

Бәләбәйдә яшәүче Григорий СВО зонасында БПЛА белән идарә итүдә үз юлын тапкан. “Хакер” позывнойлы сугышчы тарихы хакында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев язып чыккан.
Муниципалитет җитәкчесе сүзләренә караганда, Григорий мәктәпне тәмамлаганнан соң гидравлик машиналарны, гидроприводларны һәм гидропневмоавтоматиканы эксплуатацияләү буенча квалификация алган. Мобилизациягә кадәр ир-ат механизатор булып эшләгән.
Повестка килү белән Григорий икеләнүләрсез хәрби комиссариатка барган. БПЛА взводына “Хакер” үз теләге белән кушылган. Аның бу адымын технологияләргә, яңа техник карарларга һәм сугышны заманча алып бару чаралары белән кызыксыну хәл иткән.
“Бүген беспилотниклар техника гына түгел, ә заманча сугышның мөһим коралларының берсе”, – ди “Хакер”.
Григорий подразделениесе башкарган бурычлар спектры киң. Дрон операторлары урында разведка ясыйлар, һөҗүмнәрне төзәтәләр, FPV-дроннар һәм самолет тибындагы аппаратлар кулланалар. Моннан тыш, пилотсыз очкычлар алгы сызыкка провизияләр илтү һәм эвакуация вакытында ярдәм итү өчен актив кулланыла.
“Хакер” хәрби бурычларын үтәү белән параллель рәвештә “Синергия” университетында “Мәгълүмати хәвефсезлек" юнәлеше буенча югары белем ала. Сугышчы инде биш семестрны тәмамлаган, диплом алырга тагын нибары ике семестр гына калган. Хәрби хезмәт күп вакытны алуга карамастан, Григорий мөмкинлек чыккан саен укуга игътибар итә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонына җыю игълан ителде. БПЛА батальоны сафларында хезмәт итү белән кызыксынучы республика халкы барлык мәгълүматны Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3 адресы буенча белә ала. Элемтә өчен телефон номерлары: +7 995 948-65-41, +7 908 358-00-00.
Чыганак: bashinform.ru