Шуңа карамастан, үтә таныш аваз мине тәрәзә янына әйдәде. Әнә, өрфиядәй ап-ак челтәр аша, каршы йортларның тәрәзәләрендә берән-сәрән генә утлар януын күрәм. Әһә, җил тавышы икән ләбаса! Дәвер-чорларда җир шары буйлап исеп, күңеленә барысын да тутырадыр җил. Анда – тарих! Анда – үткәннәрдер. Ә киләчәк бармы анда?! Бардыр, бардыр. Нигә миндә икеләнү соң? Кистереп кенә бар дип әйтә алмыйм. Нигә?!..
Караватыма килеп яткач та, озак кына йоклап китә алмадым. Киң урамда һаман җил йөгерә. Күргәннәрен-белгәннәрен-үткәннәрен чәчеп йөгерә түгелме соң? Әйе, әйе, ул чәчә ала. “Җил чәчкәнне давыл урыр”, диләр бит. Ә минем җилем үткәннәремне, томанлы күңел чаршавын ертып, аның эченә тутырды. Алар көн артыннан көнгә, төн артынча төнгә ияреп, тамырланып, күңелемнең түрендә күтәрелеш алалар.
Каршыда биек-биек йортлар. Алар эчендә – миллионлаган хәтер-хатирәләр. Алар чәчелми-таралмый. Әлегә алар татлы йокыга талган. Әй, җил, нигә мине йоклатмыйсың? Миннән тагын-тагын да хәтер битләрен ачтыра башлыйсың соң? Нигә?.. Нигә?..
Резеда Шакирова.