Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 Май 2023, 14:23

Уфа сәхнәсендә – “Җәмилә

Туймазы татар дәүләт драма театрының Чыңгыз Айтматовның “Җәмилә” повесте буенча Уфада куелган спектакле бик матур тәэсир калдырды һәм шуның белән укучылар белән уртаклашу теләге тудырды. Моның сәбәбе – спектакльнең тамашачының бар күңел таләпләренә җавап бирүендә.

Уфа сәхнәсендә –  “Җәмилә
Уфа сәхнәсендә – “Җәмилә


Спектакль мәшһүр әдип Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулуга багышланган. Һәм ул 2022 елның театр сезонын ачып җибәргән. Спектакльне сәхнәгә куйганчы, Кыргызстандагы коллегалар белән иҗади бәйләнешләр дә урнаштырырга туры килгән.Кыргызстан театр әһелләре берлегенең җитәкчесе Җаныш Асман улы Колмәмбәтовның хәерхаһ булуы да туймазылыларның иҗатына дәрт өстәгән.
Повестьның инсценировкасын Владимир Жеребцов эшләгән, сәхнәгә режиссер Айдар Закиров куйган.Пәрдә ачылуга, рәссам Булат Ибраһимов тамашачыны шул чор атмосферасына алып керә: кыргыз тормышын чагылдыручы милли кием, сугыш елларындагы хатын-кызлар һәм яшүсмерләр авыр хезмәтен күрсәтүче капчык, арба, каршылыклы үрләр, сугышның кайтавазы булган гимнастеркалы яралылар – боларның барысы да архетип дәрәҗәсендә миебезгә сеңгән деталь-күренешләр. Монда бар да чама хисе белән башкарылган. Декорация тормыштан да аерылмаган, артык түбән дә төшмәгән: театр шартлылыгын саклап – нәкъ кирәгенчә эшләнгән. Кыргыз милли колориты гомумкешелек кыйммәтләрен бирү өчен бик урынлы файдаланылган.
Композитор Вәсил Гафаровның аранжировкасында кыргызның моңлы җырлары тамашачыны битараф калдырмый: алар уртак хис-тойгы, моң дәрьясына чумдыра. Кара: ничек моңлы да, безнең халык җырларына якын да икән кыргыз җыры, дип утырасың. Уртак төрки моңда меңьеллык тарих төпкелләрендәге моң-сагыш, нәкъ безнеңчә милли көй булып, күңелдә кайтавазын таба. Менә шундый фонда вакыйгалар бара.
Сәхнәдә – шул дәһшәтле сугыш еллары, сугыш утында көйгән балачак һәм Җәмилә (Алсу Сәйфуллина) белән Даниярның (Илназ Гаффанов) бернигә карамый бөреләнеп чәчәк аткан бар дөньяны яктырткан саф мәхәббәте. Бу мәхәббәтне күреп алучы һәм яшьләргә теләктәш булган хикәяләүче, рәссам талантына ия Сәет (Булат Исламов) һәм олы Сәет (Башкортстанның халык артисты Данил Нурыйханов).
Сугышка, кайбер гореф-гадәтләр кысаларына каршы куелган саф мәхәббәт тарихын яшь артистларның тамашачыга табигый һәм ихлас җиткерә алуына сөенеп утырасың. Батыр һәм матур Җәмилә образын уйнаучы яшь актрисаның самими хисләре, шуны шәрык кызларына хас нәзакәтьлелек һәм тыйнак белдерүе, шул ук вакытта кыю рәвештә яклавы – бар да нәкъ Чыңгызча.
Беренче карашка, бик чая, кыю, башбирмәс Җәмилә сюжет барышында тыйнаклыкны гәүдәләндерүче образга үсә. Бу этик һәм эстетик идеал язучының да, режиссерның да карашына туры килгән , һәм шуны артистлар тамашачыга җиткерә алды.
Спектакльдә уйчан, оялчан һәм тыйнак Данияр бар хис-тойгыларын җырына сала. Һәм аның сихри тәэсирендә Җәмиләдә йокымсырап калган сөю хисләре уяна, яшь Сәет исә иҗатка – рәсемгә тартыла. Шулай итеп, мәхәббәт кешене иҗат итә, аңа яшәүнең мәгънәсен аңлата. Әсәрнең асылын тәшкил иткән шул хакыйкатьне тамашачыга җиткерә театр коллективы.
Театрның бар артистлары катнашкан бу спектакль күңелдә матур тәэссоратлар уятты, һәм бу коллективка ихлас соклану, горурлык һәм ихтирам хисләре туды. Залда көндезге сеанска исемлек белән китерелгән яшь тамашачы да утырды. Гадәттә, андый тамашачы, гаджетларында утырып туйгач, чарадан тизрәк таю ягын карый. Алай да була.
Ләкин Туймазы татар дәүләт театрының “Җәмилә” спектаклендә гамьле тынлык хакимлек итте, тамаша тәмамлангач та яшь тамашачы чыгып китәргә ашыкмады: Җәмилә белән Даниярның мәхәббәт тарихын аңларга, кабул итәргә һәм сеңдерергә тырышып, уйга-моңга чумып, хисләрен түкмәскә тырышты ул.
Провинция башкаланы күтәрә, аны чишмәләр елганы яшәткән кебек, тукландырып тора, дигән сүз бар. Яхшы мәгънәсендәге провинция, чыннан да, бу вазифаны башкарган һәм башкарып килә. “Җәмилә” дә – шуның лаеклы бер мисалы.
Тагын күңелдә бер теләк бөреләнде: туймазылылар куйган башка спектакльләрне дә тизрәк карау һәм сихри театр дөньясында вакытлыча гына булса да яшәп алу. Шатлыклы-сәгадәтле һәм бәхетле-илһамлы минутлар кичерү һәркемгә тансык ул!

Рәүф Идрисов.

Уфа сәхнәсендә –  “Җәмилә
Уфа сәхнәсендә –  “Җәмилә
Уфа сәхнәсендә –  “Җәмилә
Уфа сәхнәсендә – “Җәмилә
Читайте нас: