Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 февраль 2023, 10:36

Кайтам яшьлегемнең таңына

Иртән торып, кызлар өй эчендә, малайлар ишек алдында юынып алгач, өстәл артына сыялганча тезелешеп утырып чәй эчеп алдык. Кемнеңдер күмәче, кайсыларның ак икмәге бар. Минеке, акча ягы тар булгач, кара икмәк инде. Чәй – әбекәйнеке. Ул барыбызны да бертигез күрә. Безне үз оясына кунаклатуы да акча эшләп калу ниятеннән генә түгелгә охшаган. Кем аның йортының капкасы аша атлаган, шуларның барысын да керткән. Теләкләрен кире какмаган. Күңеле киң булгач, өйдәге кысыклык нәрсә инде ул?! Ризасызлык белдерүче юк. Киресенчә, шатбыз, күңелебез көр. Барыбыз да иртән чыгып китәбез дә кичен генә әйләнеп кайтабыз: консультацияләр, имтиханнар, аларга әзерләнү...

Кайтам яшьлегемнең таңына
Кайтам яшьлегемнең таңына

(Дәвамы).

Композитор абый
Конкурс бик зур: игъланнар тактасында 14 исемлек эленеп тора. Иләктән үткәннән соң бер исемлек кенә торып калырга тиеш, диләр.
Башта музыкага сәләтең барлыгын тикшерәләр. Бу имтиханны композитор Карам ага Әһлиуллин алды. Тәүдә ул миңа карандаш тоттырды һәм, кулындагы таякчыгы белән шакылдатып, миннән ритмик миниатюралар кабатлатты. Өйдә тас төбен барабан итеп каккан малайга бусы авыр түгел инде ул аның. Тәҗрибә бар барабан кебек әйберләрне шак-шок китерергә. Нинди малай андый гына нәрсәне белмәсен ди инде. Шакылдыйм. Карам ага да шат. Торган саен миниатюраларны катлауландыра барса да, мин, ритмнарны төп-төгәл шакылдатып кына торам. Композитор абыйның йөзе дә яктырганнан яктыра бара. Минем шакылдауны ошатты бугай: бу эшне туктатты.
Чират буенча музыкаль ишетү сәләте тикшерелде. Монысы инде авыррак. Пианино клавишаларына басканнан чыккан тавышларны, «а» авазын эшкә кушып, «көйләп» күрсәтергә кирәк. Минем «а-а-а»ны ишеткәч, композитор абыйның елмаюы бераз сүрелде. Ул “ааа”да көй- фәлән булмады, ахры.
Өченчесендә җыр җырлап күрсәтергә кирәк икәнен алдан ук теге миңа җибәрелгән хаттагы белдерүдән укып белә идем. Җәй буена сыйныф җитәкчебез Оля апа өйрәткән «Салют бирәбез» дигән җырны кабатлап,үземчә репетиция ясап йөрдем. Шуны «җырлап» күрсәттем абыйга.
– Мин бу җырны белмим бит әле, улым. Икенче берәр җыр җырлап күрсәтмәссеңме? – ди ул миңа.
Мәсәлән, «Ал итә, итә, итә; гөл итә, итә, итә; яннарыңа барыр идем ял итә, итә, итә» дигән җырны. Әлбәттә, беләм. Күп тапкырлар ишеткәнем бар аны. Җырлау өчен дә җиңел җыр ул. Шуны җырлаганда көйсез булуың да бик ул хәтле ярылып ятмый...
Карам ага мине бу сират күпереннән үткәреп кенә калмады, башка имтиханнарымны биргән саен да хәлемне сорашып торды. Аның шушы дәресләре кешелеклелек һәм кечелеклелек эталоны булып әле булса күңелемдә саклана. Бу дәресләрдән мин тагын бер фәһем алдым. Педагог өчен матур эчтәлекле, йогынтылы һәм нәтиҗәле дәресләр бирү генә җитми. Яхшы белем бирү педагогның иң беренче, иң төп вазифасы түгел әле ул. Укытучының төп вазифасы – кешелеклелек үрнәкләре күрсәтү, шул үрнәкләрне укучыларының күңеленә ялгау һәм шул ялгауны кадерләп үстерү. Моны бары тик тере, чын педагог кына эшли ала. Ул сыйфатларны китап укып та, сәнгать әсәрләре аша да, интернеттан да – гомумән беркайдан да алып булмый. Бу сыйфатлар укытучының балалар белән педагогик аралашуы вакытында гына үсәләр.
Педагогны башка беркем дә, бернәрсә дә алыштыра алмый. Төрле заманча технологияләр, методлар, системалар – бары тик ярдәмче чаралар гына. Алар вакыт даирәсендә дистәләре белән бер-бер артлы алышынып кына торалар: туалар, хезмәт итәләр, үләләр... Педагогик акылны беркем дә һәм бернәрсә дә кысрыклап чыгара алмый.
Бер вакыйга хәтеремнән китми. Вузда сызым буенча кабул итү имтиханы үткәннән соң, абитуриентлар эшләрендә җибәрелгән хаталарын карарга киләләр. Шуларның берсе, эшен карагач, елап ук җибәрде. Өченче тапкыр килдем бит инде, тагын шул бер балл җитми кала, дип яшь түгә, бичара. Эшен яңадан карап чыктым. Бәя дөрес куелган. Шулай да бер хатасын икенчесе белән охшаш дип карасаң да була. Ул чакта ике хатаны бергә әйләндерергә мөмкин. Апелляция комиссиясенә гариза язарга тәкъдим иттем. Бу – минем өстән жалу яз, дип абитуриентны котырту кебегрәк була булуын...
Комиссия абитуриентның эшен карап, куелган бәягә бер балл өстәргә карар чыгарды. Бик тырышып укыды бу студентым. Шулай ук тырышып, зур уңышларга ирешеп, инде менә ничә ел укытучы булып эшли. Эшендә бик яраталар үзен. Теге бер балл аркасында менә дигән укытучыны югалткан булыр идек. Карам ага тәрбиясе ярдәм итте...
БДИ системасы эмпатия дигән нәрсәләргә: кешенең хәленә керүгә, профессиональ сыйфатларын күрә белүгә һәм шәхестәге индивидуальлеккә, кеше психикасының үзенчәлекле булуына битараф. Моның белән профессиональ мәктәп бик күпне югалта. Беренче чиратта, абитуриент чакта ук күпләрдә һөнәргә битараф булу хисе ныгынып кала. Диплом, акча, мәртәбә кебегрәк мотивлар өстенлек ала укырга кергәндә.
Җансыз БДИ материаллары белән укучы арасында рухи бәйләнешләрнең булуы мөмкин түгел. Ул бәйләнешләрне композитор Карам ага Әһлиуллин кебек киң күңелле, эчкерсез шәхесләр генә тудыра һәм үз мисалында укучыларының күңелләренә дә сыйфатлы кешелеклелек орлыклары сала ала. Алар озак көттерми шытып чыга, шәхси сыйфатка әйләнә, социум шартларында үсә, ныгый.
БДИ нәтиҗәләре әйбәт булсын дип, укытучылар да программа материалларын өйрәнүне икенче плангарак күчереп торырга, укучыларны тырышып-тырышып КИМнардагы биремнәрне, кем әйтмешли, кроссвордларны чишәргә өйрәтергә мәҗбүрләр. Мондый «муштра» балаларда иҗади сәләт үстерә алмый, билгеле.
Мария Шәеховна
Икенче имтихан урыс теленнән иде. Татар мәктәбендә атнага берничә сәгать кенә кергән дәрестән башка урында бер авыз да урыс сүзе ишетмәгән миңа – бу бик авыр сынау.
Диктант язабыз. Аудитория зур. Әйтеп яздыручы укытучының һәр сүзе, диварларга сугылып, әллә ничә кайтаваз булып ишетелә. Мәктәпне бетерүем турындагы таныклыкта гел бишле билгеләре генә булса да, урыс телен белүемнең чамалы икәнен Бәләбәйдә тиз аңладым.
Училище бинасы алдында чуваш малайлары басып тора. Алар, миннән аермалы буларак, урыс телен яхшы белә.
–Откуда идешь? – дип сорыйлар тегеләр.
Мин «пришел» дигән сүздән «приехал» дигәне матуррак яңгыраганга:
–Из почты приехал, – дигән булам.
Почта әнә бит: бер кул сузарлык арада гына тора. Тегеләр, гаҗәпләнеп:
– На чем? – дип сорыйлар.
Мин:
–Пешком, – дип җавап бирәм.
Көлешәләр...
Билгеле инде, шундый белем белән диктантны «3»тән артыкка яза алмаганмын. Кәеф төште. Карам абый минем сөмсерем коелган йөземне күреп, бирешмәскә өндәде. Аталарча юатты. Алга атларга кушты.
– Мин азакка кадәр имтиханнарымны бирәм, – дидем.
...Рус теленнән түбән әзерлекле булу аркасында беренче семестрда бу тел миңа бик авыр бирелде. Кон-
троль эшләр дәфтәрендәге кызыл хәрефләр теләр-теләмәс кенә азайды. Яңа елга табан гына “өч”ләр күренә башлады.
Икенче семестрда урыс теле һәм әдәбиятын Мария Шәеховна Бикбулатова укыта башлады. Безнең өчен ниндидер күнегүләр системасы әзерләсенме, язу машинкасында карточкалар басып, төшереп калдырылган хәрефләрне, тыныш билгеләрен куйдыртсынмы, башка әллә нинди кызыклы һәм эффектлы эш төрләре бирсенме...
Рус телен дә, әдәбиятын да без әйбәт үзләштерә башладык. Миндә дә башта “өч”леләр, аннан тиз арада “дүрт”леләр дә күренә башлады. Диктант, иншаларны да уңай бәяләргә яза башладым.
Шулай итеп, Мария Шәеховна грамотасы бик чамалы булган мин-малайны рус телен ныклы “дүрт”кә белә торган укытучы итеп чыгарды.
Мария Шәеховна биргән төпле белем укытканда гына түгел армиядә хезмәт иткәндә дә, вуз һәм аспирантурада укыганда да бик зур файда күрсәтте. Әгәр урыс телендә мәкаләләр, китаплар яза, диссертация яклый алу биеклегенә күтәрелә алганмын икән, моның нигезе педучилищеда Мария Шәеховна тарафыннан ныклы салынганын мин яхшы аңлыйм. Аның дәресләрендә баштан ук эш атмосферасына кереп чумасың, эш төрлелеге сине үзенә тарта, тик утырырга бер минут та вакыт юк. Ә урыс әдәбияты дәресләре үзе бер могҗиза!.. Рәхәтләнеп бәхәсләшәбез, ярыша-ярыша сәнгатьле итеп шигырьләр укыйбыз…
Педучилищены тәмамлагач та хатлар аша Мария Шәеховна белән хәбәрләшеп тордык.
Мөхәммәт Рафикович
Имтиханның өченчесе – математикадан. Парта артына алты абитуриентны берәрләп кенә утырталар. Билет саен өч бирем: берсе – арифметикадан, икенчесе – алгебрадан, өченчесе – геометриядән.
Алгебра белән геометрия сорауларына җавапны табу өчен башымда озак казынырга туры килмәде. Ә менә арифметика мәсьәләсен чишеп кенә булмый бит!..Борчылуымны тышка чыгармаска тырышып, эчтән генә бәргәләнәм-суккаланам. Бирешмәскә!..Туктале, мин әйтәм үземә-үзем, алгебраик юл белән чишелмәсме бу нәрсә? Чишелде, чишелде шайтаның. Ургылып эчкә җылы керә башлады. Җавабы булгач, арифметик юл белән дә чишеп ташладым тегене.
Имтиханны Мөхәммәт Рәфыйк улы ала. Бик усал кылана, каһәрең. Бар җавапларны бүлмәнең бөтен бер диварын биләп торучы озын кара тактага яздыра да, кулга күрсәткеч таяк тоттырып, ничек мисал-мәсьәләне чишкәнеңне сөйләргә куша. Ул вакытта аның безне шулай җәфалаганы артык булып тоелды.
Хәзер аңлыйм, ул безнең педагогик сәләтебезнең барлыгын-юклыгын капшап караган, күрәсең. Дәрес бирүнең бер элементы бит инде бу.
(Ахыры бар).
ГАНС ХӘКИМОВ.

Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас: