Барлык яңалыклар
Әдәбият
21 декабрь 2022, 11:05

Безгә акча гына, ә сиңа грамота!

Телефон, һәрвакыттагыча, көтмәгәндә һәм кинәт шалтырады. Эчтән генә, кемгә кирәкмен, дип сөйләнде мәктәп директоры Саттар Гали улы Ялмурзин. Мәгариф идарәлегеннән укуны нәтиҗәлерәк итү бүлеге мөдире Назия Зөфәр кызы шалтырата, имеш. Аңа ни кирәк тагы?!

Безгә акча гына, ә сиңа грамота!
Безгә акча гына, ә сиңа грамота!


– Саумысыз, Наҗия Зөфәр кызы, –дип такылдыды Ялмурзин. –Әйбәт булды әле, үзем Сезгә барып чыгарга тора идем.
– Саумысыз, килегез, безнең ишек һәрвакыт ачык, – диде мөдир. – Сезгә нигә шалтыратам, бәләсезме?
– Юк, – дип сагайды Ялмурзин.
– Динә Дамир кызы Сәфәрова сездә укыта бит әле. Шул укытучы буенча шалтырата идем.
– Менә минем дә сүзем аның хакында.
– Ә Сәфәровага ни булды соң?
– Әлегә булмады, ләкин булуы ихтимал.
– Ягез әле, Саттар Гәни улы, шул урында җентекләп һәм...
– Сәфәрованың тәртибе безне шикләндерә. Кушылганнан башкасына да тотына, эш кушсаң, кырык сүзгә җитә. Шул кыздан берәр төрле котылып булмас микән?
– Белмим-белмим, Динә Дамир кызыннан сезгә котылу кирәк микән?..
– Нәрсә булган? – дип сагайды тагы да директор.
– Бик әйбәт булган. Аның башкорт телен һәм әдәбиятын заманча укыту-тәрбияләү үзәге беренче урынны алды һәм ул премиягә лаек булы.
Саттар Гали улы телсез калды. Нәрсә әйтергә дә белмәде. Шулай да сүзен тапты.
– Без өйрәткәнгә җиңде. Көн саен таләп итәм бит: яңы институтны тәмамлап килгән баланы шул дәрәҗәгә күтәрдем. Моның нәтиҗәсендә безнең тырышлык ята инде.
– Нәтиҗәнең кем хезмәте икәне билгеле, – диде мөдир. – Премия хакында әйттем, кемнәр катнашкан, лаек дип табасыз, гадел генә итеп бүлегез. Исемлекне барлап, тиз арада җибәрегез.
Директор барысын да җыеп алды һәм сөенечле хәбәр җиткерде.
– Күптәнге гадәт буенча иң башта уку-укыту эшләре буенча урынбасар сикереп торды:
– Котлыйбыз, хөрмәтле Саттар Гали улы! Сезнең таләпчәнлек, эшсөярлек нәтиҗәсе. Көне-төне йөрүегез өчен аз дигәндә ике оклад Сезгә язылырга тиеш.
Иптәшләр чәбәкәй итте, ә директор сүлпән алкышлаганнарны шым гына барлап утырды. Тыныч кына итеп: “Рәхмәт, рәхмәт, хөрмәтле коллегалар. Мин җитәкче буларак, ике окладтан күбрәккә дә дәгъва итә алам, ләкин төрле кеше бар, ошатмаслар, килештермәсләр, берәү миңа таман булыр. Икенчсен урынбасарыма бирик. Минем кабул итү бүлмәсендә утырган кызыкай да матур итеп киенеп утырырга тиеш, аңа бер оклад куйыйк.
Шулвакыт чүпрәген уңлы-суллы сөйрәп, Ямал түти килеп керде:
– Харап нык эшлисез,– дип идән юарга тотынды. Колагының чите белән генә премия бүлешү хакында сүз баруын ишеткәч. – Ә ул балалардан соң кем идән юа? – дип директорның каршысына килеп басты.
Коллектив идән юучыга да бер 5 мең тиештер, дигән карарга килде.
Пешекче Сәрби әби чәй китергән арада өч меңне үзенең файдасына яздырды.
Мөлдерәп утырган Мәхмүт картны да онытмадылар. Гомер буе шунда каравылчы булып эшләгән, дөресрәге йоклаган картка мең тәңкә таман булып калды.
Шул вакыт директор Динә Дамир кызының җыелышта юклыгына игътибар итте.
– Үзе кайда йөри? Ни өчен юк? – диде директор. – Кайда ул?
– Районга киткән, – диделәр.
– Тәртип аксый, үзегез күреп торасыз, – диде директор, үртәнеп. – Кем рөхсәт иткән?
– Нәтиҗәле укытуны яхшырту турында сөйләшергә чакырганнардыр, – диде директор урынбасары.
– Ярар, сөйләшсен, тырышсын, ә без аңа ярдәм итәрбез. Барыбер бездән ерак китә алмаячак.
– Аңа күпме языйк? – диде урынбасар. – Аңа да бераз премия тиештер ул?
– –Әлбәттә, сүз дә юк, аңа да тиеш! – дип шаулаштылар премиягә лаек булганнар.
– Бүлешергә күпме калды әле? – диде директор.
– Динә Дамир кызына төгәл мең тәңкә калды.
–О-о мул гына калган! – диештеләр. – Без аның яшендә премия түгел, “П” хәрефен дә күрми торган идек.
– Ә Динә Дамир кызына болай да мул эләгә, – дип елмайды директор. – Менә Мактау грамотасына аның фамилиясе язылган. Әйдәгез, без аны линейка җыеп, аның үзенә тапшырабыз. Мондый грамота эләксә әле, һәрберебез “эһем” дияр иде.
– Ничек дөрес әйтәсез, Саттар Гали улы! Динә сеңелкәшнең күпләп акча алу көннәре алда әле. Эшләсен, эшен күрсәтсен, премиясен дә түләрбез,–диде урынбасар.
Барысы да куанышып өйләренә таралышырга тиеш иде. Шул вакыт очып-кунып Динә Дамир кызы килеп керде.
– Менә, Динә Дамир кызы, – дип җитди генә сөйли башлады мәктәп директоры,– безнең ярдәм белән җиңү яулап, зур эшкә тарыттың, премиясен чак бүлеп беттек.
Динә Дамир кызы башта аптырап калды.
– Юкка мәшәкатьләнгәнсез, миннән мәгариф начальнигы: “Яулаган җиңүегез өчен киләчәк акчагызны премия итеп өләшикме әллә яңа техник чаралар алуга тотыныйкмы?” – дип сораган иде, мин ике дә уйлап тормый, икенчесен тәкъдим иттем.
Киңәшмәдә катнашучылар барысы да “аһ” итте. Һәрберсе үзен кесәсеннән мул гына акча төшереп калдырган кебек хис итте...


Рәлиф Кинҗәбаев.

Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас: