Барлык яңалыклар
Чаткылар
14 июль 2021, 15:38

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыятендә үлчәү өлкәсендә Русия Федерациясе стандартлары һәм Таможня берлегенең техник регламентлары катгый үтәлә

Техник җайга салу һәм метрология Федераль агентлыгы (Росстандарт) экспертлары «Транснефть – Урал» акционер җәмгыятендә үлчәү өлкәсендә Русия Федерациясе милли стандартларының, шулай ук Таможня берлегенең Техник регламентларының мәҗбүри таләпләре үтәлүен расладылар.

Предприятиенең филиаллары булган Черкассы нефть үткәрү идарәлегендә һәм Аварияләрне бетерү һәм булдырмау буенча махсуслаштырылган идарәлектәге тикшерүләрдә “Үлчәүләр бердәмлеген тәэмин итү турында”гы федераль законга ярашлы булуына югары бәя бирелде.

Белгечләр басымны, вибрация һәм газлануны үлчәү чараларын, шулай ук метрологик һәм химик-аналитик лабораторияләр тарафыннан кулланыла торган эталон җиһазларны һәм үлчәү чараларын куллануның дөреслеген тикшерде. Электр энергиясе, су, нефть һәм нефть продуктларын исәпкә алу чаралары тикшерелде, исәп операцияләре үткәргәндә һәм ресурслар һәм контрагентлар белән үзара исәп-хисаплар ясаганда кулланылган, шулай ук нефть һәм нефть продуктлары массасын үлчәү һәм үлчәү чараларын тикшерү методикаларының дөреслеге тикшерелде.

Экспертлар «Черкассы-ПП» нефть продуктлары эшкәртү станциясенең резервуар паркында проба алды, шуннан соң аларны станция лабораториясендә сынады. Сынау нәтиҗәләре һәм, шулай ук, нефть продуктларының да Таможня берлегенең техник регламенты таләпләренә туры килүе чит лаборатория тарафыннан да расланды. Бу предприятиедә нефть һәм нефть продуктларын транспортлаганда таләп ителә торган үлчәү төгәллеге турында сөйли.

Бүген  «Транснефть – Урал» акционер җәмгыятендә 56 меңнән артык үлчәү чаралары, 6 метрологик лаборатория эшли, үлчәүләр  аттестация үткән 336 методика буенча башкарыла.

Автор:Рекламная Служба(RBSMI)
Читайте нас: