Барлык яңалыклар
Әдәбият
4 август , 12:00

Иҗатташ дустыбыз истәлегенә: Сәмига Низаева иҗаты

Дустыбызны искә алып.

Иҗатташ дустыбыз истәлегенә: Сәмига Низаева иҗаты
Иҗатташ дустыбыз истәлегенә: Сәмига Низаева иҗаты

Бүген Марис Нәзировны искә алабыз, исән булса аңа 75 яшь булыр иде.

Шагыйрь гомере...

Мин ышанам

Тәнем гүргә кергәндә дә

Садә җаным очар

Галәм иңләп.

Марис Нәзиров

Шагыйрьләрнең шулай булмышы —

Иңнәрендә заман сулышы:

Ил өчен дә яна йөрәге,

Җир өчен дә яна йөрәге.

Яна милләт, теле өчен дә,

Әйтер сүзен әйтеп турыга

Янса яна көлгә калганчы —

Бары ялкынланып яна ул.

Шагыйрьләрнең юк ул үлеме,

Алар бары күккә ашалар,

Якты йолдыз булып кабынып,

Киң Галләмдә юллар ачалар.

Ә җырлары Җирдә мәңгелек,

Йөрәкләрдән урын алалар,

Күңелләргә кереп калалар,

Калалар да — әйдәп баралар.

...Шагыйрьләрнең булмый үлеме,

Шагыйрь халкы бары туа ул!!!

4нче август шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Марис Назыйф улы Нәзировның туган көне. Марис белән тормыш иптәшем, күренекле журналистика аксакалы, Марисның остазы һәм танылган язучы  Әгъдәл Низаев озак еллар дус булып яшәделәр. Студент елларыннан ук беренче шигырьләрен "Игенче" гәзитенең әдәби битенә бирүчесе дә Әгъдәл булды. Хитка әйләнгән "Очмыйча син түзеп кара" дигән җыр-шигыре "Игенче"дә "Йорт казлары "исеме белән басылуы истә.Алгарак китеп шуны да әйтим, яшь шагыйрьнең беренче шигырьләренә Әгъдәл кәламен тидерергә базнат итсә, соңыннан Марис аның "Бал кортлары безнең дусларыбыз", "Туган як чишмәләре", "Без яшәгән кырыс заман", "Бал бабай xикмәтләре" дигән китапларының редакторы булды. Гомеренең соңгы елларында бер урамда яшәдек. Марис кульязмада чагында яңа язган шигырьләрен алып килер иде, бергәләп укый идек. Ул кульязмаларның әле дә бездә сакланганнары бар. Ни аяныч, шагыйрь гомере иртә өзелде.Марис үзенең ихласлыгы, гадилеге, ачык күңеле белән күпләр күңелендә саклана дип уйлыйм. Шагыйрь дустым, сиңа багышлап язылган бер кәлимә сүзем рухыңа дога булып барып ирешсен.

Сәмига Низаева,  «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе вәкиле, Әгъдәл Низаев исемендәге «Яшәү ялкыны» иҗади төркем редакторы.

Автор: Айнур Сафин әзерләде

Иҗатташ дустыбыз истәлегенә: Сәмига Низаева иҗаты
Иҗатташ дустыбыз истәлегенә: Сәмига Низаева иҗаты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: