Барлык яңалыклар
Әдәбият
3 Май 2023, 14:12

Кәкре уаз

Хәйрүш абзый, тел галиме, ял алып, төп нигезенә авылга кайтты. Елга буена килеп басты да, уйга чумды. Чирәм арасында мүкле ташлар күренә – элекке тегермән нигезеннән калган эзләр. Тегермәннең хуҗасы – бабасы Гыйльметдин бай булган. Яр буйлары чүплекне хәтерләтә, елга саеккан, балыклары да юк дәрәҗәсендә. Шуларны уйлап, моңсу гына тора иде, янына авыл егетләре килеп туктады. Барысының да кулында кесә телефоны, колакларында – наушник.Үзләре көй тыңлый, үзләре сөйләшә, үзләре сагыз чәйни, үзләре төкерә.

Кәкре уаз
Кәкре уаз

–Бу урында синең бабаңның тегермәне булган диләр, шул дөресме, Хәйрүш абзый? – дип сорый күрше егет, кордашы Рәхимнең оныгы Альберт.
– Дөрес. Бик күп мал тоткан минем бабам Гыйльметдин. Сөйләүләренчә, үгез сатып баеган да, тегермән салдырган.
Наушниктан тонган колагы ялгыш ишетте егетнең:
– Сүз сатыпмы? – дип сорады.
Башына бу уй, бәлки килмәс тә иде, олылар галим турында, ярым шаяртып, “сүз сатып яши” диләр иде авылда.
Хәйрүш абзый шаян кеше, моңсу уйларын онытып:
– Әйе! – диде чатнатып. – Сөйлимме?
Егетләр, кызыксынып, наушникларын салды.
– Берчак урыслар безнең Патша сарае сүзтезмәсенең икенче өлешен сорамый гына алып, мал асрый торган корылма мәгънәсенә әйләндергәннәр. “Скот в хлеву” дип сөйләшүләре итмәгән, «сарай для животных» дип тә сөйләшә башлаганнар. Бабамның нык ачуы килгән. Урысларның кайсы матур сүзен үзләре кебек хайванга кушарга?!. Шуннан “кушать” сүзен алган да, мал күшәй дигән сүзтезмә керткән. «Аппетитлары бозылсын әле!» –дигән. Безнең халык малның азыкны яңадан чәйнәү мәгънәсендә шул сүзләрне куллана башлаган. Урыслар:
– Гыйльметдинчик, зинһар кире ал бу сүзеңне! – дип ялынганнар. Күп итеп акча китергәннәр. Бабам ничек кенә тырышмасын, сүзтезмәне кулланудан туктата алмаган. Үзләре бит урыслар: “Сүз чыпчык түгел, очып китсә тотып булмый!” – дигән әйтем чыгарганнар. Чыгармасыннар иде.
Урысларны «нәрсә?» мәгънәсендә “что” дигән сүзләре генә бар чак икән. Бу сүз кайбер очракларда мәгънәне тулысынча ачып сала алмый. Бик озак эзләгәннәр яңа сүзне. Берничек тә уйлап таба алмагач, бабам янына килгәннәр.
– Гыйльметдин, синнән башка бу сүзне уйлап табардай кеше юк, ярдәм ит әле! – дигәннәр. – Безнең “кушать” сүзен күшәүгә әйләндергәнеңне дә онытырбыз һәм кенә тотып йөрмәбез.
Бабам бу вакытта тугайда йөри ди. Урыслар аңа мөрәҗәгать иткәндә үсеп итмәгән үләнне чабучыны күреп, аңа сүз каткан мәле икән: «Әллә печән чаба инде?!.»
– Ай, рәхмәт, булды, булды! – дип кычкырган өлкән урыс. – Чаба сүзен урыс рәвешенә күчереп, чего дип атыйбыз!
Болар шул сүзне сөенә-сөенә йөз сумга – ул вакытта бу бик зур акча – сатып алганнар.
Битне төрле төстәге буяулар белән буяп, битлек, костюмнар киеп уйный торган бәйрәмнәренә сүз таба алмый йөриләр ди урыслар тагын. Янә бабам янына килгәннәр. «Гыйльметдин, ярдәм ит!”– дигәннәр. Бу вакытта бабам өсте-башы пычранып беткән, битенә балчык буялган бер исерекне сүгеп тора икән:
– Безнең халык гомер бакый авызына аракы капмаган, чучка булгансың бит, оятың кая? Һай-й-й, адәм мәсхәрәсе!
Урысларга мәсхәрә сүзе бик ошаган. Беркайчан аракы эчмәгән татарның исерек булуына ышанмаганнар. Буянып-сыланып бәйрәм үткәрүедер дип уйлаганнар.
– Булды, булды, мәсхәрә сүзен үзебезчә маскарад дип атыйбыз, бәйрәмгә шул сүзне кушабыз! – дип кычкырган янә өлкән урыс.
Бабама йөз тәңкә биреп, шул сүзне сатып алганнар.
Бу хакта ишетеп, бабам янына французлар килгән. Буш сүз сөйләү мәгънәсендәге сүз кирәк икән боларга. Урманнан утын ташыган карт алашасы аксап кайткан бабамның ачулы чагы булган.
– Йөрисез инде юкны бушка аударып, миңа димәгәе, әллә нинди сүз кушыгыз шунда! – дигән.
– Булды, булды! – дип сөенгән өлкән француз. – Демагогия!
Бабамның “димәгәе” дип әйткән сүзе боларның колагына кереп, күңелләренә хуш килгән икән. Сүзне биш йөз тәңкәгә сатып алганнар. Бу сүз француз теле аша күп телләргә күчкән. Башка тел вәкилләре дә рәхмәт йөзеннән бабама “Өмет” гәзите шикелле “мул” итеп гонорар түләгән.
Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, мин үзем дә сүз саттым. Урысларда «нәкъ вакытында” дигән мәгънәдәге сүз юк чак иде. Бервакыт өч урыс белән бергә УАЗ машинасы көтәбез. Килми дә килми бит теге. Инде китәргә вакыт итте дигәндә генә күренде бу. Карасак, кәп-кәкре. Юеш юлда тайган да, агачка бәрелеп кәкрәйгән икән машина.
– Кәкре УАЗ килде!–дип кычкырдым.
Урысларга ошап китте сүз. Кәкре Уаз дигәнне “как раз”, ягъни “как раз пришел”, дип ишетеп, өч йөз сумга сатып алдылар да, бая әйткәнчә, “нәкъ вакытында” дигән мәгънәдә куллана башладылар. Башта йөз сум гына түләп котылмакчылар иде дә, бик озак тарткалашкач кына хакны өч тапкырга арттыра алдым.
Берчак урыслар Казанга барырга ыенганнар да сәяхәт турында кыска гына сүз эзләп йөриләр.
– Туры Казанга бармакчысыз инде? – дип сорау бирәм саф татарча.
– Менә-менә, булды! – диделәр, туры сүзендә тукталып. – “Ы” авазы артык, аны күплек формасында кулланырбыз. Тур сүзеннән дә яхшы сүз юктыр!
Бу сүзне дә өч йөз сумга очырдым.
Шуннан бирле рекламада “Туры в Казань”, “Туры в Москву”, “Туры в Золотое кольцо” дип язалар. Белмәсәгез, белеп калыгыз: ул мин әйткән туп-туры бару сүзеннән килеп чыккан.
– Сүз сатып баегач, акчаң күптер инде? – дип сорады Альберт.
– Юк шул, энекәшләр, туксанынчы елларда инфляция ашады, – дип җавап бирде Хәйрүш абзый. – Бабайга килгәндә, сүз саткан акчага яшь ат, тимер сука, сабан, ашлык суккыч машина алып, баеп киткән, шуннан тегермән салдырган, ул тегермән эзләре елга буенда һаман да бар әле. Тик ул да рәхәтен озак күрә алмаган. Кулак мөһере сугып, сөргенгә җибәргәннәр бабамны.
Тыңлап бетергәч, егетләр наушникларын яңадан киделәр, чукраклануларын һәм манкортлануларын дәвам итеп, яр буйлап киттеләр.
Эх, заманалар, әй, куласа дөнья!...

Илдус Тимерханов.

Читайте нас: