

БПЛА – Пилотсыз очу аппаратлары хакында хәзер бик күп ишетәбез. Ул сүз инде неологизм чорын үтеп, Һәркемнең сүзлегенә керде. Чыннан да, соңгы берничә елда фантастик фильмнар һәм компьютер уеннарында гына булган бу аппаратлар ажгырып фронт чынбарлыгына килеп керде, СВОның юлдашына әйләнде һәм бар кешегә барып җитте. Соңгы вакытта реактив двигательле БПЛАлар хакында да мәгълүматлар да күренә башлады. Бу инде мондый хәрби техниканың үсешендә дә яңа сыйфат үзгәрешләре кичерүе хакында сөйли.
Шул шартларда Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәев исемендәге БПЛА гаскәрләенә караган батальон төзелә башлады. Шул хакта беләсе килеп, батальонның кураторы, республика Башлыгының хәрби киңәшчесе, полковник Артур Галимҗан улы Юмагуҗин янына киттем. Октябрь революциясе урамының 3 санлы йорты янына барып туктадык, шлагбаумны ачып, безне Артур Галимҗан улы каршы алды һәм кабинетына дәште. Бина алдында стенд, анда батальон төзелү, аңа алынучыларга куелган таләпләр язылган, адрес, телефоннар күрсәтелгәгән. Бина эче фронт билгеләре – маскировка челтәрләре белән көпләнгән, шунда ук БПЛА, дроннар куелган. Монда килгән кеше шул кырыс хәрби мохитка кушылып китә.
Артур Галимҗан улы махсус исемле батальон булдыру тарихына тукталды. Башкортстаннан булган хәрби берләшмәләрнең Радий Фәрит улының кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә яхшы тәэмин ителгәнлеге, анда хезмәт итәргә теләүчеләрнең артуы нәтиҗәсендә хәрби җитәкчеләр бездә махсус яңа төр гаскәр батальоны төзү уена килә. Баштарак пилотсыз очу чаралары разведка, әйберләр китерүдә файдаланыла башлый. Гаскәрләрдәге җирле инициативадан башлана махсус гаскәр төзү. Ниндидер төркемнәр барлыкка килә, һәм Президент указыннан соң штатлы БПЛА гаскәри берәмлекләр төзелә башлый. Бу корал бик перспектив. Шуңа аны куллану арта бара. Төбәк белән тыгыз бәйләнеш булу бу мәсьәләне республика Башлыгы белән хәл итү мөмкинлеге бирде. “Командирлар бу хакта миңа әйтәләр иде, шул ниятне командование республика җитәкчелегенә җиткергәч, Радий Фәрит улы аны хуплап каршы алды. Һәм Муса Гәрәев исеме бар яклап хуплау тапты – летчик, штурмовик! Шулай итеп, бер ел вакытка исәпләнгән махсус конрактлы, Ватан сугышы герое Муса Гәрәев исемендәге батаьон төзелә башлады. Хәзер процесс бара, ерак районнардан да киләләр. Үзебез дә очрашуларга барабыз, ләкин мин вербовка сүзен кулланмас идем. Без батальон хакында сөйлибез, аңлатабыз. Сроклы армиягә барасы кеше дә контракт төзергә мөмкин. Бер еллык махсус контракт белән күпләр кызыксына. Сүз дә юк: яхшы сәламәтлек белән бергә компьютер белән танышлык та таләп ителә. Иң мөһиме – теләк, әлбәттә. Ул булса, өйрәтәчәкләр. Аннан үзем контрактчыларның алдагы хәрби юлы белән якыннан танышып торам”.
Муса Гәрәев исеменең яшьләрдә патриотик хисләр тәрбияләүдәге роленә дә тукталды әңгәмәдәшем. Аның тормыш һәм батырлык юлын мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә өйрәнү кирәклегенә басым ясады. Аның әйтүенчә, батальонга авыл-районнардан, шәһәрләрдән киләләр. 2022-2024 елларга караганда монда яшьләргә өстенлек бирелүенең сәбәпләрен дә аңлатты Артур Галимҗан улы. “Чөнки яшьләр копьютерга бәйле әйберләрне бик тиз күреп ала, аларда тиз реакция, күзләре янып тора, алар җитез, күпләренең компьютер уеннары күнекмәләре дә бар, һәм ул уен дәвам итә дип тә әйтергә була. Аннан яшьләр, студентлар яңалыкны бик тиз эләктереп алалар, үзләреннән дә нидер өстиләр, аларга эшкә иҗади якын килү дә хас. Алар сугышның аллалары, аксөякләре. Шуңа аларны саклыйлар. Контракт та чикле – бер ел. Бар ышаныч – яшьләрдә. Шуңа операторларга 35 яшькә кадәрле яшьләрне, ә ярдәмче эшләргә – йөртүче, пешекчеләргә – 45 яшькә кадәрле булганнарны алабыз”. Сөйләшүебезне әледән-әле телефон шалтыратуы өзде, кешеләр кызыксына. Хәтта ата-аналар, бигрәк тә әниләр хезмәт итү шартлары белән кызыксына икән.
Гомумән, республикада төзелгән исемле батальон хәрбиләре үз исемнәренә лаек булып хезмәт итәләр. Батальоннарда хезмәт итүчеләрнең киемендә Башкортстан флагының эмблема итеп куелуы да төрле милләтләрдән булган якташларыбызны хәрби дуслык, хәрбиләр туганлыгы рухында тупланырга ярдәм итә, ди Артур Галимҗан улы.