Барысы да Жиңү өчен
29 Сентября , 16:49

“Тишина” БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүне сайлаган

Азат Сәхәбиев / Бәләбәй раойоны хакимияте башлыгы.  “Тишина” БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүне сайлаганАзат Сәхәбиев / Бәләбәй раойоны хакимияте башлыгы.  “Тишина” БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүне сайлаган
“Тишина” БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүне сайлаганФото:Азат Сәхәбиев / Бәләбәй раойоны хакимияте башлыгы.

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев якташы – “Тишина” позывнойлы СВО катнашучысы – турында үзенең социаль челтәрләрендә язып чыккан.

Темирлан чыгышы белән – Бәләбәй районыннан. Биредә ул механизация һәм электрификация көллиятен тәмамлаган, эретеп ябыштыручы һөнәрен алган, “Белзан” заводында эшләгән. 2022 елдан СВО зонасында хезмәт итә.

“Тишина” хезмәтен пехотада башлаган, әмма ул вакытта ук беспилотниклар белән идарә итүне өйрәнгән. Подразделениедә аерым БПЛА взводы булдыргач, “Тишина” үз теләге белән шунда күчкән.

Сугышчы сүзләренә караганда, дроннар – заманча армиянең мөһим һәм алыштыргысыз өлеше. Дрон разведка мәгълүматлары алырга ярдәм итә, солдатларның гамәлләренең нәтиҗәлелеген арттыра, һәм иң мөһиме, шәхси состав өчен булган хәвефләрне киметә.

Хезмәт итү дәверендә Темирлан Габделхаков СВО катнашучысы һәм “Сугышчан батырлыклары өчен медальләре белән бүләкләнгән. Өйдә аны әти-әнисе, абыйсы һәм сеңлесе көтә. Якыннары Темирлан белән горурланалар һәм аның кайтуын  өзелеп көтәләр.

"Без дә якташларыбыз һәм аларның уртак эшкә керткән өлеше белән горурланабыз! Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез!" –  дип язган Азат Сәхабиев.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас