

24 яшьлек Шанти Боровских 1 июньдә элемтәгә чыгудан туктаган.
Русияле югалуы турында ТАССка волонтер Светлана Шерстобоева сөйләгән, аңа кызның туганнары мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, Шанти Таиландка 2024 елның ноябрендә үк очып килгән һәм юкка чыгу вакытына акчасыз калган. Ул актив рәвештә эш эзләгән, ләкин уңышсыз. Кызның әнисе инде аңа өенә – Мәскәүгә, 8 июньгә билет алырга җыенган, әмма тегесе кире кайтырга теләмәгән. Нәкъ менә акча эзләү борчулы фикергә китерә: Шанти вербовщиклар корбаны буып, Мьянма территориясендә онлайн-мошенниклык үзәкләренең берсенә эләгергә мөмкин. Кызганычка каршы, мондый хәлләр сирәк түгел.
Бангкокта һәм Янгонда Русия Илчелеге май аенда гына Мьянма территориясеннән чыгарылган ике азат ителгән русияле хатын-кызны тапшыру турында хәбәр итте.
Русия Илчесе Искәндәр Азизов сөйләгәнчә, соңгы ике елда дипломатлар 19 ватандашка туган илләренә кайтырга ярдәм иткән-яңа очракларны исәпкә алып, бу сан 21 гә кадәр үскән.