Барысы да Жиңү өчен
18 Октября , 19:35

“Уфа” позывнойлы сугышчы рекорд куйган

Добавить в предпочтительные источники Google
Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

РФ Хәрби көчләре хәрбиләре “Молния-2” БПЛАсын куллану ераклыгы буенча рекорд куйган. Бу хакта "Россия 24" каналындагы махсус репортажда “Уфа” позывнойлы хәрби сөйләде.

"Ел ярым чамасы элек безнең бригада командованиесе тарафыннан „Молния“ белән дистанцион миналау ясап карарга тырышу бурычы куелды. Безнең расчет бу бурычны үтәде. Миңа билгеле булуынча, без беренчеләрдән булып дистанцион миналау өчен „Молния“не кулландык. Бервакыт без Краматорскига кадәр очып җиттек һәм арытаба киттек. Мин безнең дистанция 67 чакрым булды дип хисап тоттым – бу "Молния"дәге рекорд”, – дип сөйләде “Уфа”.

“Молния-2" еш кына һөҗүм итүче пилотсыз очкыч буларак кулланыла, әмма 11нче инженер бригадасында аңа башка кулланыш та тапканнар – бу БПЛА ярдәмендә Русия хәрбиләре дошман тылындагы төп тәэмин итү участокларында дистанцион рәвештә мина киртәләре куялар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас