Төбәк җитәкчесе күренекле җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, шагыйрь кызы Әлфия Кәримова һәм Мостай Кәрим гаиләсенең башка әгъзалары, «Бәхет территориясе» һәм «Уфа хосписы» хәйрия фондларының попечительлек Советлары рәисе Каринә Хәбирова, шулай ук Башкортстанның мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Тамаша башланыр алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров тамашачыларны истәлекле дата белән котлады һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримовага Мостафа Сафич мирасын саклаулары өчен рәхмәт белдерде.
— Мостай Кәрим – атаклы шәхес, башкорт халкының чын улы, бөек шагыйрь. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, аның белән аралаша һәм эшли алдым. Ул якты һәм гаҗәеп интеллигент иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, — дип ассызыклады Радий Фәрит улы. — Шунысы мөһим, аның мирасы бүгенге көнгә кадәр саклана. Бөек шагыйрьнең кызы Әлфия Мостаевнага һәм ул җитәкләгән фондка рәхмәт белдерәм. Сез Мостай Кәрим мирасын саклап калу, башкорт телен иҗади үстерү һәм ныгыту, бу искиткеч театрның яшь актерларына ярдәм итү өчен күп эшләр башкарасыз. Мостафа Сафичның бай мирасы бүген яңа мәдәни проектлар өчен нигез булып тора. Шуларның берсе — аның поэмасы буенча спектакль. Режиссерга, актерларга һәм бу премьерага катнашы булганнарның барысына да рәхмәт белдерәм.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.