Барлык яңалыклар
Әдәбият
12 август 2022, 20:15

Күрше хакы (гыйбрәтле хәл)

Кеше сүзе – кеше үтерә дигән әйтемне мин нәкъ шушы җирдә кулланыр идем. Көнчелек диеп атасам да ялгыш булмас.

Күрше хакы -  Тәңре хакы” – диеп башлыйм әле сүземне. Чөнки гәҗит – журналлардан күршеләре турында сүгеп – тиргәп язган язмаларны еш укырга туры килә. Дөресен әйткәндә, ышанмаган чакларым да була. Үзебезнең тирәдә андый хәлләрне очратканым булмагангамы, яңалык итеп кабул итәм мин аларны. Бүгенге көндә кадәр шулай уйлаганмын икән. Күзне яхшырабрак ачып карасаң, нинди генә пычраклык, тик шул ук вакытта ачы дөреслек тә бар икән бит бу дөньяда. Минем сүзләрем белән, әлеге язманы укып чыккач, килешерсез диеп уйлыйм.

Рәмзия иртә белән балаларын уятты да, чәй әзерләргә аш бүлмәсенә чыгып китте. Чокырга кайнар чәен салып маташканда, бүген төнлә белән күргән төше күз алдына килеп басып, йөрәге чәнчеп алды. Берара тирән уйга батып басып торды да, “Хәерлегә булсын”, – диеп өстәлгә тәмле ризыкларын тезде. Балаларын мәктәпкә озатып калганда да, күңеле тыныч түгел иде ананың. Ниндидер бер яшерен сер, әмма бик куркыныч дөреслек яшеренгән кебек тоелды ул төштә. Гомердә дә уйламаган каршы як күршесен күрде ул. Аның белән бик үк аралашмыйлар да үзләре, исемен телгә дә алганы юк, төшкә кереп нигә куркытып йөри икән соң күрше хатыны?

“Юк, тикмәгә генә кермәдең син...” – диде Рәмзия эченнән генә, суына барган чәен эчеп. Әмма көн азагына кадәр шул төш хатынны озата барды, ашарга да, хәтта тыныч кына уйларга ирек бирмәде...

Кичләрен сәгать алтылар тирәсендә өй телефоны шылтырады. Күрше дус кызы Рәмзиянең кызын сорап шалтырата иде: “Кибеткә төшәсе юк микән, иптәш кирәк иде”. Әлфия шул арада киемнәрен киеп, аласы әйберләрен барлап утырганда, күрше хатын өйгә кереп Рәмзия белән исәнләште. Рәмзия эчендәге хисләрен аннан яшермәде. Күптәнге дуслар булгач, аңа ышанырга яраганын белә иде ул.

-    Бүген бик сәер төш күрдем бит әле, Алия. Синең каенанаңны күрдем. Әмма матур йөзле итеп түгел, ничектер куркыныч иде аның карашы. Нигә генә юрарга белгән юк...

-    Шикләндерә шул, – диде Алия хастаханәдә авырып яткан каенанасын исенә төшереп. Алар төш турында озак сөйләшә алмадылар, Әлфия акчасын учына җыеп, ишек төбендә Алияне көтеп тора иде. 

Кызы кибеткә төшеп менгәннән соң, Рәмзиянең ире дә эштән кайтып җитте. Алар чәйләр эчеп алгач, залдагы диванга утырыштылар. Шулвакыт өй телефоны шалтырады. Рәмзиянең эченә курку кереп, телефонны алган иренә игътибар белән карап тора иде. Бик озак гына сөйләшкәннән соң, ире телефонны куйды да, хатынына борылды. Җитди, шаккаткан йөздә бер ни дә аңлап булырлык түгел. “Күрше Низамия шалтыратты, безнең турында әллә нинди гайбәт таралган ди...” Аның әлеге сүзеннән соң, Рәмзиянең генә түгел кызының да күзе маңгаена менде. Эшнең нидә икәнен тулысынча аңлап бетермәгәнлектән, күрше Низамия үзе үк өйләренә кереп барысын да җентекләп аңлатты. Аның коточкыч хәбәреннән соң, Рәмзиянең төшен дә юрарга була иде...

Моңарчы тавыш – тынсыз, талашмый – сугышмый дигәндәй, кыскасы тату гына яшәгән күршеләргә кемнеңдер каты күзе тигән булса кирәк. Кечкенә генә тузан бөртегеннән кузгалып киткән давыл барлык күршеләрне җыеп, җилтерәтеп алды. Кеше сүзе – кеше үтерә дигән әйтемне мин нәкъ шушы җирдә кулланыр идем. Көнчелек диеп атасам да ялгыш булмас.

Рәмзияләрнең уң ягындагы йортта күршеләре Сөмбел яши. Телгә дә бай инде үзе, ичмаса! Ничәдер ай элек улының туйларын гөрләтеп уздырган иделәр. Никахка өстәл әзерләргә күршең булышмый калмый бит инде ул, ни булса да шундук кереп җитә. Аның да дуслары вакытында кереп, ярты эшен тәмамлаганнар иде инде. Сүз – Низамия белән Наҗия турында.

Әзерләшкәндә үзара сөйләшкән булсалар кирәк, бәлки күбрәк тә сөйләгәннәрдер, югыйсә чебеннән фил ясала алмас иде. Никах үткәнгә инде байтак айлар узды, анда сөйләшенгәннәр онытылды дисәң дә була. Кайбер кешеләр онытмый икән андый сүзне. Бик озак вакыт узгач, чыгарып тавыш куптарырга хыяллана икән. Сөмбел дә никтер шундыйлар рәтенә керә иде.

Аның өеннән сүз чыктымы- талашырга сүз эзлә дә тор. Тик монысы аяз көнне яшен суккандай булган хәл. Низамия сүзләренә караганда, Сөмбелгә әзерләшергә кергән Наҗия белән Низамия имеш дип әйтергә кирәк, Сөмбел турында “нәрсәнедер” Рәмзиягә кереп тишкәннәр. Аларның сөйләшкәннәрен Рәмзиянең ире ишетеп торган да, фермага менеп, Шәмсиягә сөйләгән. Шуннан киткән сүз арты сүз, күпертелә – күпертелә Сөмбелгә дә барып җиткән бу! Аны аңа Шәмсия килеп, хәбәрнең чыганагын – Рәмзиянең иренә сылтап калдырган. Хәзер бит инде Наҗия белән Сөмбелнең дуслыкларына куркыныч янаганын сизеп алган Наҗия дә бер урында тыпырчынып калмыйча, атылып Рәмзиягә килеп керде. Рәмзия, Наҗия, Низамия уртага салып сөйләшәләр бу хәлне. Рәмзиянең иренең беркайчан да Сөмбелне телгә алганы булмаган. Әмма исбатларга дәлилне каян табасың, әйткән сүзләрең исемлеген чыгарып күрсәтеп булмый шул. Шунлыктан дәлил булмагач, дөреслек Сөмбел ягында кала бит инде. Бу хәлне болай гына калдырырга уйламагач, җыелышып сөйләштеләр болар. Рәмзия үзенең иренең гаепле икәненә инанмагач, сүзгә керергә тырышмады. “Кеше сүзенә ышанмагыз” – дип ул күрше дусларына да киңәшләрен биргән иде, әмма ачуы нык кабарган Низамиянең планнары зурдан иде әле. Наҗия белән килешеп, хәзер Шәмсия янына төшеп, чын  дөресен белергә карар кылдылар. “Сөйләгәнме аңа Рәмзиянең ире әллә бу уйдырма гынамы?” Шул исәп белән түбәнгә төшеп киткән ике хатынны күзләп калган Рәмзия һаман да тынгы бирмәгән төшен уйлады. Ә бит төшендәге күршесе дә аның йөрәгенә бик туры ук кадаган иде. Хәзер авырып хастаханәдә ята... Теге хатыннардан хәбәр килмәгәч, Рәмзиянең ире тәмәкесен алып тышка чыгып китте. Рәмзия тәрәзә янына басып яңалык көтә иде. Шулвакыт телефонга Низамия шалтыратты:

-    Шәмсияне алып менеп бара идек, каршыга Сөмбел төшеп барганын күрдек. Шәмсия күзен дә йоммый “Мин әйтмәдем” – дип чәчерәп тора! Сөмбел белән әйткәләшә башладылар болар. Сүз арты сүз китте темадан читләшә барганнарын сиздем дә, барысына “төкереп” кереп киттем.

Сөмбел белән Шәмсия талашкач, Наҗия кайсы якта калды соң монда? Алар бит Сөмбел белән яхшы аралашалар иде. Шул хәлдән соң икенче көнне дә Рәмзия тынычлана алмады. Чөнки гаепле кеше итеп  - ире санала иде. Бер гаепсезгә, телгә дә алмаган кешене сөйләде дип яла яккан кешегә чын күңеле белән рәнҗеде Рәмзия. “Аллаһ барысын да күрә ул” – дип төннәрен дә күз алдында йөргән төшен уйлап ятты. Күршеләрнең дуслыклары билгесезлек белән тәмамланды. Берсеннән берсе уздырып сөйләшкән күршеләрнең кайсысының теле дөрес якка әйләнгәнен ачып карап та белеп булмый шул. Алдагысын Ходай гына күрә дип, язмамны тәмамлыйм. Әмма әлеге хәлләргә ноктарга куярга ашыкмыйм, чөнки ни булып бетәсен кем белгән әле. 

Эт эткә, эт койрыкка дигәндәй, койрык азактан кемгә ябышыр икән соң?!

Чыганак: idel-tat.ru

Фото: ЯндексКартинки

Читайте нас: