Барлык яңалыклар
Әдәбият
22 октябрь , 19:18

Юмористик хикәя: Дәвасы килешкән имеш

Безнең сайтны укып баручы дусларыбызның кичләре иминлектә, кәеф күтәренкелегендә үтсен, дигән теләктә Әгъдәл абый Низаевның бер юморескасын тәкъдим итәбез әле.

Юмористик хикәя: Дәвасы килешкән имеш
Юмористик хикәя: Дәвасы килешкән имеш

Ах-ух итеп, шәп йөрүдән ахры, тыны бетә язып, урамда бер танышым куып җитте. Исәнлек-саулык сорашкач та үзен борчыган төп мәсьәләгә сүзне күчерде.

– Вәт, малай, эшләр бөтенләй начарланды бит әле.Тик син генә ярдәм итәләсең дип яныңа җибәрде бер дусым. Үтенечемне, зинһар дип әйтәм, кире какма, кулыңнан килгән кадәр ярдәмләш. Ну, буламы? Мин дә онытмам, берәр яхшылык эшләрмен үзеңә,.–диеп  сораулы карашын миңа борды.

Мин ни дип әйтергә дә белмәдем. Ни булганын үзе сөйләми торып ничек алдан вәгъдә итәсең? Әллә кулдан килә, әллә юк.

– Нинди ярдәм кирәк булды, минем көчтән киләдерме, күз алдына да китерә алмыйм бит әле, замандаш, – дидем.

– Ярдәм кулы сузардай нәкъ менә син инде ул. Умарталарың исәнме, ни хәлдәләр?– дип нигәдер сүзне икенче агымга күчерде танышым. «Танышым» дигәч тә аны электән яхшы беләм. Юл төзелешендә эшләде, аннан коммуналь хуҗалыкка күчте. Тимер-томыр сыныклары, соңрак үз ихатасында мал тиреләре җыйды. Бер җирдә каравылда торып та азапланды. Кыскасы, эшләмәгән җире калмады. Тагын бер «һөнәре»н беләм – хатын-кызны нык яратты. Хәзер пенсиядә булса да, һаман запаста бер «яраткан»ы бар, диләр. Анысын үзем ачык кына итеп әйтәлмим, гөнаһасына баталмыйм. Иллә мәгәр халык арасында шундыйрак сүзләр йөри. Бүген шундый кешенең миндә ни йомышы калгандыр.

– Әйт,– дидем юлдашыма,– нинди йомыш ул? Бер дә килгәнең юк иде бит әле. Бал кирәксә, мин аны кемгә дә  бирәм.

– Юк, юк, дускай, бал түгел. Анысы үзеңә булсын. Башка берәрсенә калдыр. Миңа икенче әйбер...– ул колакка үрелеп шыпырт кына.– Үле кортларың кирәк. Шуны бир әле берәр зуррак савыт белән.

Менә сиңа, мә!  Яшьрәк чагында нәсел айгыры кебек йөргән кеше белән дус та булганымны сизми дә калдым.

    –Н.Гогольнең «Үле җаннар» әсәрендәге Чичиков  үлгән кешеләрнең исемлеген төзеп, сатып алган. Син дә әллә шуннан үрнәк алып баерга уйладыңмы?

   – Юкны сөйләмә, дус, кеше-фәлән ишетеп калмасын, минеке бөтенләй башкачарак. Кешенеке түгел, үлгән бал кортларының гәүдәләре кирәк. И, всё. Йә, бирәсеңме-юкмы?

– Ярар, килерсең. Күпме кирәк, алып китәрсең. Тик теләсә кая ташлап йөрмә.

Ул ике кул учларын торба кебек итеп колагыма үрелде:

– Ташлый буламмы соң, дару итеп кенә кулланачакмын, артып калса ашар идем әле аларны, яраса, мин әйтәм. Ирлек куәтем бетте бит әле, дускай, ирлегем! Ни хатыным янына яталмыйм, төн буена талашып чыгабыз. Ни туда да, ни сюда, дигәндәй, бер эш тә чыгарып булмый бит. Ни запастагы теге хатын янына чакырмый. Ә үле корт гәүдәләрен бераз гына суда кайнатып, чак кына бал, әз генә  96 процентлы спиртта эретеп прополис кушып төнәтмә ясасаң менә дигән дару була икән. Теге Аденома дигән чир кул белән сыпырып алгандай юкка чыга, диләр. Минем бер танышым шулай ясап авыр хәлдән котылган. Хәзер яңадан өйләнеп була, ди.

Миңа ияреп килде бу. Умарталыктагы ояларны язгы тазарту вакытында җыеп, бер савытка салынган үле корт гәүдәләрен күргәч, моның күзләре дүрт кенә түгел, ун булды дисәң дә ярый. Каплана язды бу. Кесәсеннән полиэтилен капчык чыгарып учлап-учлап тутырды да җеп белән бәйләп зур кара сумкасына салды. Миңа бер ярты калдырды.

– Әйбәткә булсын, дип теләгеңнән ташлама! – диде дә ашыгып китеп барды.

 

Күпме көннәр узгандыр, ансын төгәл генә әйтәлмим. Базар янында машинам белән хатынның эчтән чыкканын көтеп тора идем, теге «дус» дигәнем килә. Мине күреп алгач авызы ерылды, малай. Килеп җитүгә ике куллап күрешеп, аннан кочаклап алды.

– Ну, әй, алтыннарга биргесез кеше икәнсең. Рәхмәт әйтергә өеңә барган идем, балаларың сезнең базарга китүегез турында әйттеләр. Вәгъдә иман, диләрме әле. Һич онытачагым юк үзеңне. Шундый яхшы кеше икәнеңне ник элегрәк белмәдем икән ә?– дип сөйләнә – сөйләнә ул кулындагы әйбер тулы сумкасына тыгылды. Аннан  алтынланган рәсемнәр төшерелгән шешәле аракы чыгарды.– Эш бик яхшы, уңышлы чыккан өчен миннән күчтәнәч, кешегә салып бирмә бер граммын да. Хәзер хатын да тавышланмый, тиргәнми. Монысы аңардан күчтәнәч.

     Танышым тутырылган бройлер тавыгы түшкәсен чыгарып машинага куйды. Хатын рәхмәтен дә әйтергә кушты. Аннан, сумкасына тыгылып шактый гына чокынгач,  импортный савытта ром сузды.

– Монысын теге запастагы яратканым җибәрде. Өйдәге хатын ишетмәсен. Ычкындыра күрмә, башны ашар, бик хәтәр ул. Сиңа гына әйтәм. Үле корт гәүдәләреңне башка кешеләргә бирмә, әллә кайларга ташлама да.Үземә генә бир. Тагын бер дусымның хәле мөшкелләнә башлаган иде. Аны да сиңа җибәрермен әле,– ди теле-телгә йокмый.

  – Кирәге юк, – дидем,– башка сорап йөрмә кеше көлдереп.– Әнә, табипларга барыгыз.

–Һы, икенче көнне бөтен авыл шаулатыргамы? – диде танышым.–  Булмас. Синнән генә дару алачакмын.

Әмма ул башкача килмәде. Икенче берәү белән дуслаштымы,  әллә чире беттеме – яңадан аны күрмәдем. Дәвасы килешкәндер.

Фото: istockphoto.com.

Юмористик хикәя: Дәвасы килешкән имеш
Юмористик хикәя: Дәвасы килешкән имеш
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: