

Кадр хәрбие, СВО катнашучысы Павел Жарков Уфада эшчеләр гаиләсендә үскән. 27нче урта гомум белем бирү мәктәбен тәмамлаган, яраткан фәннәре физика, сызым, биология һәм анатомия була, спорт белән мавыга. Ул үзенең тормышын мактаулы миссиягә – Ватанга хезмәт итүгә, дәүләтне саклауга багышларга карар кылган.
Илнең иң абруйлы хәрби югары уку йортларының берсенә – Суворов орденлы Рязань гвардия югары һава-десант ике тапкыр армия генералы В.Ф. Маргелов исемендәге Кызыл Байраклы команда училищесына укырга керә. Бер гасырдан артык тарихы булган данлыклы уку йортын тәмамлаучылар –Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Чечняда, Югославиядә, Көньяк Осетиядә һәм башка кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, ә хәзер СВО зонасында батырларча сугышалар. Һәм һәркайда һава-десант гаскәрләре офицерларын батырлык һәм югары профессионализм аерып тора. Хәрбиләр кыюлык, ныклык һәм чын батырлык күрсәтәләр.
Рязань училищесында яхшы әзерлек һәм теләсә нинди авырлыктагы хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле белемнәр алганнан соң, Рязань һава-десант команда училищесын тәмамлаган Павел Жарков һава-десант гаскәрләрендә һәм махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт иткән. Аннары РФ Кораллы көчләренең регуляр армиясендә хезмәт иткән.
Павел Николаевич махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша, махсус билгеләнештәге гаскәрләрдән башлаган. Хәзерге вакытта Красноармейская юнәлешендә заманча армия элитасында – пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итә! Яңа төр гаскәрләр операторларыннан төрле стратегик бурычларны уңышлы үтәү буенча оператив, инициатив һәм хәлиткеч гамәлләр таләп ителә.
Павел Жарковтан (позывное – “Уран”) СВОдагы иң катлаулы хәлләрне искә төшерүен сорыйм.
-Ул вакытта исән калырга нәрсә ярдәм итте?
–Күргәннәрнең барысы турында да сөйләп булмый – күп нәрсә янәшәдә булганнар арасында кала. Иң авыры – иптәшләрне югалту... Бу онытылмый. Әйбәт хатирәләр дә бар инде: бер-береңә ярдәм кулы сузу, иптәшеңнең ышанычлы иңен тою, кешеләрнең иң соңгы нәрсәсе белән бүлешүе һәм бер-берсе хакында кайгыртуы. Тыныч тормышта андый нәрсә сирәк очрый. Исән калырга нәрсә ярдәм итте? Иң элек – иптәшләр. Туганнар турында уйлар, ни өчен биредә булганыңны аңлау һәм шуңа ышану. Һәм юмор хисе, кайчагында ул да коткарып калды. Кыскача әйткәндә исә: янәшәдәгеләр, гаилә һәм уртак эшкә ышаныч исән калырга ярдәм итте, – ди Павел Николаевич.
Ватанны һәм РФнең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Павел Николаевич Жарков Батырлык ордены һәм Суворов медале белән бүләкләнде. Шулай ук ул РФ Оборона министрлыгының ведомство отличие билгесе – “Сугышчан батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнгән.
– Ни өчен сез пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүгә өйрәнү узарга карар кылдыгыз?
– Мине һәрвакыт яңа технологияләр кызыксындырды. СВО башлану белән БПЛАның кайбер төрләре турында мәгълүматны оператив юл белән алырга туры килде – дошман пилотсыз очкычларының кулга төшерелгән үрнәкләреннән, шулай ук ачык мәгълүмат чыганакларыннан. Ижау шәһәрендә курсларда зур тәҗрибә тупладым.
– Ә дроннар белән идарә итүдә иң авыры нәрсә?
– Әллә ни кыенлыклар юк. Әмма пилотсыз системаларның хәзерге прогрессы шартларында һәрвакыт дошманнан бер адым алда булырга кирәк!
– Сугышчан шартларда һәм тыныч тормышта БПЛАның ролен сез бүген нинди итеп күрәсез?
–Пилотсыз системаларның роле бүген гаять зур. Хәрби эштә пилотсыз очу аппаратлары разведка, күзәтү, максатларны ачыклау һәм хәрби бурычларны үтәү өчен файдаланыла. Пилотсыз системалар – заманча сугыш кырының төп элементларының берсе һәм разведкада, дошман максатларын ачыклауда, җир өсте операцияләрен озатуда һәм нокталы һөҗүмнәр ясауда, шулай ук һәрьяклап тәэмин итүдә төп рольне уйный, – дип җаваплады Батырлык ордены кавалеры.
– Тыныч тормышта куллану спектры ким түгел – авыл хуҗалыгы, картография, электр линияләрен һәм юлларны мониторинглау, югалганнарны эзләү, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәм итү, илтеп җиткерү кебек мәсьәләләрдән. Пилотсыз очкычларның киләчәге зур дип саныйм – хәрби эштә дә, гражданнар өлкәсендә дә...
Чыганак: vechufa.ru