Барлык яңалыклар
Әдәбият
27 октябрь 2022, 14:18

Их, син, күңелсезем минем!

Тәүдә Иделне калдырдылар, азак Диләне озатырга китте.

Их, син,  күңелсезем  минем!
Их, син, күңелсезем минем!

Тәүдә Иделне калдырдылар, азак Диләне озатырга китте.
– Я, ярый, – диде хушлашып Дилә. – Машинаң бар, кәләш тап, гөрләтеп туеңны үткәрербез!
Азат тыйнак кына көлеп куйды.
– Әллә, машинамны охшатырлармы икән? – диде ул. – Кәләшләргә бит хәзер текә автомобиль, зур фатир, югары эш хакы кирәк.
– Шулайдыр, – дип ризалашты Дилә шаяртып.– Менә миңа машинасыз, фатирсыз, акчасызы да табылмый әле.
– Үзең теләмисеңдер, – диде Азат һаман шаярып.
– Теләп кенә, нәрсә чыгарыйм инде, фатир яллыйм, инженер гына булып эшлим, эш хакым түбән, машинам түгел, үз гомеремдә велосипедым да булмады.
– Әллә бүген хәл итеп куябызмы?
Дилә дәшмәде, нәрсә әйтергә дә белмәде. Ул, әлбәттә, көтә, өметләнә, хәтта планнар кора, ләкин арлы-бирле сүзләр ишетәсе түгел, ниндидер зуррак, югарырак хис-тойгылар кичерәсе килә. Күреп тора, Азат ышанычлы, таянырлык егеткә охшаган. Тик гаилә кору өчен ул гына җитәме?
– Танышуыбызга алты ел, бергә укыдык. Миңа бер генә егет ошады. Мин аны гына көттем. Үземчә уйлый торган идем: минем бу елларым әрәмгә үтмәде. Мин аны көтеп, дөрес эшләдем, мин аңа кирәклегемә төшендем. Кем, дип сорыйсыңмы?
– Ул кеше мин булырга теләр идем, – диде Азат, тавышы хәтта калтыранып китте.
– Син, әлбәттә, башка кем булсын? Тик әле булса аңламыйм, әллә син мине көтәсең, әллә сыныйсың?
– Мин сиңа шул сүзләрне әйтергә теләгән идем, – диде Азат.
Үзеңне дә, мине дә алдама, – диде Дилә. – Ышандырырга да тырышма. Без синең белән яшь-җилкенчәк түгел хәзер. Мөнәсәбәтләр дә бөтенләй икенче төрле корыла. Беләсеңме, Азат, университетта укыган чакта ук “миңа өйләнсә ярар иде” дип тели торган идем. Менә шулай. Калганын үзең аңла. Мин әйтер сүземне әйтеп беттем.
Азат арткы утыргычтан зур чәчәк гөлләмәсе чыгарып, кызга тоттырды. Шунда ук кызның кәефе күтәрелде . Азат эндәшми генә ике куллап уң кулын тотты, никах балдагын кидерде һәм : “Миңа кияүгә чык, Дилә!” – диде.
– Син ризамы?
– Әлбәттә, риза!
– Хәзер нәрсә эшлибез инде? –диде Азат. – Гадәттә , кызы белән егет шул сүзләрдән соң озак итеп үбешә...
– Арытаба нәрсә эшлибез? – диде кыз егеткә, кыюрак бул, дигән кебек.
Егет кинәт уянган кебек булды.
– Әйдә, без никах укытыйк?
– Никах укытыйк? Нигә? Бик шәп тәкъдим! – диде кыз. – Кайчан, дисең?
– Кирәксә, бүген, хәзер үк.
Егет машинасын Тукай урамына борды.
– Хәзер мәчеткә барабыз.
Тукай мәчетендә кеше таралмаган иде әле. Егет яшьрәк мулла янына килеп, колагына пышылдады да учына мең сум салды һәм: “Безгә никах укы әле? – диде.
– Бәрәкалла, бәрәкалла! Шулай кинәтме? Ярый, алай булгач, әйдәгез, анау почмакка. Шулай бик ашыгычмы?
– Киләчәк өчен мөһим, – диде егет.
Кыз тыйнак кына елмаеп куйды.
Мулла шартына китерде, рөхсәтен дә алды, икесенең дә ихтыярын ачыклады, шулай итеп, алар кияү белән кәләш булды.
Икенче көнне Азат Диләне кием-салымы төялгән ике чумаданы белән күчереп алып кайтты. Шулай итеп, тагы бер гаилә барлыкка килде.– ЗАГС мәсьәләсенә ничек карыйсың? – диде егет. – Туй-мазар үткәрәбезме?
Кыз тагын аптыратты:
– Әлләче, – диде ул. – Никах укыттык. ЗАГС, туй синең өчен мөһиммме?
– Ярый – диде егет тагы да. – Мин әтием, әнием белән киңәшләшермен.. Ә синең әниең беләме?
– Мин аңа әйтеп тормадым инде. Йә борчыла башлар...
Шулай итеп, бер ай вакыт үтеп тә китте. Азат шуңа төшенде– башлы-күзле булу, өйләнешү генә кешене тамырыннан үзгәртә алмый икән. Менә никах укыттылар, ярый, өйләнештеләр, бергә йоклыйлар, икесе дә канәгать. Тик күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек. Үзгәрешне Дилә дә сизде.
Сүз фатирдан башланды. Ул акча чыгарды да:
– Азат миңа фатир өчен күпме түләргә кирәк? – дип сорады.
– Ничек түләргә? – диде егет бер ни аңламый.
– Кыз аңлатып бирде. Ул яллаган фатирның бер өлешен түләргә тели икән. Егеткә фатирның үзенеке икәнлеген әйтүдән башка юл калмады.
– Ә син миңа моңа кадәр “яллыйм” дип әйткән идең, –диде кыз. – Син мине тагын да гаҗәпкә калдырдың.
– Яллыйммы, ялламыйммы – аермасын күрмим. Шуны гына әйтәм – фатир безнеке.
– Юк, безнеке түгел, – диде кыз. – Ул синеке һәм мин үземнең күпме түләргә тиеш икәнлегемне белергә телим.
– Син нигә аптырыйсың? Фатир бар, без бергә яшибез, мин – түлимен....
– Ярый әлегә шулай булсын– дип ты-
нычланды кыз. – Синең кәефең юк кебек сизәм.
– Нигәдер күңелсез,– диде егет.
– Әйдә, алайса, музейга барыйк.
– Музейга? Син тагы планетарийга чакыр!
– Ә театр мәсьәләсе, филармония ничек?
– Күңелем күтәрелер дип көтмим, – диде Азат.
Икесе дә эштән кайта да, ашыйлар да, самартфонга текәлеп тик утыралар. Эш, гаилә турында сөйләшү юк! Шул да булган тормыш! Бу үзгәрешне Дилә ничек аңларга да белмәде.
–Миңа синең белән яшәү охшый, – диде ул уңайсызланып кына. – Тормышым әйбәт. Мине көткән кешем бар, аның өе бар, эшем бар, эш хакы канәгатьләндерә. Иртән куанып эшкә барам, кич ашкынып өйгә кайтам.
– Бәлки, безгә берәр эт, я песи алырга кирәктер? – диде егет.
– Юк инде, – диде кыз. – Әнием дә, картәнием дә шулай, ди: эт, песи булган өйдән фәрештәләр кача. Шуннан, минем песигә дә, эткә дә аллергия. Күзләрем яшьләнеп, төчкерә башлыйм. Ә сиңа тәүлекләр буе төчкереп утырган хатын кирәкме?
– Я, ярый, берәр нәрсә уйларбыз! – диде егет катгый итеп. – Кара әле, мин синең эшеңне сорашканым юк. Сездә тикшерү беттеме әле?
– О, бездә зур үзгәрешләр! – диде Дилә кулларын җәеп. – Әйтергә онытканмын. Мин бит хәзер өлкән инженер! Тикшерү бара, мине ул тикшерүләр кызыксындырмый, чөнки Сабиров белән Васиков, аларга ияреп, Хаят апа – эштән китте. Аларның өстәлләрендә ниндидер препаратлар тапканнар. Мансур Васиковка сылтый, Васиков – Мансурга. Кыскасы, бүлешә алмый йончыйлар. Тикшерү күрсәтер, мин кысылганым да, кызыксынганым да юк. Начальник миңа премия вәгъдә итте. Беләсеңме, теге “Крузак”ның минем арттан ни өчен йөрүе дә ачыкланды. Җитәкчелек, бер-бер хәл булмасын, дип мине каравылларга кушкан икән. Ә болай эшем бик күңелле бара, технологик процесс саклана, коллектив эшкә дәртләнеп йөри. Ә үзеңнеке ничек?
– Мин синең өчен бик шатмын! Ә үзем эшемнән канәгать түгел,– диде Азат.– Әтинең дә бизнесы кызыксындырган кебек. Бәлки, запчасть сату белән шөгыльләнеп карармын. Эш хакына гына карап яшәп булмый. Шуңа кәефсез булсам, үпкәләмә.
– Ә мин өйрәнеп беттем инде сиңа, – диде Дилә. – Ярый, безнең бүлмәдә дә бәйрәм булыр әле!
Ай чамасы бергә яшәгәч, Дилә эштән сорап, иртәрәк китте. Үзе торган бистәдәге поликлиникага барып керде, менә күзенә яшь гаиләләргә ярдәм кабинеты чалынды. Хуҗалык исәбенә эшли икән. Әллә ни кыйммәт тә түгел. Кассага барып, акчасын түләде дә, бер минут та үтми, кабул иттеләр. Кергәч, таныштылар, дөнья хәлләрен белештеләр. Шуннан соң ак халатлы апа сораулар бирә башлады. Байтак төпченде. Дилә барысын да яшерми сөйләп бирде. Кайсы бер урыннарында алдаштырып та җибәрергә туры килде. “Туегызга нинди бүләкләр һәм ничә сум акча күчте?” – дигән сорауга тотлыкты да куйды.
– Аңлашылды,– дип көлемсерәде табиб.– Сез алдаша белмисез. Аңлавымча, сезнең гаиләгез вакытлыча. Гражданнар никахы һәр очракта ярдәм итми. Аның өчен җитди нигез, сәбәпләр кирәк. Сезнең ирегез, әгәр аны сезнең ирегез дип атап булса, бик яшь һәм тәҗрибәсез күренсә дә, барысын да алдан планлаштырып, эзмә-эзлекле тормышка ашыра. Шуңа әлегә сезнең статус бик билгеле түгел. Яшь ирләр өйләнгәндә ниндидер могҗиза көтә. Сезнең әлеге ирегез җитеш, бай гаиләдән кебек. Үпкәләмәгез, сез аның өчен тәҗрибә алу, өйрәнү мәйданчыгы гына. Аңа зур өметләр багъламагыз. Соңыннан авыр булып куюы бар. Чөнки сезнең башка барыр урыныгыз юк. Ирне арканлап тотып булмый. Борын-борыннан гомер бакый ир-ат аучы булган. Аның өчен ауланган куян да, бүре дә, аю да, хатын да – табыш кына. Ул арытаба табыш юллап китәчәк.
Дилә урам буйлап китеп бара, күзләре яшьсез генә елый, ә үзенең колагына: “Аучы арытаба да табыш эзләп китәчәк… Табыш эзләп китәчәк… Китәчәк… дигән сүзләр яңгырап тора. Суык иде, җылынырга теләп, китап кибетенә керде. О, күптән булганы юк. Өр-яңа китаплар, журналлар өелеп ята.
Өйгә кайтты, ашарга пешерде. Бүген Азат нигәдер соңлады. Кичке сигез булды, шалтыратып карады, телефон җавап бирми. Сәгать уннар тирәсендә телефоны җавап бирде, ләкин ире трубканы алмады. Борчылган Дилә, өзгәләнеп, Азатның эшләгән урынына шалтыратты.
– Монда ашыгыч йөк төяп ике “фура” килде, барлык халыкны йөк бушатырга җибәрделәр. Директор берәүгә дә кайтырга рөхсәт итмәде, – дип җавап бирделәр. Хатын Азатның битарафлыгына аптырады:
– Шуны үзе шалтыратып әйтсә, булмыймы инде? Соң, теге психолог та әйтте бит әле, нәрсә диде. Ул сезнең белән кызыксынмый, – диде. Ярый, бушамый, дип әйттеләр бит, ашыгыч йөк килгән, йөк бушаталар... Сиңа шул җитмәгән мени?..
Төн уртасында Дилә үзенә кемнеңдер кагылганын тойды.
– Кайттыңмы? – дип сикереп торды ул.
– Кайттым, – диде күңелсез генә.
– Ачыккансыңдыр, мин сине ашатыйм, – диде Дилә.
– Ашат, мин ачыктым, – диде Азат.
Утырып ашадылар.
– Ә син миннән, кайда булдың, нигә соңладың дип сорамыйсың? – диде гаилә бшалыгы.
– Нишләп сорыйм, син бит эштә булдың.. Эх, син күңелсезем син минем – диде хатын.– Эштән арып кайткач ни дип әйтим?
– Ә син минем кәефемне күтәр, – диде ир.
– Кил монда, күзеңне йом, хәзер күтәрәм.
Дилә тест чыгарып салды. Анда ике сызык ялтырап тора иде.
Шул вакыт ир сикереп торды, хатынын күтәреп алды:
– Ниһаять!
Күршеләрдә кемнәрдер уянды шикелле, стенага сугып алдылар.
– Чү! –диде хатын,– Күршеләрне уяттың.
– Уянсыннар, мин көн саен кычкырмыйм.
Телефонга ябышты:
– Әти, әти! – диде ул. – Мин өйләнәм!
– Күптән вакыт , – диде әтисе.– Тик бу хакта уятмыйча, иртән хәбәр итеп булмый идеме?
– Әйе, иртәгәне көтмәскә булдым, әти! Сезгә ике атна вакыт, туйга әзерләнегез!..

 

Рәлиф КИНҖӘБАЕВ.

Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас: