Общие статьи
23 июль , 07:57

Яңа офыклар ачыла

Башкортстанның тышкы бәйләнешләре икътисад, социаль, мәдәни өлкәләрдә һәртөрле санкцияләр һәм авырлыкларга карамастан, уңышлы үсеше белән характерлана. Мәсәлән, 2025 ел йомгаклары буенча республиканың экспортка ярдәм итү үзәге урта һәм кече малтабарлык (МСП) үсеше буенча Русиядә дүртенче урынны алган.
Алар үткән ел 223 хезмәтләндерү үткәргәннәр, 95 контракт төзегәннәр, экспортның күләмен 50,9 млн долларга җиткергәннәр. Болар «АЛГА – ЭКСПОРТКА!” төбәк инициативасы һәм 2030 елга кадәрге тышкы икътисади бәйләнешләрне үстерү стратегиясе кысаларында эшләнде.
Белорусия,Үзбәкстан,Таҗикстан, Кытай, Һиндстан, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия белән икътисади мөнәсәбәтләр уңышлы үсә. Нәтиҗәдә Башкортстанның 114 чит ил белән тышкы бәйләнешләре булдырылды, ПМЭФ-2025 форумында республика 100 млрд сумлык инвестицияләр килешүе төзеде. Болар республикада инвестицион климатның уңай булуы хакында сөйли.
2025 елда Башкортстанның чит илләр белән товар әйләнеше 3,73 млрд доллар тәшкил иткән. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 12.9 процентка артыграк. Республика эшлекле мәйдан икәнлеген дә даими раслап тора, ул Русия регионнары арасында вакыйгалар потенциалы рейтингы буенча дүртенче урынны алды.
Башкортстанның туристик потенциалы ифрат зур, шуңа бу өлкәдә үзара файдалы булган мөнәсәбәтләр даими арта бара. Бу көннәрдә Евразиянең фәнни-белем бирү үзәгенең бинасының “Пространстволар бәйләнеше” мәйданчыгында “Ерак тоелса да, аралар якын. Сәяхәтләрнең яңа офыкларын ачабыз” дип аталган пресс-конференция үтте. Анда республиканың туризм һәм малтабарлык министры Светлана Михайловна Верещагина һәм төбәкнең туроператор оешмалары җитәкчеләре һәм журналистлар катнашты.
Министр һәм сәяхәт оешмалары җитәкчеләре республикада эчке туризм һәм халыкара туризмның торышы хакында сөйләделәр. Очрашуда төп игътибар борынгы тарихлы Таҗикстанның туристик потенциалына бирелде. Катнашучыларга күрсәтелгән роликта бу илнең күркәм табигате, аның мәдәнияте, бай музейларының сәяхәтчеләрнең күңеленә хуш килүе, сәяхәтләрнең популярлаша баруы, андагы заманча инфраструтура, табигать һәм тарихи һәйкәлләре, көнчыгыш базары, хәфевсезлек дәрәҗәсе хакында сүз барды. Финанс чыгымнарының да күтәрерлек булуы, мәсәлән, 5 көнлек сәяхәтнең 35 мең сумнан булуы тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте.
“Хәзинә-тур”, “Сто троп”, “Мир без границ”, “Восток тур” туристлык оешмаларының җитәкчеләре Комил Сираҗетдинов, Эдгар Килмәтов, Светлана Сулимова, Гөлнара Аксой Таҗикстанга сәяхәтләрнең перспективалы булуына игътибарны юнәлттеләр.
Журналистларның сораулары әңгәмәне җанландырып җибәрде, республикадагы туризмның үсеше, халыкара мөнәсәбәтләрдә аның урыны республика өчен горурлык хисен көчәйтте, Һәркемдә турист буларак сәяхәт итү теләге уятты.
Рәүф ИДРИСОВ.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас