеп барысын да сөендерде.
Килгән кунаклар Бабич турындагы тәэссоратларын барлап, быел республика буйлап шагыйрьгә багышланган бихисап чаралар үтәчәге турында сөйләп ишеттерделәр.
Галимҗан Хәмитъҗан улы да үз чиратында шатлыклы хәбәрен җиткерде. Язучы Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең җаваплы заказын рәхәтләнеп кабул итеп, колачын җәеп, берничә ел дәвамында Бабич турында тарихи-документаль роман өстендә эшли икән hәм якын киләчәктә, Аллаhы боерса, аны төгәлләп, нәшер итеп, китап сөючеләргә, якташларына тәкъдим итмәкче. Тантанада катнашучылар тагын бер күркәм чараның шаһиты булды – Галимҗан Гыйльмановка районның Наҗар Нәҗми исемендәге премия тапшырылды.
Шәхсән үзем, мәртәбәле чара кысаларында «Өмет» гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов кулыннан көтелмәгән зур бүләк – Диплом һәм акчалата премия алуыма бик шатмын. Ел дәвамында төрле темаларга язган саллы мәкаләләрем өчен «Өмет» гәзитенең 2024 ел лауреаты булуым очраклы түгелдер, чөнки бүгенге көндә журналистика өлкәсендә яратып аткарган эшем һәм билгеле шәхесләр, үрнәкле гаиләләр
булган якташларым белән горурланам. Язмаларымда аларның катлаулы язмышларын, кызыклы шөгыльләрен, фидакарь хезмәтен чагылдырам.
Кунакларның чыгышлары урындагы артистлар һәм үзэшчәннәр түгәрәгендә катнашучылар ярдәмендә Бабич сүзләренә иҗат ителгән моңлы җырлары: «Башкортстан – гөлбостан», «Мандолина», «Бер минут» «Яз җыры» һәм дәртле татар-башкорт халык биюләре белән үрелеп барып, күңелләргә хуш килде.
Тантанада чыгыш ясаучылар район хакимияте башлыгы Риф Йосыповка әлеге чараларны шундый югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерәләр. Әдәбиятны аңлаган, үзе дә иҗат эшендә йөзгән җитәкче генә шундый мөнәсәбәт күрсәтә аладыр ул, диделәр.
Башкорт халкының рухын үз йөрәгенә сеңдергән, сәяси максатларын тойган, үз чорының каһарман улы булган Шәехзадә Бабич шигырьләре бүгенге көндә үсеп килгән яшь буынга наказ булып яңгырый. Илем, халкым дип янганнарны Ватан онытмый, гасырлар узгач та олылый. Дүртөйледә узган Бабичның кадер кичәсе шуның ачык чагылышы.

Фәнис ГАЛЛӘМОВ.
Дүртөйле районы.

Ал да нур чәч халкыңа...
Ал да нур чәч халкыңа...
Ал да нур чәч халкыңа...
Автор: Лейсан В Ильясова
Читайте нас