Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган игенче дигән изге һөнәр гасырлар дәвамында безнең яшәү рәвеше булып тора.
Чит базарларны яулыйбыз
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү – үз җирләренә тугры булган һәм үз эшләрен яраткан меңләгән Башкортстан аграрийларының катлаулы, җентекле хезмәте ул. Башкортстан халкын үз продукциясе белән тәэмин итүгә килгәндә исә, сөт һәм сөт продукциясе белән без 122% ка, дуңгыз ите – 262% ка, сыер ите – 152% ка, шикәр комын кирәкле күләмнән 6,9 тапкыр, үсемлек маен 8 тапкыр күбрәк җитештерәбез. Республика аграрийларының күп төр продуктларны җирле халык кулланган продуктларга караганда 1,5 мәртәбә күбрәк җитештерүен исәпкә алып, тармак эчке базар белән генә чикләнми һәм экспортны арттыра бара.
Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы җитештергән байлыкны экспортлау ике тапкырга арткан. Узган ел республикадан 360 миллион долларлык 600 мең тоннага якын авыл хуҗалыгы продукциясе читкә сатылган. Авыл хуҗалыгы уңганнары алдында үзләре җитештергәнне сату, яңа базарларны үзләштерү бурычы тора. Былтыр, мәсәлән, Алжирга коры сөт озаттык.
Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте белгече Алмаз Галимов фикеренчә, агросәнәгать комплексы күп кризис чорларын узып, хәзерге вакытта икътисади яктан тотрыклы эшен дәвам итә. Бүгенге кыенлыкларга карамастан, авыл хуҗалыгы компанияләре агымдагы эшчәнлекне тигез генә алып бара. Язгы кыр эшләрен башкаралар, үсемлекләрне карауга, урып-җыю кампаниясенә әзерләнәләр, продукция алалар, аны саталар. Шул ук вакытта заманча терлекчелек тә үсә. Безнең аграрийларның кече хуҗалыклардан алып, эре предприятиеләргә кадәр тотрыклы эшчәнлеге күз алдында, бар да үсештә.
Инвестицияләр
Дөньякүләм үзгәрешләргә һәм икътисади вәзгыятькә карамастан, эшләрнең уңай баруы бик мөһим. Башкортстан авыл хуҗалыгы комплексы, азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, тотрыклы рәвештә Русиянең иң яхшы төбәкләре рәтенә керә. 2025 елда авыл хуҗалыгы чималын җитештерү үсеше 7% тәшкил итте, азык-төлек сәнәгате – 23,6%. Инвестиция портфеле якынча йөз миллиард сум тәшкил итә.
–Быел 31 миллиард сумлык 16 проектны гамәлгә ашырачакбыз. Бу яңа 7 мең эш урыны бирә. Былтыр исә 9 проект 419 яңа эш урыны ачарга мөмкинлек тудырды.
Заманча техникалар һәм технологияләр, дәүләт ярдәме
Башкортстанның аграр предприятиеләрендә техниканы яңарту темплары югары. Саннар белән әйткәндә, 2020 елдан республика аграрийлары гомум бәясе 79 миллиард сумнан артыграк булган 20 мең берәмлектән ашу яңа техника һәм җайланмалар сатып алган.
Узган елда гына 2,2 мең трактор, авыл хуҗалыгы машинасы һәм агрегат сатып алынган. Техник паркны яңартуда республика бюджетыннан дәүләт ярдәме мөһим роль уйный. Быел техника һәм җайланмалар сатып алган өчен субсидияләр 860 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Нәтиҗәләр бар, узган ел бер ашлык җыю комбайнына йөкләнеш уртача 430 гектарга кадәр кимегән. Быел без бу күрсәткечне – 400, ә 2030 елга 350 гектарга кадәр киметү бурычын куйдык.
Республиканың аграр секторына турыдан-туры дәүләт ярдәменә 2026 елда берләштерелгән бюджеттан 4 млрд сумнан артык акча каралган. Шуларның 2,4 млрд сумы – федераль бюджеттан, димәк, калганы – төбәк бюджетыннан.
Аграр бизнеска ярдәм итүнең яхшы механизмнары – субсидияләр бирү. Дәүләт ярдәме, кыска һәм озын сроклы кредитлар алу мөмкинлеге нәтиҗәсендә, Башкортстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе артты, эчке базар тулыланды, АПК товарларын экспортлау актив үсә башлады. Төбәкнең азык-төлек бәйсезлеге дәүләт ярдәме, кредит ресурслары һәм чит ил технологияләрен сатып алу нәтиҗәсендә тәэмин ителгән. Иң яхшы елларда иң яхшы тракторлар, комбайннар, терлекләр, үсемлекләрне яклау чаралары сатып алынды. Хәзер чит ил компанияләренә бәйле булмас өчен терлек һәм үсемлекләрнең генетикасында, үсемлекләрне яклау чараларында бәйсезлекне тәэмин итү бурычы хәл ителә.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында безнең төбәк актив катнаша. Мәсәлән, 2026 елда Борайда миллиард сумга мәктәп төзелеп бетә, бу төбәктәге иң яхшы мәктәпләрнең берсе булачак. Акъярда интернатлы мәктәп, уникаль физкультура-савыктыру комплексы файдалануга тапшырылган. Быел Раевкада боз аренасы төзелеп бетәчәк.
Малчылык
Башкортстанда малчылык тармагы нык үсешә. Терлекчелек продукциясенең гомум күләме былтыр 166,3 миллиард сумга җитте. 2024 ел белән чагыштырганда 12 миллиард долларга күбрәк бу. Төбәктә 780 мең тонна сөт җитештерелә. Мондагы уңышлар индустриализация белән бәйле. Заманча җиһазландырылган 25 шундый ферма җитештерелгән тоташ сөт күләменең 48 процентын бирә. Республикада киләсе 4 елда янә 25 шундый ферма төзү планлаштырыла. Шундый ук үсеш итчелек тармагында күзәтелә.
Заманча технологияләр кулланып, шундый уңышларга ирешкән Чакмагыш районының “Герой” хуҗалыгы укучыларыбызга яхшы таныш. Көненә 70 тоннадан артык сөт җитештерәләр биредә. Җирне нәтиҗәле файдалану күрсәткече буенча да иң алдынгылар исәбендә алар.
Кадрлар мәсьәләсе
«АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында узган ел Башкортстанга федераль бюджеттан 950 миллион сум акча җәлеп ителгән. Моның буенча республика илдә икенче урынны алды. Быел шул ук максатларга 1,2 миллиард сумлык гариза бирелгән. Бу акчаларны аграр университет корпусларын ремонтлауга һәм җиһазландыруга, өч мәктәптә агросыйныфлар оештыруга, аграр көллиятләрнең матди-техник базасын ныгытуга юнәлтү планлаштырыла.
Бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген, аның кадрларын саклап калу, техник мөмкинлекләрне үстерү, авыл эшчәннәренең хезмәт һәм яшәеш шартларын яхшырту мәсьәләсе ничек тора? Авылда эш бармы? Анда эшләп матур тормыш корып буламы? Бу сорауларга җавап эзләп, яшь аграр оешмаларның берсенең эшчәнлегенә игътибар иттек.
“СН АГРО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең башкарма директоры Илгиз Свечников:
“Безнең оешма алтынчы ел эшләп килә. Киләчәккә карап, ышанычлы адымнар белән алга барабыз. Бүгенге көндә бездә 292 кеше эшли. Коллективта яшьләр күп, уртача алганда механизаторлар 40 яшьтә. Бу Башкортстан аграр университеты, Аксен авыл хуҗалыгы техникумы белән тыгыз эшчәнлек нәтиҗәсе. Ел саен бездә икешәр дистә студент практика уза һәм укып чыккач эшкә кайталар. Бу хезмәт һәм тормыш шартларының уңайлыклары турында сөйли. Заманча техника җитәрлек. Әмма чәчүлек җирләребез күп булгач, игенне тиз арада, югалтуларсыз җыеп алу өчен комбайннарны ярдәмгә дә чакыртабыз. Үзәк республика МТСыннан, хәтта ки Краснодардан да киләләр. 10 000 гектарда чөгендер үстерәбез, аны да югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, әле 7 чөгендер җыю техникасы бар, тагын 3әү кирәк. Яңа техникада эшләү механизаторлар өчен дә уңайлы – күбрәк, тизрәк эшләгәч, акчасы да зуррак. Эш хакын кешеләр кызыксынырлык, безгә эшкә килерлек итеп куябыз. Иң уңганнар – 90 процент хезмәткәрләр сыналган, кайчан да эшне ышанып тапшырырлык төп көчебез. Мондый мөмкинлекләр булгач, эшчеләрнең тормыш шартлары да яхшыра. Аларга хезмәт һәм ял өчен барлык уңайлыкларны тудыра торабыз. Бушлай тукландырабыз, спорт залы ачтык, шифаханә-курорт дәвалануына җибәреп торабыз. Бар яклап та курчаклыйбыз.
Авылда эшләп, яшәп була. Хөкүмәт без үстергән ашлыкны сатып алуны да җайга салса, авыл хуҗалыгы тагын да зуррак нәтиҗәләр бирер”.
Илнең көче икмәкле, бәрәкәтле җирдән яралган. Ә җирдә бәхетен тапкан уңганнар – ил икътисадының зур терәге. Авыл хуҗалыгына киләчәктә тагын да зуррак игътибар булса, анда тартылучылар, ил икътисадын уйлап, кояштан иртә торып эшләүчеләргә кытлык булмас.
Алсу ГӘРӘЕВА.