Фәйрүз мәктәптән кайтып тиз генә тамак ялгап ала да, әтисе Фәез янына кечкенә алачык – тимерлеккә йөгерә. Фәез абзый – тимерче, куллары алтын, диләр аның турында. Бөтен авыл халкы аңардан тишелгән казан, самавыр, чиләк һәм башка хуҗалык кирәк-яракларын төзәттерә. Ә аңа кем булыша?! Кул арасына кергән улы Фәйрүз инде! Ул, үсә төшкәч, шулкадәр тимер эшенә остарды, әтисе кайвакыт мыек астыннан көлеп:
– Сизәм, сизәм, күп вакыт заказны сиңа бирәләр, минем көндәшем булдың бит син, шельма малай! – дип әйтеп куя иде.
Сигезенче сыйныфны тәмамлаганда ул, ярты потлы кувалданың авырлыгын сизмичә, сандалдагы уттай кызган тимергә китереп суга иде. Атларын дагаларга килгәндә Гадел абзыйга кызы Асылъяр да иярә. Кызыкай, яшь тимерченең көченә сокланып, аннан күзен дә алмый. Чибәр кызны егет тә күреп ала. Менә шуннан башлап үсмер егет белән кыз арасында мәхәббәт уяна. Таза гәүдәле, көчле егеткә армиягә китәргә чакыру кәгазе килгәч, әнисе Фирдания апа:
– И, Фәйрүзкәем, кайчан үстең, күзгә күрендең, кулга тимәдең, – дип күз яшьләренә төелде.
Фәйрүз Краснодар каласына сержантлар әзерли торган мәктәпкә эләгә, аннан соң ДШКга (десант-шторм командасы) билгеләнә. Фәйрүз взвод командирының ярдәмчесе булып Чечен сугышына керә. Бик күп сугышчан операцияләрдә катнаша. Соңгысында – Гудермес шарлавыгында – чечен боевикларының зур отряды аларны уратып ала. Бронетранспортерга мина тиеп, Фәйрүзне биш-алты метрга атып бәрә. Егет һушына килгәндә куллары артка каерылып, йөзтүбән ятканын, дистәләгән солдатлар белән әсирлеккә эләккәнен шәйләп ала. Аның селкенгәнен сизеп, башына автомат приклады белән сугалар, ул тагын һушын җуя.
Аңына килгәч, каршына автомат тоткан боевик килгәнен күрә. Шул вакыт үсмер чакта әнисе өйрәткән догалар исенә төшә һәм ирексездән аларны кычкырып кабатлый.
Изге сүзләрне боевик та, янындарак торган кыр командиры да игътибарсыз калдырмый. Фәйрүзнең мөселман баласы икәнен аңлап, аягыннан сөйрәп, бер якка илтеп ташлыйлар.
Фәйрүз ике ел буена Джахар исемле чечен кешесендә кол булып яши. Ике тапкыр Джахарның кызы 17 яшьлек Фатыйма ярдәмендә качмакчы була, ләкин тотыла. Уң аягының табанын ярып, ат койрыгы кылын салып тегәләр. Ул бер ай буе яшәү белән үлем арасында борыша.
Бераз терелгәч, Фәйрүз Джахарның яшь бичәсеннән туган җиде яшьләр чамасындагы улы Арсланга банка капкачларыннан җил тегермәне, төрле уенчыклар эшләп бирә. Егетнең тимер-томыр эшенә сәләтле икәнен белеп, Джахар үзенә бизнес ясый. Сатарга капка-челтәр бизәкләре, әтәч флюгерлар, кресло-диван каркаслары эшләтеп, күп табыш китерә.
Фатыйма Фәйрүзгә үз телендә язылган мәхәббәт хатлары яудыра торса да, егет берни аңламый. Телне әзрәк төшенә башлагач, алар, ниһаять, аңлашалар һәм бергә качарга ниятләп, бу эшне тормышка ашыралар. Блокпостка җитәргә өч-дүрт чакрым калган була, ләкин артларыннан эзәрлекләгән чеченнарның пулясыннан Фатыйма җан бирә, ә Фәйрүзне безнең солдатлар коткара. Русиянең аналар советының протест декларациясе ярдәмендә Фәйрүз махсус трибунал бүлеге фильтрациясеннән котыла.
Әнисе Фирдания улының билгесез югалгач бетеренә, аның исәнлегенә өметен өзеп, булачак килененә:
–Гомереңне заяга уздарма, яратырдай кешегә кияүгә чык,– дип киңәш бирә.
Җырдагыча, “томырылып, зәңгәр яулык болгап, поезд чаба”. Менә инде ничә тәүлек бер купеда без Фәйрүз белән бергә үз юлыбыз белән алга барабыз, юлыбыз уңармы, юкмы?! Кайчаннан бирле үзенең күргәннәрен сөйләп бетерә алмый ул. Минем ничек тә Асылъяр белән бергә катыша алганнармы-юкмы икәнен беләсем килә иде. Ләкин ул бу турыда сөйләргә ашыкмады. Төнге сәгать уникеләрдә йоклап киткәнмен, иртәнге күлемдә ишетәм, Фәйрүз моңая:
Зәңгәр болыт, сөюемне
Алып кит син тауларга,
Сөю утларында янам,
Сөйгән ярым кайларда?
Шулчак проводница купеларны шакылдатып китә:
– Әзерләнегез, 20 минуттан – Яңа Уренгой.
Мин тиз генә әйберләремне җыя башладым, ә Фәйрүзнең сәфәре Надымга чаклы иде, бугай...
Борис Мәгъсумов,
Борай районы.