

Сер түгел, Башкортстанга ике көннең берендә дигәндәй күктән беспилотниклар яный. Дошман шушы көннәрдә Уфага һөҗүм итте. Бәхеткә, ул максатына ирешә алмый, дроннар юлында БАРС көчләре тора. Моңа кадәр республика Башлыгы Радий Хәбиров Оборона министрлыгына һәм отряд сугышчыларына һөҗүмне кире кагулары өчен рәхмәт белдергән иде.
Илнең хәрби армия резервының республика отряды (БАРС) 2026 елның җәендә нефть эшкәртү комплексына һәм башка мөһим объектларга пилотсыз очу аппаратлары һөҗүмнәре белән бәйле рәвештә булдырылган. Аларны якларга кирәк, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров һәм Предприятиеләрне яклауны көчәйтү буенча эш дәвам итәчәк, дип ассызыклады.
Һәм бу эштә БАРС зур әһәмияткә ия. БАРС – РФ Оборона министрлыгының территориаль бүлекчәсе. Подразделениедән дошман илдәге хәлләрне тотрыксызландыру һәм республиканың, шулай ук Русиянең башка төбәкләре икътисадын какшату өчен куллана торган хәрби зарядлы дроннары һөҗүмнәрен оператив рәвештә кире кагу таләп ителә. Барс составында отрядның мобиль ут төркемнәре эшли. Мобиль ут төркемнәре сугышчылары нефть эшкәртү предприятиеләрен генә түгел, ә төбәк өчен стратегик әһәмияткә ия булган башка объектларны да саклый.
БАРСның эше турында күпләр белә инде, әмма халыкта сораулар туып тора. Һәм иң төп сорау – илнең Оборона ведомствосы белән килешү төзүчене СВО зонасына җибәрә алалармы? Бу хакта илнең хәрби армия резервының республика отряды командиры Тимофей Присяжнюк җентекләп сөйләде.
"Республика халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Сезнең туган ягыгызны яклау мөмкинлеге бар. Моның өчен сезгә СВО уздыру зонасына барырга кирәкми. Сезнең көчегез, осталыгыгыз һәм күнекмәләрегез монда – Башкортстанда – кирәк", – диде Тимофей Присяжнюк.
БАРС сафларында хезмәт итү – бары тик Башкортстан территориясендә генә, бу контракт шартларында төгәл язылган, махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрү каралмаган. Контракт өч еллык. Отрядта хәрби бурычларны елына алты айдан артык үтәмиләр, шуларның ике ае дәвамында ир-ат хезмәт итә, ике ай дәвамында төп эш урыны буенча эшли.
Хезмәт вакытында республика тәүлегенә ике мең сум өстәп түли. Төп эш буенча хезмәт хакы да саклана. Өстәвенә, хәрби звание һәм вазифа буенча оклад бар. Ә һәр бәреп төшерелгән дрон өчен аерым түләү каралган.
Сугышчылар һәм аларның гаиләләре өчен Башкортстан Башлыгы Указы белән ташламалар каралган.
Отрядка хәрби хезмәт үткән 52 яшькә кадәрге ир-атлар чакырыла. БПЛА белән идарә итә белүчеләргә яки аучы тәҗрибәсе булганнарга аерым игътибар бирелә. Барлык кандидатлар да медицина комиссиясен уза.
Контракт төзүчеләр Ырынбур өлкәсендәге яки Башкортстандагы Үзәк хәрби округ полигоннарында әзерлек узалар. Программа ату әзерлеген, пилотсыз системаларга каршы тору чараларын үзләштерүне, тактик медицинаны һәм алышларның база күнекмәләрен үз эченә ала. Дәресләр көндез дә, төнлә дә үткәрелә, ә күнегүләр реаль шартларга мөмкин кадәр якынайтылган.
Отрядта хезмәт иткәнче Чишмә районында яшәүче “Свой” позывнойлы сугышчы шикәр заводында эшләгән. Дошман һөҗүмнәре тыныч объектларга ишелгәч, ир-ат читтә кала алмаган.
“Свой” үз теләге белән БАРС отрядына кушылды. Акчага да, наградаларга да өмет итеп түгел, ә гаиләсе тыныч йокласын, безнең балалар бакчалары, мәктәпләр, район предприятиеләре хәвефсезлектә булсын өчен. Барысы да ике атналык укытудан башланды – дроннар белән эшләү, мобиль ут төркемнәре тактикасы. Аннары - ай ярымлык тәүге заезд. Күптән түгел хезмәтнең чираттагы этабы башланды. Ул анда дөрес адым ясавына ныклы ышаныч белән бара”, – дип сөйләде Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.
СВО зонасында түгел, янәшәбездә хезмәт итүче сугышчылар Ватанны алгы сызыкта гына түгел, ә монда да саклап булуга ышаналар. Тыныч йортларны һәм икътисадны иңгә-иң куеп сакларга теләүче Башкортстан кешеләре яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә алалар.
Чыганак: bashinform.ru